Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Уй-фикерләрегезне... күктәге нәрсәләргә төбәгез»

«Уй-фикерләрегезне... күктәге нәрсәләргә төбәгез»

«Уй-фикерләрегезне җирдәге түгел, ә күктәге нәрсәләргә төбәгез» (КӨЛ. 3:2).

1, 2. а) Беренче гасырда Көләсәйдәге җыелышның куркыныч астында булганы нәрсәдән күренгән? б) Көләсәйдәге кардәшләргә нык булып калыр өчен, нинди киңәш бирелгән булган?

БЕРЕНЧЕ гасырда Көләсәйдәге мәсихче җыелышка куркыныч янаган. Кайберәүләр Муса кануны буенча яшәргә кирәк дип әйтеп, җыелышта бүленешләр чыгарган. Башкалар исә мәҗүсиләрнең аскетлык, ягъни үзләрен бар яклардан чикләү, фәлсәфәсен яклаган. Бу ялган тәгълиматларга каршы чыгып, рәсүл Паул көләсәйлеләрне кисәтеп мондый хат язган: «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (Көл. 2:8).

2 Шул майланган мәсихчеләр уй-фикерләрен «бу дөнья карашларына» туплаган булса, алар Йәһвәнең котылу өчен бирелгән чарасын кире каккан булыр иде (Көл. 2:20—23). Аллаһы белән кадерле мөнәсәбәтләрен сакларга ярдәм итәр өчен, Паул аларга болай дип әйткән: «Уй-фикерләрегезне җирдәге түгел, ә күктәге нәрсәләргә төбәгез» (Көл. 3:2). Әйе, Мәсих кардәшләре күкләрдә череми торган мираслары турындагы өметне исләрендә тотарга тиеш булган (Көл. 1:4, 5).

3. а) Майланган мәсихчеләр уй-фикерләрен нинди өметкә туплый? б) Без бу мәкаләдә нинди сорауларны карап чыгарбыз?

 3 Бүген майланган мәсихчеләр уй-фикерләрен Аллаһының күктәге Патшалыгына һәм «Мәсих... варисташлары» булу өметенә туплыйлар (Рим. 8:14—17). Әмма җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Паулның сүзләре аларга ничек кагыла? «Башка сарыклар» уй-фикерләрен «күктәге нәрсәләргә» ничек туплый ала? (Яхъя 10:16) Безнең барыбыз да, авырлыкларга карамастан, Ибраһим һәм Муса кебек тугры ир-атларның мисаллары турында уйланып күктәге нәрсәләргә игътибарыбызны ничек туплый ала?

УЙ-ФИКЕРЛӘРНЕ КҮКТӘГЕ НӘРСӘЛӘРГӘ ТУПЛАУ НӘРСӘ АҢЛАТА?

4. Башка сарыклар игътибарларын күктәге нәрсәләргә ничек юнәлтә ала?

4 Башка сарыкларның күктә яшәү өмете булмаса да, алар да игътибарларын күктәге нәрсәләргә юнәлтә ала. Ничек итеп? Йәһвә Аллаһыны һәм Патшалыкны тормышларында беренче урынга куеп (Лүк 10:25—27). Мәсих нәкъ шулай эшләгән дә, һәм безгә аңардан үрнәк алырга кирәк (1 Пет. 2:21). Беренче гасырдагы мәсихчеләр ялган тәгълиматлар, дөньяви карашлар һәм материализм хөкем сөргән дөньяда яшәгән. Бүген дә бу Шайтан төзелешендә шундый ук хәл күзәтелә. (2 Көринтлеләргә 10:5 укы.) Безгә, рухилыгыбызга һөҗүм итә алган нәрсәләрдән сакланыр өчен, Гайсәдән үрнәк алып, уяу булырга кирәк.

5. Материаль әйберләргә карашыбызны без ничек тикшерә алабыз?

5 Материаль әйберләр турында әйткәндә, тормышыбызга дөньяви караш тәэсир итәме? Гадәттә, уйларыбыздан һәм эшләребездән безнең нәрсәне яратканыбыз күренеп тора. Гайсә моның турында болай дигән: «Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр» (Мат. 6:21). Йөрәгебез безне кайда тарта икәнен белер өчен, үзебезне кайвакыт тикшерү файдалы. Мондый сораулар турында уйланыгыз: мин акча белән бәйле сораулар турында никадәр күп вакыт уйланам? Мин яхшырак эшкә керү турында я уңайлырак тормыш эзләү турында күп уйланаммы? Я игътибарымны рухи нәрсәләргә тупларга тырышаммы? (Мат. 6:22) Гайсә әйткәнчә, «байлыкны җирдә» җыюны беренче урынга куйган кешеләр Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен югалта (Мат. 6:19, 20, 24).

6. Тән теләкләренә каршы көрәштә безгә ничек җиңәргә?

6 Камил булмаганга, без еш кына дөрес булмаганны эшлибез. (Римлыларга 7:21—25 укы.) Аллаһының изге рухы тормышыбызга тәэсир итмәсә, без «караңгылык эшләренә» бирелергә мөмкин. Ул эшләргә «тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашу, эчкечелек, җенси әхлаксызлык, азгынлык» керә (Рим. 13:12, 13). «Җирдәге» нәрсәләргә, ягъни тәнебез җәлеп иткән нәрсәләргә, каршы көрәштә җиңәр өчен, безгә уй-фикерләребезне күктәге нәрсәләргә тупларга кирәк. Бу тырышлыклар таләп итә. Шуңа күрә рәсүл Паул болай дигән: «Тәнемне тыям һәм аны үземә кол итәм» (1 Көр. 9:27). Һичшиксез, тормыш өчен марафонда йөгерүебезне дәвам итәсебез килсә, без үзебезне артык кызганырга тиеш түгел! Әйдәгез, борынгы вакытта ике тугры ир-атның «Аллаһы хуплавын алыр» өчен нәрсә эшләгәнен карап чыгыйк (Евр. 11:6).

«ИБРАҺИМ ЙӘҺВӘГӘ ИМАН ИТТЕ»

7, 8. а) Ибраһим белән Сараның нинди авырлыклары булган? б) Ибраһим игътибарын нәрсәгә туплап торган?

7 Йәһвә Ибраһимга гаиләсе белән Кәнган җиренә күченер өчен күрсәтмәләр биргәндә, ул теләп буйсынган. Ибраһим  иман иткәнгә һәм тыңлаучан булганга, Йәһвә аның белән килешү төзеп болай дигән: «Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын» (Ярат. 12:2). Әмма еллар узса да, Сара бала тапмаган. Әллә Йәһвә Ибраһимга биргән вәгъдәсе турында онытканмы? Кәнган җирендәге тормыш та җиңел булмаган. Ибраһим үз гаиләсе белән Месопотамиядәге чәчәк аткан Ур шәһәрендә үз өен һәм туганнарын калдырып киткән булган. Алар Кәнган җиренә барып җитәр өчен, 1 600 дән артык километр юл үткән. Анда алар чатырларда яшәгән, ачлык кичергән вакытлары булган һәм юлларында караклар да очраган (Ярат. 12:5, 10; 13:18; 14:10—16). Шулай да аларның Урдагы уңайлы тормышка кире кайтасы килмәгән! (Еврейләргә 11:8—12, 15 укы.)

8 «Җирдәге» нәрсәләргә игътибарын туплар урынына Ибраһим «Раббыга ышанган» (Ярат. 15:6). Әйе, ул күктәге нәрсәләр турында уйлап Аллаһы вәгъдәләренә игътибарын туплаган. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә Ибраһимны иманы өчен фатихалаган. Ул аңа күренеш аша болай дигән: «Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык». Аннары ул болай дип өстәгән: «Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак» (Ярат. 15:5). Бу сүзләр аны бик ныгыткандыр! Ибраһим йолдызлы күккә караган саен, Йәһвәнең токымны ишәйтүгә кагылышлы вәгъдәсен искә алгандыр. Үз вакытында, Аллаһы вәгъдә иткәнчә, Ибраһимның варисы туган (Ярат. 21:1, 2).

9. Без Ибраһимнан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Без дә, Ибраһим кебек, Аллаһының вәгъдәләре чынга ашыр дип көтәбез (2 Пет. 3:13). Уй-фикерләребезне күктәге нәрсәләргә тупламасак, без, ул вәгъдәләр үтәлгәнче әле күп вакыт узар, дип уйларга мөмкин һәм рухи эшләрдә ашкынуыбыз да кимер. Мәсәлән, үткәндә пионер булып хезмәт итә башлар өчен я башка хезмәт төрендә катнашыр өчен, сезнең нәрсәне дә булса корбан иткәнегез булдымы? Шулай булса, сез мактауга лаек. Ә хәзер сезнең карашыгыз турында нәрсә әйтеп була? Исегездә тотыгыз, Ибраһим «какшамас нигезле шәһәрне» көтеп яшәгән (Евр. 11:10). «Ибраһим Йәһвәгә иман иткән һәм моның өчен тәкъва дип танылган» (Рим. 4:3).

МУСА «КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН АЛЛАҺЫНЫ» КҮРЕП ТОРГАН

10. Муса нинди шартларда үскән?

10 Муса пәйгамбәр дә «күктәге нәрсәләргә» игътибарын туплаган. Яшь чагында, ул «мисырлыларның бар зирәклегенә өйрәтелгән булган». Ул югары белем алган. Мисыр ул вакытта дөньяда иң куәтле дәүләт булган. Алай гына да түгел, Муса фиргавеннең өендә тәрбия алган. Андый белем алып, Мусаның «сүздә дә, эштә дә көчле» булып киткәне гаҗәпләндерми (Рәс. 7:22). Күз алдыгызга китерегез, аның өчен нинди мөмкинлекләр ачылган булган! Шулай да Муса бар игътибарын югарырак нәрсәгә — Аллаһы ихтыярын үтәүгә туплаган.

11, 12. Муса нинди белемне югары бәяләгән, һәм без моны кайдан беләбез?

11 Мусаның балачагында әнисе Йөхәбәд аңа еврейләрнең Аллаһысы турында һичшиксез сөйләгән. Муса Йәһвә турындагы бу белемнәрне бик кадерләгән һәм аны теләсә нинди байлыкларга караганда зуррак нәрсә дип санаган. Шул рәвешчә ул, Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, бай булу мөмкинлегеннән һәм хакимлеккә ия булудан теләп баш тарткан. (Еврейләргә 11:24—27 укы.) Әйе, Мусаның рухи белеме һәм Йәһвәгә иманы аны үз игътибарын күктәге нәрсәләргә тупларга этәргән.

 12 Муса ул вакытта булган иң яхшы дөньяви белем алган булса да, ул аны Мисырда күренекле, бай я хакимлеккә ия булыр өчен кулланмаган. Изге Язмаларда Муса турында болай диелә: «Фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән һәм гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны түгел, ә Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне сайлаган». Белгәнебезчә, Муса үз рухи белемен Йәһвәнең ниятен үтәүдә катнашыр өчен кулланган.

13, 14. а) Мусага, бирелгән йөкләмәне үтәргә әзер булыр өчен, нәрсә кирәк булган? б) Мусага кебек безгә дә нәрсә эшләргә кирәк булыр?

13 Муса Йәһвәне дә, аның халкын да бик яраткан һәм кырык яшендә ул Аллаһы халкын Мисыр коллыгыннан азат итәргә инде әзер дип уйлаган (Рәс. 7:23—25). Әмма Йәһвә башкача уйлаган. Аңа басынкылык, түземлелек, юашлык һәм үз-үзен кулда тоту кебек сыйфатларны үстерергә кирәк булган (Гыйб. сүз. 15:33). Мусага, сынауларны һәм авырлыкларны киләчәктә җиңәргә әзер булыр өчен, әле өйрәнергә кирәк булган. Ул берничә дистә ел буе, көтүче булып, бу кирәкле сыйфатларны үстерә алган.

14 Бу өйрәтү Мусага файда китергәнме? Әлбәттә! Аллаһы Сүзендә Муса «дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы иде» дип әйтелә (Сан. 12:3). Ул басынкылык сыйфатын үстергән, ә бу аңа түземлелек күрсәтеп төрле кешеләр белән мөгамәлә итәргә һәм аларның проблемаларын хәл итәргә булышкан (Чыг. 18:26). Безгә дә «бөек афәтне» кичереп Аллаһының тәкъва яңа дөньясына керер өчен, рухи сыйфатлар үстерергә кирәк (Ачыл. 7:14). Без кешеләр белән, шул исәптән безгә кызу холыклы я үпкәләүчән кебек күренгән кешеләр белән, татулык саклый алабызмы? Рәсүл Петернең үз имандашларына әйткән мондый сүзләре буенча эш итсәк, акыллы булыр: «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз, бөтен кардәшлекне яратыгыз» (1 Пет. 2:17).

УЙ-ФИКЕРЛӘРЕБЕЗНЕ КҮКТӘГЕ НӘРСӘЛӘРГӘ ТУПЛАП ТОРЫЙК

15, 16. а) Ни өчен уй-фикерләребезне дөрес булган нәрсәләргә туплау мөһим? б) Ни өчен мәсихчеләр өчен тәртипле булу мөһим?

15 Без «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тим. 3:1). Шуңа күрә рухи яктан уяу булып калыр өчен, без уй-фикерләребезне дөрес булган нәрсәләргә туплап торырга тиеш (1 Тис. 5:6—9). Әйдәгез, тормышыбызның өч өлкәсендә моны ничек эшли алганыбызны карап чыгыйк.

16 Безнең тәртибебез. Петер тәртипле булуның мөһимлеген танып, болай дигән: «Бу дөнья кешеләре арасында үзегезне әдәпле тотыгыз, шулай итеп алар... яхшы эшләрегезне үз күзләре белән күрерләр һәм, нәтиҗәдә, Аллаһыны ул тикшерер өчен килгән көнне данларлар» (1 Пет. 2:12). Без өйдә, эштә, мәктәптә булгандамы, күңел ачканда я вәгазьләгәндәме, тәртибебез белән Йәһвәгә дан китерер өчен, кулдан килгәннең барысын эшлибез. Әлбәттә, камил булмаган кешеләр буларак, без барыбыз да хаталар ясыйбыз (Рим. 3:23). Әмма алга таба да «иман өчен данлы көрәш алып» барып, без камил булмаган тәнебезгә каршы көрәштә җиңә алабыз (1 Тим. 6:12).

17. Фикер йөртү рәвешебез турында әйткәндә, без Гайсә Мәсихнең үрнәгенә ничек иярә алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

17 Безнең фикер йөртү рәвешебез. Тәртипле булыр өчен, без дөрес карашлы булырга тиеш. Рәсүл Паул болай дигән: «Фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын» (Флп. 2:5). Гайсә нинди кеше булган? Ул басынкы булган. Шуңа күрә, ул хезмәтендә фидакарьлек рухын чагылдырган. Гайсә һәрвакыт Аллаһы  Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү турында уйлаган (Марк 1:38; 13:10). Гайсә үз сүзләрен гел Аллаһы Сүзенә нигезләгән (Яхъя 7:16; 8:28). Ул Изге Язмаларны җентекле өйрәнгәнгә, аннан өземтәләр китерә алган, аны яклый һәм аңлата алган. Хезмәт иткәндә һәм Изге Язмаларны шәхси өйрәнгәндә басынкы һәм ашкынучан булсак, безнең фикер йөртү рәвешебез Мәсихнекенә күбрәк охшар.

Гайсә һәрвакыт Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү турында уйлаган (17 нче абзацны кара.)

18. Без Йәһвәнең эшенә нинди юллар белән булышлык күрсәтә алабыз?

18 Безнең тырышлыкларыбыз. Йәһвәнең нияте буенча «Гайсә исеме алдында күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең... барысы дa тез» чүгәргә тиеш булган (Флп. 2:9—11). Шулхәтле югары дәрәҗәле булса да, Гайсә басынкы булып атасына буйсынган (1 Көр. 15:28). Без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз? Үзебезгә бирелгән эшне — «бөтен халык кешеләрен... шәкертләр итеп әзерләү» эшен башкарыр өчен бар тырышлыкларыбызны куеп (Мат. 28:19). Шулай ук якыннарыбызга һәм кардәшләребезгә яхшылык кылганда, без «бар кешегә... игелек» эшлибез (Гәл. 6:10).

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Йәһвә безгә уй-фикерләребезне күктәге нәрсәләргә туплап торырга кирәк дип әйтеп тора. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле! Шуңа күрә безгә «билгеләнгән ярыш юлыннан чыдамлылык белән йөгерергә» кирәк (Евр. 12:2). Әйдәгез, һәрберебез эшебезне «Йәһвә өчен эшләгән кебек чын күңелдән эшлик», һәм күктәге Атабыз безнең тырышлыкларыбызны фатихалаячак (Көл. 3:23, 24).