Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Муса нык иманлы кеше

Муса нык иманлы кеше

ИМАН НӘРСӘ УЛ?

Изге Язмалар буенча «иман» — ачык дәлилгә нигезләнгән төпле ышаныч. Иман итүче кеше Аллаһының бар вәгъдәләрен үтәячәгенә шикләнми.

МУСАНЫҢ ИМАНЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН?

Мусаның карарлары Аллаһы вәгъдәләренә ышанганын күрсәткән (Яратылыш 22:15—18). Аның Мисырда бай тормыш алып бару мөмкинлеге булган, әмма ул, «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны түгел, ә Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне сайлап», бу тормыштан баш тарткан (Еврейләргә 11:25). Ул моны хисләргә бирелеп кабул иткәнме? Соңрак андый карар кабул итүенә үкенгәнме? Юк, чөнки Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Муса «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган» (Еврейләргә 11:27). Муса беркайчан да иманына нигезләнгән карарлар кабул итүенә үкенмәгән.

Муса башкаларның иманын ныгытырга тырышкан. Мәсәлән, исраиллеләргә, алар фиргавен армиясе һәм Кызыл диңгез арасында калгач, бу хәл котылгысыз кебек күренгәндер. Нишләргә белмичә, исраиллеләр Йәһвәгә һәм Мусага ялварган. Муса моңа ничек караган?

Муса пәйгамбәр Аллаһының Кызыл диңгезне аерырга җыенганын һәм шулай итеп исраиллеләрне коткарачагын белмәгәндер. Әмма ул Аллаһы үз халкын яклар өчен берәр нәрсә эшләячәгенә шикләнмәгән. һәм ул башка исраиллеләрнең дә андый инанганлык булуын теләгән. Изге Язмаларда без укыйбыз: «Муса болай дип җавап бирде: „Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез“» (Чыгыш 14:13). Исраиллеләрнең иманнары ныгытылганмы? Әйе, чөнки Изге Язмаларда Муса турында гына түгел, ә бар исраиллеләр турында болай дип әйтелә: «Иман ярдәмендә алар Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай үткәннәр» (Еврейләргә 11:29). Мусаның иманы аңа гына түгел, ә аңардан үрнәк алып, Йәһвәгә ышанган һәрбер кешегә дә фатихалар китергән.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР.

Без Аллаһының вәгъдәләренә тулысынча ышанып Мусадан үрнәк алуыбызны күрсәтәбез. Мәсәлән, Аллаһы безгә мондый вәгъдә бирә: без аңа гыйбадәт кылуны тормышыбызда беренче урынга куйсак, ул безнең турында материаль яктан кайгыртачак (Маттай 6:33). Чынлыкта, күпләр бүген байлык артыннан куып яшәгәнгә, бу авыр булырга мөмкин. Әмма без Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куйсак һәм гади тормыш алып барырга тырышсак, һичшиксез, Йәһвә безгә бар кирәкле нәрсәне бирәчәк. Ул вәгьдә бирә: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (Еврейләргә 13:5).

Шулай ук без башкаларга иманнарын үстерергә булышырга тырышабыз. Мәсәлән, акыллы әти-әниләр балаларында Аллаһыга иманнарын үстерү никадәр мөһим икәнен таный. Балалар балачактан үк белергә тиеш: Аллаһы бар, һәм ул яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштыра. Моннан тыш аларга Аллаһы күрсәткән юл — иң яхшы юл булуына үзләренә инанырга кирәк (Ишагыйя 48:17, 18). Әти-әниләр балаларга иманнарын үстерергә булышып аларга кыйммәтле нәрсә бирәләр дип әйтеп була, чөнки нәтиҗәдә балалар Аллаһының «барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырлар» (Еврейләргә 11:6).