Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Аллаһы шатланып бирүчене ярата»

«Аллаһы шатланып бирүчене ярата»

Сез нинди кешедән бүләк алырга теләр идегез? Үзен сезгә бүләкне бирергә бурычлы дип хис иткән кешедәнме я сезне яраткан кешедәнме? Әлбәттә, күбебез яраткан кешедән алырга теләр иде. Бирү турында әйткәндә, бирүченең ниятләре безнең өчен һәм, иң мөһиме, Аллаһы өчен зур әһәмияткә ия. Рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып 2 Көринтлеләргә 9:7 дә язган сүзләренә игътибар итик.

Ни өчен Паул бу сүзләрне язган? Чөнки ул Көринттәге мәсихчеләрне Яһүдиядә яшәгән мохтаҗ имандашларына ярдәм кулын сузарга дәртләндерергә теләгән. Ул көринтлеләрне моны эшләргә мәҗбүр иткәнме? һич тә юк. Ул аларга: «һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата»,— дип язган. Аның киңәшен җентекләбрәк карап чыгыйк.

«Йөрәгендә карар иткәнчә бирсен». Паулның сүзләреннән күренгәнчә, мәсихче үз «йөрәгендә» карар иткәнгә бирә. Ул имандашларының ихтыяҗлары турында җентекләп уйлана. Бер белгечнең сүзләре буенча, «карар иткәнчә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «алдан уйлану» дигән мәгънә йөртә. Шулай итеп, мәсихче үз имандашларының нәрсәгә мохтаҗ булулары һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен нәрсә эшли алганы турында уйлана (1 Яхъя 3:17).

«Теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел». Паул мәсихчеләргә хас булмаган ике якка — берәр нәрсәне теләр-теләмәс һәм мәҗбүри рәвештә эшләүгә игътибар итә. «Теләр-теләмәс» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «берәр нәрсәне кайгырып эшләүне» аңлата. Бер сүзлектә әйтелгәнчә, бүләкне теләр-теләмәс кенә биргән кеше бүләкне «акчасын туздыру турында уйлап һәм моның турында кайгырып» бирә. Ә бүләкне мәҗбүриләп биргән кеше моны башкаларның басымына бирешкәнгә эшли. Чыннан да, беркемнең дә бүләкне теләр-теләмәс я мәҗбүриләп биргән кешедән аны аласы килмәс иде.

«Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Паулның сүзләре буенча, мәсихче үз йөрәгендә бирергә карар иткән икән, моны шатланып эшләргә тиеш. Бәхет — изге нияттән чыгып бирүдән килә торган шатлык (Рәсүлләр 20:35). Шатланып бирүче үз шатлыгын яшерә алмый. «Шатланып» дигән сүз ике якны күрсәтә: бирүче үз күңелендә дә шатлана, аның шатлыгы йөзеннән һәм хәрәкәтләреннән дә күренә. Шатланып бирүче безнең күңелебезне дә, Аллаһы күңелен дә сөендерә. Башка бер тәрҗемәдә бу шигырь болай яңгырый: «Аллаһы бирергә яратучыны ярата» («Contemporary English Version»).

«Аллаһы бирергә яратучыны ярата»

Рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган бирүгә кагылышлы сүзләре мәсихчеләр өчен төп принцип булып тора. Әйдәгез, башкаларга, аеруча мохтаҗ кешеләргә, карата юмарт булудан шатлык табып үз ихтыярыбыз буенча вакытыбызны, көчебезне я материаль әйберләребезне сарыф итик. Алай эшләсәк, без бәхетле дә булырбыз, Аллаһыга да якынлашырбыз, чөнки ул «шатланып бирүчене ярата».

Сентябрь аенда изге язмаларны укыгыз

1 һәм 2 Көринтлеләргә