Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Материаль яктан ярлы, әмма рухи яктан бай

Материаль яктан ярлы, әмма рухи яктан бай

Бабаем белән әтием хәзерге Молдова җирләренең төньяк өлешендә урнашкан Котюжаны исемле бер авылда яшәде. Йортыбыз төзеп бетерелмәгән иде. Мин 1939 елның декабрендә тудым. 1930 елларның башында бабаем белән әтием Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Бабайның Изге Язмаларны авылдагы руханидан яхшырак белгәнен аңлагач, әнием дә хакыйкатьне кабул иткән.

Миңа 3 яшь тулгач, әтиемне, аның энесен һәм бабайны мәсихче нейтралитет өчен эш лагерьларына җибәргән булганнар. Әтием генә исән калган. 1947 елда Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ул өйгә кайтты. Аның аркасы зыян күргән иде. Ул физик яктан зәгыйфь булса да, иманда нык тора иде.

ТОРМЫШЫБЫЗ КИСКЕН ҮЗГӘРӘ

Миңа 9 яшь булганда, гаиләм һәм Молдовадагы йөзләгән башка Шаһитләр Себергә сөреп җибәрелде. 1949 елның 6 июлендә безне маллар ташый торган вагоннарга утырттылар. 12 көн үткәннән соң 6400 километрдан артык араны үткәч, без Лебяжье исемле станциягә килеп җиттек. Җирле хакимиятләр безне инде көтә иделәр. Безне кечкенә төркемнәргә бүлгәләделәр дә, шундук шул өлкәнең төрле җирләренә алып киттеләр. Безнең төркемебезне буш торган бер мәктәпкә җибәрделәр. Без хәлсез һәм боеккан идек. Шунда олы яшьтәге бер хатын Йәһвә Шаһитләре Икенче бөтендөнья сугышы вакытында язган җырны җырлый башлады. Тиздән барыбыз аңа кушылып чын күңелдән мондый сүзләрне җырлый иде:

«Күп кардәшләр еракка җибәрелде

Төньяк һәм көнчыгышка алып кителде.

Аллаһы эше өчен зыян күрделәр, Анда алар үлемгә охшаш сынаулар үттеләр».

Соңрак без һәр якшәмбе көнне Изге Язмаларны өйрәнер өчен очрашуларга йөри башладык. Моның өчен безгә 13 километр ара үтәргә туры килә иде. Кыш көнне иртән иртүк әле караңгы булганда, без юлга чыга идек һәм билгә кадәр карга батып 40 градус салкында очрашуга бара идек. Кечкенә бүлмәгә (19 кв. м.) 50 я күбрәк кеше җыела иде. Очрашуны бер, я ике, я өч җыр җырлап башлый идек. Эчкерсез догадан соң Изге Язмаларга нигезләнеп төрле сораулар буенча фикер алыша идек. Шулай итеп якынча бер сәгать үтә иде. Без тагын берничә җыр җырлый идек тә, шуннан соң Изге Язмаларга нигезләнеп тагын берничә сорауны карап чыга идек. Андый очрашулар безне рухи яктан бик ныгытты!

ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР

Джанкойның тимер юл вокзалы. Якынча 1974 ел

1960 елларда сөргенлектәге Шаһитләргә күбрәк азатлык бирелде. Акча әллә ни күп булмаса да, мин Молдовага барып килдем. Анда мин Нина белән таныштым, аның әти-әнисе дә, әби-бабасы да Йәһвә Шаһитләре иде. Тиздән без никахлаштык һәм Себергә кайттык. Анда 1964 елда кызыбыз Дина, ә 1966 елда улыбыз Виктор туды. Ике елдан соң без Украинага күчендек һәм Крым ярымутравында Ялтадан 160 километр ераклыкта урнашкан Джанкой исемле шәһәрдә кечкенә йортта яши башладык.

Советлар Союзының һәр җирендә кебек, Крымда да Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган иде. Шулай да тыю каты түгел иде, һәм безне әллә ни нык эзәрлекләмәделәр. Шуңа күрә Шаһитләр арасында үз-үзләре белән канәгать булу рухы хөкем сөрә башлады. Алар болай итеп фикер йөртә иде: без Себердә шулкадәр күп газап чиктек ки, хәзер тырышып эшләп үзебезгә берникадәр мал-мөлкәт җыйсак та була.

ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ ВАКЫЙГАЛАР

1991 елның 27 мартында Советлар Союзында безнең эшчәнлегебез хөкүмәт тарафыннан танылды. Кардәшләр шундук бөтен ил буенча 7 ике көнлек махсус конгресс планлаштырды. Без Одессада (Украинада) 24 августта үтәчәк конгресска барырга булдык. Арендага алынган зур футбол стадионын конгресска әзерләү эшләрендә катнашыр өчен, мин бер ай алдарак килдем.

Көне буе эшләгәннән соң, без еш кына стадиондагы эскәмияләр өстенә ятып йоклый идек. Апа-кардәшләребез төркемнәргә бүленеп стадион янындагы паркны чистарта иде. Аннан якынча 70 тонна чүп-чар чыгарылды. Фатирлар бүлегендә хезмәт итүче кардәшләр 15 000 делегатка яшәү урыны табар өчен, бөтен шәһәр буйлап йөрде. Шунда көтмәгәндә бер аяныч хәбәр иреште!

19 августта конгресс башлануына биш көн калганда СССР президентын Михаил Горбачёвны кулга алдылар. Шул вакытта ул Ялта янында ял итә иде, ә бу конгресс үтәчәк урынга якын иде. Конгресс үткәрергә бирелгән рөхсәт гамәлдән чыгарылды. Шунда делегатлар конгресс бюросына шалтыратып: «Арендага алынган автобуслар белән һәм поездга алынган билетлар белән нәрсә эшләргә?» — дип сорый башладылар. Кайнар догалар кылганнан соң конгресс өчен җаваплы кардәшләр аларга: «Барыбер килегез!» — дип җавап бирде.

Кардәшләр әзерләнү эшләрен дә, дога кылуларын да дәвам иттеләр. Транспорт өчен җаваплы кардәшләр Советлар Союзының күп кенә өлешләреннән килгән кардәшләрне каршы алып урнаштыра башлады. Конгресс комитетын тәшкил итүче кардәшләр һәр иртә шәһәр чиновниклары белән очрашыр өчен китә иде дә, кич кайта иде. Конгресс үткәрергә рөхсәт бирми иделәр.

ДОГАЛАРЫБЫЗГА ҖАВАП

22 август, пәнҗешәмбе көнне, конгресс башлануына ике көн калганда конгресс комитетының әгъзалары шатлыклы хәбәр алып кайттылар: безгә конгрессны үткәрергә рөхсәт бирделәр! Конгресс башында бергә җыр җырлаганда һәм дога кылганда, безнең шатлыгыбыз чиксез булды. Якшәмбе көненең ахырында дуслар белән сөйләшеп һәм яңа дуслар табып без соңга кадәр калдык. Мондагы кайбер кардәшләрнең иманнары бик нык иде. Алар хәтта бик каты сынаулар вакытында да тугры калган.

Одессадагы конгресс, 1991 ел

Шул конгресстан соң инде 22 ел узды. Шул вакыт эчендә мин гаять зур рухи үсешкә шаһит булдым. Украина иленең төрле җирләрендә Патшалык Заллары төзелде, ә Патшалык вәгазьчеләре саны 1991 елда 25 000 булса, хәзер 150 000 нән артык!

ӘЛЕ ДӘ РУХИ ЯКТАН БАЙ

Гаиләбез әле дә Джанкой шәһәрендәге шул ук йортта яши. Бүген бу шәһәрдә якынча 40 000 кеше тора. Без 1968 елны Себердән бу шәһәргә күченгәндә, монда Йәһвә Шаһитләрнең берничә гаиләсе генә бар иде, ә хәзер монда алты җыелыш.

Гаиләм дә ишәйде. Хәзер без инде дүрт буын — балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкларыбызның балалары — Йәһвәгә хезмәт итәбез.