Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | СЕЗ АЛЛАҺЫ ӨЧЕН МӨҺИММЕ?

Аллаһы сезне юата

Аллаһы сезне юата

«Боекканнарны юатучы Аллаһы... безне юатты» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 7:6).

«Аллаһы Улы... мине яратып, минем өчен үзен биргән» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 2:20).

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШИКЛӘНӘ? Кайбер кешеләр юатуга бик мохтаҗ булса да, Аллаһыдан үз проблемалары белән көрәшер өчен ярдәм сорау дөрес булмас иде дип саный. Аларның фикеренчә, бу — эгоизм. «Мин дөньяда яшәгән кешеләрнең саны һәм аларның җитди авырлыклары турында уйлаганда, проблемаларым әһәмиятсез булып күренә, һәм мин Аллаһыдан көчне сорарга тартынам»,— дип әйтә Ракель исемле хатын-кыз.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Аллаһы безне юатыр өчен һәм безгә булышыр өчен инде әһәмиятле адымнар ясаган. Җирдә яшәгән бар кешеләр мирас итеп гөнаһ алган. Алар Аллаһының таләпләренә камил рәвештә туры килә алмый. Әмма Аллаһы «безне яратты һәм Улын [Гайсә Мәсихне] үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде» (1 Яхъя 4:10). Гайсәнең корбан үлеме нигезендә Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә, без саф вөҗданга ия була алабыз һәм безнең тыныч яңа дөньяда мәңге яшәргә өметебез бар. Ләкин бу корбан гомумән кешелек өчен генә бирелгәнме, я ул Аллаһының нәкъ сезне кадерләгәнен күрсәтәме?

Рәсүл Паулның мисалын карап үтик. Ул Гайсәнең корбанын шулкадәр кадерләгән ки, хәтта болай дип язган: «Мин хәзер Аллаһы Улына иманым буенча яшим. Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән» (Гәләтиялеләргә 2:20). Әйе, Паул әле мәсихче булып киткәнче, Гайсә үлгән булган. Ләкин Паул бу корбанга Аллаһыдан үзенә бирелгән бүләккә кебек караган.

Гайсәнең корбан үлеме Аллаһының шәхси сезгә бирелгән бүләге булып тора. Бу бүләк сезнең Аллаһы өчен бик мөһим булуыгызны раслый. Ул сезгә «мәңгелек юаныч белән какшамас өмет» бирә ала, һәм «сез һәртөрле яхшы эшләр башкарсын өчен һәм яхшы сүзләр сөйләсен өчен, сезне ныгыта» (2 Тисалуникәлеләргә 2:16, 17).

Ләкин Гайсә үз тормышын корбанга якынча 2 000 ел элек биргән. Аллаһының сезне бүген үзенә җәлеп итүенә нинди дәлилләр бар?