Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының Исраилгә бирелгән Кануны гадел булганмы?

Аллаһының Исраилгә бирелгән Кануны гадел булганмы?

ЕГЕРМЕДӘН артык ел элек Көнбатыштагы бер илдә суд ике ир-атны үтерүдә гаепле дип ялгыш таныган һәм үлемгә хөкем иткән. Бу карарның хаталы булганлыгы ачыклангач, адвокатлар бу ир-атларның берсен иреккә чыгара алган. Ләкин иң яхшы адвокатлар да икенче кешегә берничек тә булыша алмаган, чөнки ул инде үтерелгән булган.

Теләсә кайсы судта гаделлекне боза алалар, шуңа күрә Тәүратта мондый өндәү сүзләре бар: «Гаделлеккә, бары тик гаделлеккә омтылыгыз» (Канун 16:20). Судьялар гаделлеккә омтылганда, бу гражданнарга файда китерә. Аллаһы Кануны буенча, исраиллеләрнең судьялары гадел булырга һәм кешеләрне аермаска тиеш булган. Аллаһының «бөтен юллары гадел» икәнен күрер өчен, әйдәгез, бу Канунны карап чыгыйк (Канун 32:4).

«АКЫЛЛЫ, ЗИРӘК, СЫНАЛГАН» СУДЬЯЛАР

Судьялар белемле, гадел булса һәм ришвәт алмаса, кешеләрнең мәнфәгатьләре яклана. Аллаһы Кануны буенча, Исраилдәге судьялар нәкъ шундый булырга тиеш булган. Исраиллеләр чүл буйлап йөргәндә, Аллаһы Мусага «сәләтле, Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәт итүче һәм ришвәт алмаучы ышанычлы» ир-атларны судьялар итеп билгеләргә кушкан (Чыгыш 18:21, 22). Кырык елдан соң Йәһвә «акыллы, зирәк, сыналган» ир-атлар халыкны хөкем итәргә тиеш икәнлегенә яңадан басым ясаган (Канун 1:13—17).

Гасырлар үткәч, Яһүд патшасы Иһошафат * судьяларга болай дигән: «Эшегезне игътибар белән башкарыгыз, чөнки сез кеше өчен түгел, ә Йәһвә өчен хөкем итәсез, һәм сез карар чыгарганда ул сезнең белән. Йәһвәне тирән хөрмәт итегез. Алдын-артын уйлап эш итегез, чөнки Аллаһыбыз Йәһвәдә гаделсезлек юк, ул кешеләрне аермый һәм ришвәт алмый» (2 Елъязма 19:6, 7). Шулай итеп патша судьяларның исләренә шуны төшергән: тискәре караш һәм комсызлык аларның карарларына тәэсир итсә һәм моның нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрсә, Аллаһы бу судьяларны җавапка тартачак.

Исраил судьялары бу югары нормалар буенча эш иткәндә, халык якланган булган һәм үзен имин хис иткән. Шулай ук Аллаһы Канунындагы принциплар судьяларга хәтта катлаулы очракларда да гадел карарлар кабул итәргә булышкан. Бу принципларның кайберләрен карап чыгыйк.

ГАДЕЛ ХӨКЕМНЕҢ ПРИНЦИПЛАРЫ

Судьялар акыллы һәм зирәк кешеләрдән сайланган булса да, алар карарлар чыгарганда үз сәләтләренә һәм тәҗрибәләренә таянырга тиеш булмаган. Йәһвә Аллаһы аларга дөрес карарлар кабул итәргә булышыр өчен принциплар һәм күрсәтмәләр биргән. Аста Исраилдәге судьяларга бирелгән кайбер күрсәтмәләр китерелә.

Җентекле тикшерү үткәрегез. Муса аша Аллаһы Исраил судьяларына мондый җитәкчелек биргән: «Кардәшләрегезне бик игътибар белән тыңлагыз... гадел хөкем итегез» (Канун 1:16). Судьялар, бар фактларны белсә генә, гадел хөкем чыгара ала. Шуңа күрә Аллаһы судьяларга:  «Башта моны тикшерегез һәм җентекләп сорашыгыз»,— дип кушкан. Судьялар, берәр җинаятьнең «чыннан да... булганлыгы исбатланса» гына, аны карап чыгарга тиеш булган (Канун 13:14; 17:4).

Шаһитләрнең сүзләрен тыңлагыз. Тикшерү үткәрелгәндә шаһитләрнең сүзләре бик мөһим булган. «Нинди дә булса җинаять яки гөнаһ кылган кешенең гаебен исбатлар өчен бер генә шаһит җитми, эш ике йә өч шаһит булган очракта гына тикшерелә»,— диелгән булган Аллаһы Канунында (Канун 19:15). Шаһитләргә Аллаһы Канунында мондый боерык бирелгән булган: «Гайбәт таратмагыз; ялган шаһитлек биреп, начар кешегә ярдәм итмәгез» (Чыгыш 23:1).

Кеше үзен судта намуслы тотсын. Судта ялган сөйләү өчен җәза бирелгән: «Хакимнәр эшне яхшылап тикшерсеннәр, әгәр шаһитнең икенче кешегә каршы ялган шаһитлек иткәне беленсә, шул чакта, ул икенче кешегә нәрсә эшләргә теләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләгез, үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез» (Канун 19:18, 19). Кеше судта, башка кешенең мирасын алырга теләп, ялганны сөйләсә, аңардан җәза итеп шул ук күләмдә штраф түләткәннәр. Кеше, башка кешенең гаепсез булуын белә торып, аның үлемен теләгәнгә, аңа каршы шаһитлек бирсә, аның үзен үтерергә тиеш булганнар. Бу күрсәтмә шаһитлек бирүчеләрне дөресен генә сөйләргә этәргән.

Кешеләрне аермыйча хөкем итегез. Бар булган дәлилләрне һәм фактларны тикшергәч, судьялар, киңәшләшеп, хөкем чыгарган. Шул вакытта Аллаһы Канунындагы бер күрсәтмә аеруча мөһим булган: «Хөкем иткәндә хаксыз булма; фәкыйрьнең хәтерен калдырма, байның күңелен күрергә тырышма; үзеңнең иптәшеңне гадел хөкем ит» (Левиләр 19:15). Судьялар, кешенең  тышкы кыяфәтенә я җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамыйча, һәрвакыт гадел карар чыгарырга тиеш булган.

Гасырлар элек Исраилгә бирелгән Аллаһының Канунындагы бу принциплар бүгенге судларда да кулланырлык. Алар буенча эш итү ялгыш карар чыгарудан качарга булыша ала.

Аллаһының Канунындагы принциплары буенча эш итү ялгыш карарлардан качарга булыша ала

ГАДЕЛ ХӨКЕМ СИСТЕМАСЫ БУЛГАН ХАЛЫК

Муса исраиллеләргә мондый сорау биргән: «Бүген мин сезгә бирә торган бу канун җыелмасына охшаган гадел кагыйдәләре һәм карарлары булган башка берәр бөек халык бармы икән?» (Канун 4:8). Әйе, андый хөкем системасы башка бернинди халыкның да булмаган. Сөләйман тугры булганда Йәһвәнең кануннары буенча эш итәргә тырышкан. Ул вакытта аның идарәсе астында кешеләр «иминлектә көн күргән», «ашап-эчеп һәм күңел ачып» тынычлыкта һәм куркынычсызлыкта гомер сөргән (1 Патшалар 4:20, 25).

Кызганычка каршы, тора-бара исраиллеләр Аллаһы Канунын кире каккан. Иремия пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип игълан иткән: «Менә алар Йәһвә сүзен кире какты. Нинди зирәклек булсын аларда?» (Иремия 8:9). Нәтиҗәдә Иерусалим «җирәнгеч нәрсәләр» белән тулы «кан коюда гаепле... шәһәр» булып киткән. Ахыр чиктә ул җимерелгән булган һәм 70 ел ташландык хәлдә яткан (Йәзәкил 22:2; Иремия 25:11).

Ишагыйя пәйгамбәр Исраил тарихының авыр чорында яшәгән. Үткәнне искә төшереп, ул Йәһвә Аллаһы һәм аның Кануны турында мондый мөһим хакыйкатьне белдергән: «Син җирне хөкем иткәндә, Җирдә яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнә» (Ишагыйя 26:9).

Аллаһы Ишагыйяне Мәсих-Патша Гайсәнең идарәсе турында мондый шатлыклы пәйгамбәрлек язарга рухландырган: «Ул үз күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткән буенча гына төзәтмәячәк. Ул ярлыларны хаклык белән хөкем итәчәк. Һәм җирдәге юашлар файдасына намуслылык белән шелтә белдерәчәк» (Ишагыйя 11:3, 4). Аллаһы Патшалыгында Мәсих-Патшаның гражданнарын гаҗәеп киләчәк көтә! (Маттай 6:10)

^ 6 абз. Иһошафат дигән исем «Йәһвә — Судья» дигән мәгънә йөртә.