Левилеләр 23:1—44

23  Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әйт: „Йәһвәнең сез игълан итәргә тиешле+ бәйрәмнәре+ — изге җыелышлар ул. Менә минем бәйрәмнәрем:  Алты көн эшләп була, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне,+ изге җыелыш. Бернинди эш эшләмәгез. Кайда гына яшәсәгез дә, ул көн Йәһвәгә багышланган Шимбә булырга тиеш.+  Сез билгеләнгән вакытларда игълан итәргә тиешле изге җыелышлар — Йәһвәнең бәйрәмнәре менә шундый:  беренче айның 14 нче көнендә+ кичке эңгер-меңгер вакытта* Йәһвәгә багышланган Паса́х бәйрәме.+  Шушы айның 15 нче көнендә Йәһвәгә багышланган Төче икмәк бәйрәме башлана.+ Җиде көн төче икмәк ашагыз.+  Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.  Җиде көн сез Йәһвәгә утта яндырыла торган корбаннар китерергә тиеш. Җиденче көнне изге җыелыш булсын. Бернинди авыр эш эшләмәгез“».  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 10  «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин биргән җиргә килгәч һәм аның уңышын җыйгач, уңышыгызның беренче көлтәсен+ руханига китерергә тиеш.+ 11  Йәһвә сезне хуп күрсен өчен, ул бу көлтәне аның алдында алга-артка селкетер. Рухани аны Шимбәдән соңгы көнне селкетсен. 12  Көлтә селкетелгән көнне сез Йәһвәгә яндыру корбаны итеп бер яшьлек кимчелексез сарык тәкәсе китерергә тиеш. 13  Аның белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә* май катыш яхшы он булсын, бу — икмәк бүләге, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш* исле корбан. Өстәвенә, хинның* дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез. 14  Бу көнгә кадәр, сез Аллаһыгызга бүләк китергәнчегә кадәр, бернинди икмәк, кыздырылган орлык я яңа орлык ашарга ярамый. Кайда гына яшәсәгез дә, бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 15  Шимбәдән соңгы көннән, сез селкетү бүләге итеп көлтә китергән көннән, җиде Шимбә исәпләп чыгарыгыз.+ Бу җиде тулы атна булсын. 16  Җиденче Шимбәдән соң килгән көнгә кадәр көннәрне санагыз. Бу 50 көн+ булыр. Шунда Йәһвәгә яңа икмәк бүләге китерегез.+ 17  Яшәгән урыннарыгыздан селкетү бүләге итеп ике икмәк алып килегез. Алар ефаның уннан ике өлеше күләмендәге* яхшы оннан булсын. Алар чүпрә белән пешерелсен.+ Бу Йәһвәгә китерелә торган беренче булып өлгергән уңыш.+ 18  Икмәкләр белән бергә кимчелексез бер яшьлек җиде сарык тәкәсе, бер яшь үгез һәм ике сарык тәкәсе китерегез.+ Болар тиешле икмәк бүләге һәм шәраб бүләкләре белән бергә Йәһвәгә яндыру корбаны, Йәһвә өчен хуш исле бүләк булыр. 19  Сез гөнаһ йолу корбаны итеп яшь кәҗә+ һәм татулык корбаны+ итеп бер яшьлек ике сарык тәкәсе китерергә тиеш. 20  Рухани бу ике яшь сарык тәкәсен һәм беренче булып өлгергән уңыштан әзерләнгән икмәкләрне Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетсен. Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә, ул руханиныкы булыр.+ 21  Шул көнне сез үзегез өчен изге җыелыш игълан итегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез. Бөтен яшәгән урыннарыгызда бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 22  Үз җирегездә ашлык урганда, кырыгызны читенә кадәр урмагыз, һәм уңыш җыйганнан калганны җыеп алмагыз.+ Аларны ярлыга*+ һәм килмешәккә+ калдырыгыз. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“». 23  Шулай ук Йәһвә Мусага болай диде: 24  «Исраиллеләргә болай дип әйт: „Җиденче айның беренче көнендә тулысынча ял итү көне, быргы тавышы+ белән игълан ителә торган искә алу көне, изге җыелыш булсын. 25  Бернинди авыр эш эшләмәгез, Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез“». 26  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 27  «Ә җиденче айның унынчы көнендә Йолу көне+ булыр. Изге җыелыш үткәрегез, үзегезне* басынкыландырыгыз*+ һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез. 28  Бу махсус көнне бернинди эш эшләмәгез, чөнки бу — Йолу көне, сез Аллаһыгыз Йәһвә алдында йолып алына+ торган көн. 29  Ул көнне басынкыланмаган* һәркем* үз халкыннан юк ителер.+ 30  Ул көнне берәр эш эшләгән кешене* мин халкыннан юк итәрмен. 31  Сез бернинди эш эшләргә тиеш түгел. Кайда гына яшәсәгез дә, бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 32  Бу — сезнең өчен Шимбә, тулысынча ял итү көне. Айның тугызынчы көнендә кич белән үзегезне* басынкыландырыгыз.+ Кичтән кичкә кадәр Шимбәне тотыгыз». 33  Йәһвә шулай ук Мусага болай диде: 34  «Исраиллеләргә әйт: „Җиденче айның 15 нче көненнән Йәһвәгә багышланган җиде көнлек Куыш* кору бәйрәме башлана.+ 35  Беренче көнне изге җыелыш булсын, бернинди авыр эш эшләмәгез. 36  Җиде көн сез Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерергә тиеш. Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез+ һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез. Бу — изге җыелыш. Бернинди авыр эш эшләмәгез. 37  Бу — Йәһвәнең бәйрәмнәре.+ Аларны изге җыелышлар+ дип игълан итегез һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан — һәр көнгә тиешле яндыру корбаны,+ икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләкләре+ китерегез. 38  Моннан тыш сез Йәһвәнең Шимбәләренә+ билгеләнгән корбаннар, Йәһвә өчен бүләкләрегез,+ нәзер бүләкләрегез+ һәм ирекле бүләкләрегезне+ китерегез. 39  Җирнең уңышын җыйгач, җиденче айның 15 нче көненнән башлап, җиде көн Йәһвәнең бәйрәмен үткәрегез.+ Беренче көнне тулысынча ял көне һәм сигезенче көнне тулысынча ял көне.+ 40  Беренче көнне иң яхшы агачларның җимешләрен, пальма ботакларын,+ яфраклы агачларның һәм үзән* тупылларының ботакларын алыгыз һәм Аллаһыгыз Йәһвә алдында җиде көн+ шатланыгыз.+ 41  Сез Йәһвәгә багышланган бу бәйрәмне ел саен җиде көн бәйрәм итегез.+ Аны җиденче айны үткәрегез. Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 42  Куышларда җиде көн яшәгез.+ Һәр исраилле куышта яшәсен. 43  Шулай итеп сезнең киләчәк буыннарыгыз минем исраиллеләрне Мисырдан чыгарганда куышларда урнаштырганымны+ белер.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“». 44  Муса исраиллеләргә Йәһвәнең бәйрәмнәрен сөйләп бирде.

Искәрмәләр

Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «мескенгә».
«Үзеңне басынкыландыру» үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата.
Яки «җаннарыгызны».
Я, бәлки, «ураза тотмаган».
Яки «һәр җан».
Яки «җанны».
Яки «җаннарыгызны».
Яки «Вакытлы торак».
Яки «елга үзәне».

Искәрмәләр

Медиаматериал