Малахи 2:1—17

2  «Хәзер, руханилар, мин сезгә әмер бирәм.+  Тыңлаудан баш тартсагыз, әмеремне күңелегезгә салмасагыз һәм шулай итеп исемемне данламасагыз,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин сезне каһәрләрмен+ һәм фатихаларыгызны каһәргә әйләндерермен.+ Әйе, мин фатихаларны каһәргә әйләндердем, чөнки сез аны йөрәгегез белән кабул итмәдегез».  «Сезнең аркада мин чәчелгән орлыкны юк итәрмен+ һәм тизәкне, бәйрәмнәрегездән соң калган тизәкне, йөзегезгә ыргытырмын. Үзегезне дә анда* алып китәрләр.  Шунда сез шуны белерсез: мин сезгә бу әмерне Ле́ви белән төзелгән килешүем гамәлдә калсын өчен бирдем»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  «Аның белән килешү төзедем. Ул тормыш һәм тынычлык килешүе булды. Мин моны ул миңа курку-хөрмәт күрсәтсен өчен эшләдем. Ул миннән куркып, әйе, исемемә карата курку катыш ихтирам күрсәтеп яшәде.  Хакыйкать кануны теленнән төшмәде,+ бернинди гаделсез сүз әйтмәде. Ул минем белән тыныч-тату яшәде һәм минем белән үзен намуслы тотты.+ Ул күпләрне яман юлдан кайтарды.  Рухани бит белем сакларга тиеш, һәм халык аның теленнән төшкән канунны* эзләргә тиеш,+ чөнки ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең хәбәрчесе.  Ләкин сез үзегез бу юлдан читкә тайпылдыгыз. Канунны үтәү турында әйткәндә,* сез күпләрне абындырдыгыз.+ Сез Ле́ви белән төзелгән килешүне боздыгыз+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—  Шуңа күрә мин сезне бөтен халык алдында түбәнсетелгән һәм санга сукмаслык нәрсә итәрмен, чөнки сез юлларымны калдырдыгыз һәм канунны кулланганда кешеләргә бертигез карамадыгыз».+ 10  «Безнең атабыз бер түгелме?+ Безне бер үк Аллаһы барлыкка китергән түгелме? Ни өчен соң, алайса, без, ата-бабаларыбызның килешүен бозып, бер-беребез белән үзебезне мәкерле тотабыз?+ 11  Яһүд үзен мәкерле тота. Исраилдә һәм Иерусалимда җирәнгеч эш башкарыла. Чөнки Яһүд изгелекне яратучы Йәһвәнең изгелеген* нәҗесли.+ Ул үзенә кәләш итеп чит илаһның кызын алды.+ 12  Моны кем генә башкармасын, ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә бүләкләр китерсә дә, Йәһвә аны Ягъкубның чатырларыннан юк итәчәк».+ 13  «Сез кылган тагын бер эш аркасында Йәһвәнең мәзбәхе өстенә елап көрсенүчеләрнең күз яшьләре ага. Нәтиҗәдә, Ул инде бүләгегезгә дә игътибар итми, китергән бер әйберегезне дә хуп күрми.+ 14  Сез: „Ни өчен?“ — дип сорыйсыз. Чөнки Йәһвә үзе сиңа каршы шаһитлек итә, син бит яшь чагыңда өйләнгән хатының белән, ул синең тормыш иптәшең һәм килешү буенча хатының* булса да, үзеңне мәкерле тоттың.+ 15  Ләкин кайберәүләр алай эшләмәде, чөнки аларда Аллаһы рухы калган иде. Алар нәрсә эзләде? Аллаһыдан токым. Шуңа күрә үз рухыгызны саклагыз һәм яшь чагыгызда өйләнгән хатыныгыз белән үзегезне мәкерле тотмагыз. 16  Мин бит аерылышуны нәфрәт итәм+,— дип әйтә Исраил Аллаһысы Йәһвә,— һәм җәбер-золымны киемне кигәндәй кигән кешене күралмыйм,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Үз рухыгызны саклагыз, үзегезне мәкерле тотмагыз.+ 17  Сез Йәһвәне үз сүзләрегез белән йөдәтәсез.+ Ләкин сез: „Ничек без аны йөдәтәбез?“ — дип сорыйсыз. „Начарлык кылган һәркем Йәһвә күзендә яхшы, һәм ул аны хуплый“+ яки: „Гаделлек Аллаһысы кайда?“ — диеп йөдәтәсез».

Искәрмәләр

Ягъни корбаннарның тизәге ташланган җиргә.
Яки «күрсәтмәне».
Я, бәлки, «Үз күрсәтмәгез белән».
Я, бәлки, «изге урынын».
Яки «законлы хатының».

Искәрмәләр

Медиаматериал