Саннар 15:1—41

15  Аннары Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин сезгә яшәр өчен бирәчәк җиргә килгәч,+  һәм Йәһвә хуш* ис сизсен өчен,+ эре һәм вак терлектән Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк китерсәгез — яндыру корбанымы+ ул, я махсус нәзер үтәр өчен корбанмы, я ирекле бүләкме,+ я бәйрәмнәрегез+ вакытындагы бүләкме —  үз бүләген китерүче кеше шулай ук Йәһвәгә икмәк бүләге итеп ефаның уннан бер өлеше күләмендә* иң яхшы онны+ хинның* дүрттән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китерергә тиеш.  Шулай ук яндыру корбаны+ я корбан итеп китереләсе һәр яшь сарык тәкәсе белән бергә шәраб бүләге итеп хинның дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб китерегез.  Сарык тәкәсе белән икмәк бүләге итеп ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны хинның өчтән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китерегез.  Һәм шәраб бүләге итеп хинның өчтән бер өлеше күләмендә шәраб китерегез, бу — Йәһвәгә хуш исле бүләк.  Ә Йәһвәгә яндыру корбаны+ итеп, махсус нәзер үтәр өчен корбан+ я татулык корбаны+ итеп үгез китерсәгез,  сез шулай ук үгез белән бергә икмәк бүләге+ итеп ефаның уннан өч өлеше күләмендә иң яхшы онны ярты хин май белән бутап китерегез. 10  Шулай ук шәраб бүләге+ итеп ярты хин шәраб китерегез, бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле бүләк. 11  Һәр үгез, һәр сарык тәкәсе, һәр яшь сарык тәкәсе һәм кәҗә тәкәсе китерелгәндә, шулай эшләргә кирәк. 12  Корбан ителәсе малның саны күпме генә булмасын, һәрберсе китерелгәндә шулай эшләгез. 13  Һәр җирле исраилле утта яндырыла торган бүләкне шулай итеп китерсен. Бу — Йәһвә өчен хуш исле бүләк. 14  Әгәр сезнең белән яшәүче берәр чит ил кешесе я арагызда күп буыннар дәвамында яшәгән берәү шулай ук Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле бүләк китерсә, ул сез эшләгән кебек эшләсен.+ 15  Сезнең өчен, ягъни җыелышны тәшкил итүчеләр өчен, һәм сезнең белән яшәүче чит ил кешесе өчен бер кагыйдә булсын. Бу сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә булыр. Йәһвә алдында килмешәк сезнең кебек үк булсын.+ 16  Сезнең өчен һәм сезнең белән яшәүче чит ил кешесе өчен бер үк канун һәм бер үк хөкем булсын“». 17  Йәһвә, үзенең сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 18  «Исраиллеләргә әйт: „Сез мин алып барган җиргә килеп, 19  ул җирнең икмәген* ашаганда,+ Йәһвәгә бүләк китерегез. 20  Бүләк итеп эре тарттырылган беренче оныгыздан+ боҗрасыман икмәкләр пешереп китерегез. Ындыр табагыннан бүләкне ничек китерсәгез, аларны да шулай китерегез. 21  Эре тарттырылган беренче онның берникадәрен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез, буыннан-буынга шулай эшләгез. 22  Әгәр сез хата эшләп, Йәһвә Мусага биргән әмерләрнең берәрсен үтәмәсәгез, 23  ягъни Йәһвә сезгә һәм сезнең токымнарыгызга Муса аша биргән әмерләрне — Йәһвә әмер биргән көннән алып һәм моннан ары да үтәргә кирәк булган әмерләрне үтәмәсәгез, 24  һәм әгәр бу ялгыш эшләнсә һәм җәмгыять моны белмәсә, бөтен җәмгыять яндыру корбаны итеп, Йәһвә хуш ис сизсен өчен, бер яшь үгез һәм гадәттәге тәртип буенча аның белән икмәк бүләге һәм шәраб бүләге,+ шулай ук гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә китерергә тиеш.+ 25  Рухани исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен йолып алсын, һәм алар кичерелер,+ чөнки бу хата булган, һәм алар Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан итеп үз бүләген һәм үз хаталары өчен Йәһвә алдында гөнаһ йолу корбанын китерделәр. 26  Исраилнең бөтен җәмгыяте һәм араларында яшәүче чит ил кешеләре кичерелер, чөнки бөтен халык моны ялгыш эшләде. 27  Әгәр берәр кеше* ялгыш гөнаһ эшләсә, ул гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш.+ 28  Абайламыйча Йәһвә алдында гөнаһ кылып, хата эшләгән бу кешене* рухани йолып алыр. Гөнаһы йолып алынганнан соң, ул кичерелер.+ 29  Абайламыйча эшләнгән гөнаһларга килгәндә, җирле исраиллеләр өчен һәм арагызда яшәүче чит ил кешеләре өчен бер үк канун булсын.+ 30  Ләкин белә торып гөнаһ эшләгән кеше*+ — җирле исраиллеме ул я килмешәкме — Йәһвәне хурлый һәм үз халкыннан юк ителергә тиеш. 31  Йәһвә сүзен санга сукмаганга һәм аның әмерен бозганга, бу кеше* һичшиксез юк ителсен.+ Ул үз гөнаһы өчен җавап бирергә тиеш“».+ 32  Исраиллеләр чүлдә булган чакта, алар Шимбә көнне+ утын җыеп йөргән бер кешене күреп алды. 33  Аның утын җыеп йөрүен күргән кешеләр аны Муса белән Һарун һәм бөтен җәмгыять алдына китерде. 34  Аны сак астына алдылар,+ чөнки аның белән нәрсә эшләргә кирәклеге әле төгәл билгеле түгел иде. 35  Йәһвә Мусага: «Бу кеше, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Бөтен җәмгыять аны тукталу урыныннан читтә таш атып үтерсен»+,— диде. 36  Шунда бөтен җәмгыять, нәкъ Йәһвә Мусага кушканча, аны тукталу урыныннан читкә чыгарып, ташлар атып үтерде. 37  Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 38  «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп, алар буыннан-буынга үз киемнәренең итәкләренә чуклар ясап, алар өстеннән зәңгәр бау үткәрергә тиеш икәнлеген әйт:+ 39  „Сезнең итәкләрегездә чуклар булырга тиеш. Аларны күргәндә Йәһвәнең бөтен әмерләрен искә төшерегез һәм аларны үтәгез.+ Миңа хыянәт итәргә*+ этәргән йөрәкләрегез һәм күзләрегез теләкләренә иярмәгез. 40  Бу чуклар сезгә бөтен әмерләремне искә төшерергә ярдәм итәчәк, һәм сез аларны үтәп, Аллаһыгыз өчен изге булачаксыз.+ 41  Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. Мин, сезнең Аллаһыгыз булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән чыгардым.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «ризыгын».
Яки «җан».
Яки «җанны».
Яки «җан».
Яки «җан».
Яки «Рухи фәхешлеккә», ягъни башка илаһларга хезмәт итәргә.

Искәрмәләр

Медиаматериал