Чыгыш 12:1—51

12  Йәһвә Мисыр җирендә Муса белән Һарунга болай диде:  «Бу ай сезнең өчен айларның башлангычы, елның беренче ае булачак.+  Бөтен Исраи́л җәмгыятенә әйт: „Бу айның унынчы көнендә һәркем үз гаиләсе* өчен бер бәрән+ сайлап алсын, һәр йортка бер бәрән булсын.  Әгәр йортта яшәүчеләр бик аз булса һәм бер бәрәнне ашап бетерә алмаса, алар* аны үз өйләрендә якындагы күршеләре белән җан башына карап үзара бүлешсен. Бәрәнне аны ашаячак кеше санына карап бүлсеннәр.  Бәрән кимчелексез,+ бер яшьлек ата хайван булырга тиеш. Ул сарык я кәҗә бәрәне булырга мөмкин.  Аны шушы айның 14 нче көненә кадәр асрап тотыгыз,+ һәм Исраил җәмгыятенең һәр гаиләсе аны кичке эңгер-меңгер вакытта* чалсын.+  Аның бераз канын алып, бәрән ашалачак йортның ишек яңакларына һәм ишек башына сипсеннәр.+  Итне шул ук төнне ашарга кирәк.+ Бәрәнне утта кыздырып, төче икмәк+ һәм ачы үләннәр белән ашасыннар.+  Аны чи килеш яки суда пешереп ашамагыз, ә башы, аяклары һәм эчке әгъзалары белән бергә утта кыздырыгыз. 10  Аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмагыз, ә иртәнгә кадәр калганның барысын утта яндырыгыз.+ 11  Аны билегезне буып, аякларыгызга сандал киеп һәм кулыгызга юл таягы тоткан килеш ашагыз, аны тиз ашарга кирәк. Бу — Йәһвәгә багышланган Паса́х* бәйрәме. 12  Мин бу төнне Мисыр җире аша үтәрмен һәм Мисыр җирендәге бөтен кешеләрнең һәм хайваннарның беренче балаларын һәлак итәрмен.+ Мин Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын.+ Мин — Йәһвә. 13  Ә сез яшәгән йортларның ишек яңакларындагы кан билге булачак. Мин, аны күреп, үтеп китәрмен, һәм мин Мисыр җирен һәлак иткәндә, сезгә бәла тимәс.+ 14  Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булыр, һәм сез аны буыннан-буынга Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм итеп үткәрергә тиеш. Аны бәйрәм итегез. Бу — гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә. 15  Җиде көн төче икмәк ашагыз.+ Беренче көннән алып сезнең өегездә ачыткы булмасын. Кем дә кем шушы җиде көн эчендә чүпрә кушылган ризык ашаса, шул җан Исраилдән юк ителергә тиеш. 16  Беренче көнне изге очрашу үткәрегез һәм җиденче көнне бүтән изге очрашу үткәрегез. Шул көннәрдә һичнинди эш башкарылмасын.+ Рөхсәт ителгән бердәнбер эш — һәр кешегә* кирәк кадәр ризык әзерләү. 17  Төче икмәк бәйрәмен үткәрегез,+ чөнки нәкъ менә шул көнне мин күпсанлы халкыгызны* Мисыр җиреннән чыгарачакмын. Бу көн буыннан-буынга бәйрәм ителсен. Бу — гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә. 18  Беренче айның 14 нче көненең киченнән алып 21 нче көненең киченә кадәр төче икмәк ашагыз.+ 19  Өйләрегездә җиде көн буе бернинди чүпрә булмасын, чөнки кем дә кем, чит ил кешесеме ул я җирле кешеме, чүпрә кушылган ризык ашаса,+ шул җан Исраил җәмгыятеннән юк ителергә* тиеш.+ 20  Чүпрә кушылган бер ризык та ашамагыз. Һәр йортта төче икмәк ашалсын“». 21  Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып,+ аларга болай диде: «Барыгыз, үз гаиләгез өчен мал-туарыгыз арасыннан яшь мал* сайлап алыгыз һәм шул Пасах корбанын чалыгыз. 22  Аннары бер бәйләм иссо́п үсемлеген кан салынган савытка манып, аны ишек башына һәм ишек яңакларына бөркегез. Һәм берегез дә иртәнгә кадәр өеннән чыкмасын. 23  Йәһвә мисырлыларны җәзалар өчен ил буйлап барганда ишек башындагы һәм ишек яңакларындагы канны күргәч, Йәһвә бу ишекне үтеп китәчәк. Һәм ул сезнең өйләрегезгә үлем җәзасын кертмәячәк.+ 24  Сез һәм сезнең улларыгыз гасырларча гамәлдә булачак шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш.+ 25  Һәм Йәһвә сезгә бирергә вәгъдә иткән җиргә килгәч, бу бәйрәмне үткәрегез.+ 26  Улларыгыз сездән: „Бу бәйрәм нәрсәне аңлата?“ — дип сораса,+ 27  сез: „Бу — Йәһвә өчен Пасах корбаны. Ул Мисырда мисырлыларны җәзалаганда, исраиллеләрнең йортларын үтеп китеп, гаиләләребезне саклап калды“,— дип әйтегез». Шунда алар тез чүкте һәм йөзтүбән капланды. 28  Шулай итеп, Йәһвә Муса белән Һарунга ничек кушкан булса, исраиллеләр барып, шулай эшләделәр.+ Алар нәкъ шулай эшләде. 29  Төн уртасында Йәһвә Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып зинданда утырган тоткынның баш баласына кадәр — барысын да һәлак итте+ һәм бөтен малның беренче булып туган балаларын да үтерде.+ 30  Шул төнне фиргавен, аның бар хезмәтчеләре һәм башка мисырлылар йокыларыннан уянды. Мисырлылар арасында көчле елау күтәрелде, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде.+ 31  Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырып алып,+ болай диде: «Торыгыз, сез дә, башка исраиллеләр дә минем халкым арасыннан чыгып китегез. Барыгыз, үзегез әйткәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+ 32  Сораганыгызча, вак һәм эре малларыгызны алыгыз да, китегез.+ Тик башта миңа фатиха бирегез». 33  Мисырлылар: «Китмәсәгез, һәммәбез дә үлеп бетәбез ич!»+ — диеп, халыкны үз җирләреннән китәргә ашыктырды.+ 34  Шулчак халык ачыткысыз камыр салынган күәсләрен* киемнәренә төрде дә, җилкәләренә салып алып китте. 35  Исраиллеләр Муса кушканча эшләде: мисырлылардан көмеш, алтын әйберләр һәм шулай ук кием сорап алды.+ 36  Йәһвә мисырлылар күңелендә үз халкына карата мәрхәмәт уятты, һәм алар исраиллеләргә сораганнарын бирде. Исраиллеләр аларның байлыгын үзләре белән алып чыгып китте.+ 37  Исраиллеләр Рамсестан+ Сохкәткә+ таба җәяүләп юл тоттылар. Бала-чаганы исәпкә алмаганда, ир-ат саны якынча 600 000 иде.+ 38  Алар белән шактый күп башка халык кешеләре дә,+ шулай ук вак һәм эре терлек, гаять күп мал-туар чыкты. 39  Мисырдан алып чыккан камырларыннан алар түгәрәк төче икмәк пешерә башлады. Ул ачыткысыз иде, чөнки аларны Мисырдан шулкадәр кинәт куып чыгардылар ки, алар хәтта үзләренә юлга бернинди ризык та әзерләп өлгерә алмады.+ 40  Әлегә кадәр Мисырда* яшәгән исраиллеләр+ чит җирдә барлыгы 430 ел яшәде.+ 41  Нәкъ 430 ел тәмамланган көнне Йәһвәнең бөтен күпсанлы халкы* Мисыр җиреннән чыкты. 42  Бу төн — алар Йәһвәнең үзләрен Мисыр җиреннән чыгаруын бәйрәм итәчәк төн. Бөтен Исраил халкы бу төнне буыннан-буынга Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм итәргә тиеш.+ 43  Аннары Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: «Пасах турында күрсәтмә мондый: Пасах корбанын һичбер чит ил кешесе ашамасын.+ 44  Ә берәрсенең акчага сатып алынган колы булса, аны сөннәткә утыртыгыз.+ Шуннан соң гына ул аны ашый ала. 45  Күчеп килгән кеше һәм ялчы Пасах корбанын ашамасын. 46  Аны өйдә ашарга кирәк. Итнең бер кисәген дә өйдән алып чыкмагыз. Аның бер сөяген дә сындырмагыз.+ 47  Пасахны бөтен Исраил җәмгыяте бәйрәм итсен. 48  Әгәр сезнең арагызда чит ил кешесе яши икән һәм аның Йәһвәгә багышланган Пасах бәйрәмен үткәрәсе килә икән, аның гаиләсендәге һәр ир кеше сөннәтләнергә тиеш. Шуннан соң ул бу бәйрәмдә катнаша ала, ул җирле кеше кебек булып китәчәк. Ләкин сөннәтләнмәгән бер ир кешегә дә Пасах корбанын ашарга ярамый.+ 49  Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәгән чит ил кешесе өчен дә бер үк канун булсын».+ 50  Бөтен исраиллеләр, Йәһвә Муса белән Һарунга ничек кушкан булса, шулай эшләделәр. Алар нәкъ шулай эшләде. 51  Һәм нәкъ шул көнне Йәһвә Исраилнең бөтен күпсанлы халкын* Мисыр җиреннән алып чыкты.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «аталары йорты».
Сүзгә-сүз «ул».
Мәгъ. «узып китү; үтеп китү». Сүзлекне к.
Яки «җанга».
Сүзгә-сүз «гаскәрләрегезне».
Яки «үлемгә хөкем ителергә».
Ягъни сарык я кәҗә бәтие.
Яки «табак-касәләрен».
Кайбер борынгы кулъязмаларда исраиллеләр Кәнганда да, Мисырда да яшәгән дип әйтелә.
Сүзгә-сүз «бөтен гаскәрләре».
Сүзгә-сүз «бөтен гаскәрләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал