Чыгыш 35:1—35

35  Соңрак Муса исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен бергә җыеп, аларга болай диде: «Йәһвә менә нәрсә эшләргә боерды:+  алты көн эшләгез, ә җиденче көн сезнең өчен изге булсын. Ул — Йәһвәгә багышланган Шимбә көне, тулысынча ял итү көне.+ Ул көнне берәр эш эшләгән һәркем үтереләчәк.+  Яшәгән урыннарыгызда Шимбә көнне ут кабызмагыз».  Аннары Муса исраиллеләрнең бөтен җәмгыятенә болай диде: «Йәһвәнең боерыгы шул:  „Йәһвә өчен иганә бүләкләре китерегез.+ Юмарт күңелле+ һәркем Йәһвә өчен мондый иганә бүләкләре алып килсен: алтын, көмеш, бакыр,  зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп, нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны,+  сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре, тюлень тиреләре, сәрви* агачы,  шәмдәл өчен май, изге май белән хуш исле фимиам өчен бәлзәм,+  ефодка һәм түшлеккә+ беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар.+ 10  Сезнең арагыздагы барлык осталар,*+ килеп, Йәһвә кушканның барысын эшләсен: 11  изге чатырны һәм аның япмаларын, каптырмаларын, рамнарын, колгаларын, баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен, 12  сандыкны+ һәм аның колгаларын,+ капкачын+ һәм аның алдындагы чаршауны,+ 13  өстәлне+ һәм аның колгаларын, барлык савыт-сабасын һәм багышланган икмәкләрне,+ 14  яктырту өчен шәмдәлне,+ аның әйберләрен, яктырткычларын һәм яктырту өчен майны,+ 15  фимиам мәзбәхен+ һәм аның колгаларын, изге май һәм хуш исле фимиамны,+ изге чатырның керү урыны пәрдәсен, 16  корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бакыр челтәрен, колгаларын һәм бар кирәк-ярагын, чанны һәм аның аскуймасын,+ 17  ишегалдын әйләндереп алу өчен пәрдәләрне,+ аның баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен, ишегалдының керү урыны өчен ишек пәрдәсен, 18  чатырның казыкларын, ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны,+ 19  изге чатырда хезмәт итү өчен нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне,+ Һарун рухани өчен изге киемнәрне+ һәм аның уллары өчен рухани киемнәрен эшләсен“». 20  Шунда исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте Муса яныннан китте. 21  Аннары үз күңеле һәм үз рухы кушуы буенча килгән һәркем,+ очрашу чатырын, андагы хезмәткә кирәкле барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне ясау өчен, Йәһвәгә иганә бүләкләре алып килде. 22  Юмарт күңелле һәркем — ир-атлар да, хатын-кызлар да — алтын эләктергечләр,* алкалар, балдаклар һәм башка кыйммәтле әйберләр, шулай ук төрле-төрле алтын нәрсәләр алып килә торды. Алар һәммәсе дә алтыннарын Йәһвәгә бүләк* итеп китерде.+ 23  Һәм кемдә зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп, нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны, сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре һәм тюлень тиреләре булса, һәммәсе шуны алып килде. 24  Көмеш һәм бакыр бүләк иткәннәрнең барысы да аларны Йәһвәгә иганә бүләге итеп китерде, һәм кемнең сәрви агачы булса, шул аны хезмәткә кирәкле бөтен нәрсәләрне ясау өчен алып килде. 25  Һәммә оста хатын-кыз,+ үз кулы белән эрләп, эрләгән нәрсәләрен — зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җеп алып килде. 26  Һәм һәммә оста хатын-кыз, күңеле кушуы буенча, кәҗә йоны эрләде. 27  Җәмгыять башлыклары ефодка һәм түшлеккә беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар,+ 28  бәлзәм, шәмдәл өчен май һәм изге май+ белән хуш исле фимиам+ өчен май алып килделәр. 29  Барча ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңелләре кушканча, Йәһвә Муса аркылы эшләргә боерган эшләрне үтәү өчен, нәрсә дә булса алып килде; исраиллеләр моны үз ихтыяры белән Йәһвәгә бүләк итеп китерде.+ 30  Аннары Муса исраиллеләргә болай диде: «Менә, Йәһвә Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне сайлады.+ 31  Аллаһы аны үзенең изге рухы белән сугарды һәм, һәртөрле һөнәрдә оста булсын өчен, аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем бирде. 32  Моның барысы аңа төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыру, алтын-көмеш һәм бакырны эшкәртү, 33  ташларны эшкәртеп кысаларга утырту һәм агачтан һәртөрле әйберләрне оста итеп ясау өчен бирелде. 34  Аллаһы аңа һәм Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабка+ башкаларны өйрәтү сәләте бирде. 35  Ул аларга, һөнәр остасы, чигүче, шулай ук зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җептән бизәкләр тукучы һәм туку җайланмасында тукучы башкара торган һәртөрле эшне үти алсыннар өчен, осталык* бирде.+ Бу ир-атлар һәртөрле эшне эшләячәк һәм һәртөрле әйбер-җиһазны сәнгатьле итеп булдырачак.

Искәрмәләр

Ягъни акация.
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләр».
Яки «селкетү бүләге».
Яки «брошкалар».
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәк».

Искәрмәләр

Медиаматериал