Беренче Патшалар 14:1—31

14  Ул вакытта Йәрәбәмнең улы Абия́ авырып китте.  Шунда Йәрәбә́м үзенең хатынына болай диде: «Зинһар, Шилога барып кайтчы. Анда Ахия́ пәйгамбәр яши. Миңа бу халык өстеннән патша булачагым турында ул әйткән иде. Йәрәбәм хатыны икәнеңне танымасыннар өчен, килеш-килбәтеңне үзгәрт.+  Үзең белән ун икмәк, көлчәләр һәм бер шешә бал ал да аның янына бар. Ул сиңа малай белән нәрсә булачагын әйтер».  Йәрәбәмнең хатыны шулай эшләде дә. Ул Шилога+ Ахия йортына килде. Карт булганлыктан, Ахиянең күзләре күрми иде, бер ноктага текәлгән иде.  Йәһвә исә Ахиягә болай дигән иде: «Яныңа Йәрәбәм хатыны килә. Ул синнән үзенең авырып киткән улы турында сорарга тели. Аңа фәлән-фәлән дип әйт. Ул үзенең кем икәнлеген яшермәкче була».  Ахия ишеккә якынлашкан аяк тавышларын ишеткәч: «Йәрәбәм хатыны, кер әйдә. Нишләп син кем икәнлегеңне яшерәсең? Аллаһыдан бернинди дә яхшы хәбәр көтмә,— диде.—  Бар, Йәрәбәмгә әйт: „Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Халкым Исраил өстеннән җитәкче итеп куяр өчен, мин сине халкың арасыннан югары күтәрдем.+  Мин патшалыкны Давыт йортыннан тартып алып, сиңа бирдем.+ Ләкин син хезмәтчем Давыт кебек булмадың, ә менә ул минем әмерләремне үтәп яшәде һәм минем күземдә дөрес булганны гына эшләп, бөтен йөрәге белән миңа иярде.+  Син исә үзеңә кадәр булганнарның һәммәсеннән дә начаррак эш иттең, күңелемне рәнҗетер өчен үзеңә бүтән илаһ ясадың, сыннар* эшләдең,+ ә миңа артың белән борылдың.+ 10  Шуңа күрә мин, Йәрәбәм йортына бәла китереп, аның һәрбер ир затын, шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә, җир йөзеннән юк итәчәкмен. Мин Йәрәбәм йортын, тизәкне кырып-себереп ташлаган кебек, җир йөзеннән себереп ташлаячакмын!+ 11  Йәрәбәмнең шәһәрдә үлгән кешеләренең һәммәсен — этләр, шәһәр читендә үлгәннәрнең һәммәсен кошлар ашар, чөнки моны Йәһвә әйтте“. 12  Ә хәзер бар, өеңә кайт. Шәһәргә аяк басуың булыр, бала үләчәк. 13  Бөтен Исраил аның турында кайгырып елап, аны җирләр. Йәрәбәм гаиләсеннән аны гына кабергә салырлар, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә Йәрәбәм йортыннан аңарда гына яхшылык тапты. 14  Йәһвә Исраил өстеннән үзе өчен бүтән бер патшаны күтәрер, һәм бу патша Йәрәбәм йортын юк итәр.+ Аның ихтыярында моны бүген үк, хәтта хәзер үк эшләү. 15  Йәһвә Исраилне тар-мар итәр, һәм ул суда тибрәлеп торган камыштай булыр. Аллаһы Исраилне ата-бабаларына биргән шушы яхшы җирдән тамыры белән йолкып ташлар+ һәм аларны бөек елганың* аръягына куып җибәрер,+ чөнки алар изге агач баганалар*+ ясап, Йәһвәнең күңелен рәнҗетте.* 16  Йәрәбәмнең кылган гөнаһлары өчен һәм Исраилне гөнаһка батырганы өчен, Ул Исраилне калдырыр».+ 17  Шунда Йәрәбәмнең хатыны үз юлы белән китеп барды һәм Тирсәгә килде. Йорт бусагасына басуы булды, малай үлде. 18  Баланы җирләделәр һәм аның өчен матәм тоттылар. Барысы да Йәһвә үз хезмәтчесе Ахия пәйгамбәр аша әйткәнчә булды. 19  Йәрәбәм белән булган бүтән хәлләр, аның ничек итеп сугыш алып барганы+ һәм идарә иткәне турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 20  Йәрәбәм 22 ел идарә итте, һәм ахыр чиктә, вафат булып, ата-бабаларына кушылды.+ Аның урынына улы Нада́б патшалык итә башлады.+ 21  Ә Яһүдтә ул вакытта патша булып Сөләйманның улы Рихәбә́м идарә итә иде. Ул 41 яшендә патша булып китте. Иерусалимда — Йәһвә Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан үз исеме өчен урын+ итеп сайлаган+ шәһәрдә — ул 17 ел идарә итте. Рихәбәмнең әнисе амунлы+ Нагама́ иде. 22  Яһүд, Йәһвә күзендә яман булганны кылып,+ үз гөнаһлары белән Аллаһыны ата-бабаларына караганда да ныграк ярсыта иде.+ 23  Яһүд халкы шулай ук үзләре өчен һәр биек калкулыкта һәм һәр җәенке агач астында+ биеклекләр+ төзеде һәм изге таш баганалар белән изге агач баганалар*+ куйды. 24  Бу җирдә хәтта гыйбадәтханә фахишләре дә бар иде.+ Бөтен халык Йәһвә алар алдыннан куып җибәргән халыкларның бөтен җирәнгеч эшләренә ияреп эш итте. 25  Рихәбәм патшаның идарә итүенең 5 нче елында Мисыр патшасы Шуша́к+ Иерусалимга каршы чыкты.+ 26  Ул Йәһвә йортындагы һәм патша сараендагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул бар нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаган бөтен алтын калканнарны алып китте.+ 27  Алар урынына бакыр калканнар ясатып, Рихәбәм патша аларны патша йортын саклаган сакчылар* башлыкларына тапшырды. 28  Патша Йәһвәнең йортына барганда, сакчылар кулларына калкан тотып бара иде, ә соңыннан кире сакчылар бүлмәсенә кертеп куя иде. 29  Рихәбәм белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+ 30  Рихәбәм белән Йәрәбәм арасында һәрвакыт сугышлар булып торды.+ 31  Ахыр чиктә Рихәбәм, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.+ Аның әнисе амунлы+ Нагама иде. Рихәбәм урынына улы Абья́м*+ патшалык итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «металл сыннар».
Яки «ачуын чыгарды».
Ягъни Евфратның.
Сүзгә-сүз «чабарлар».
Шулай ук Абия дип тә аталган.

Искәрмәләр

Медиаматериал