Төп мәгълуматка күчү

Кайчан да булса барлык кешеләр бер-берсен яратырлармы?

Кайчан да булса барлык кешеләр бер-берсен яратырлармы?

«Патшалык турында хәбәр» № 35

Кайчан да булса барлык кешеләр бер-берсен яратырлармы?

Якынга карата ярату хисе суынды

МИЛЛИОННАРЧА кешеләр үзләрен беркемгә дә кирәксез һәм бәхетсез итеп хис итәләр, һәм кайдан ярдәм табарга белмиләр. Бер пенсионер хатын: «Ничектер кичен мәйданчыктагы күрше тол хатын минем ишеккә шалтыратты һәм аңа бик ялгыз икәнлеген әйтте. Мин әдәпле, әмма туры итеп аңа буш түгелмен, дип җавап бирдем. Ул тынычлыкны бозуына гафу үтенде һәм чыгып китте»,— дип сөйләде.

Кызганыч, ләкин шул ук төнне тол хатын үзен-үзе үтергән иде. Соңыннан теге пенсионер хатын бу вакыйга аңа «каты сабак» булуын әйтте.

Якынына ярату хисе җитәрлек булмавы еш кына трагедиягә әйләнә. Босния һәм Герцеговинада, элекке Югославия иде, этник конфликтлар вакытында миллионнан күбрәк кешеләр үзләренең өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар һәм уннарча меңнәре үтерелделәр. Кем аларны үтергән? Үзенең авылыннан качып китүче бер кыз: «Безнең күршеләр,— дип бик нык ачынды. — Без аларны белә идек»,— диде.

Руандада йөзләрчә мең кешеләр һәлак булды, һәм еш кына үзләренең якыннарының кулларыннан. «Нью Йорк таймс» газетасында: «Хуту һәм тутси бергә [яшәделәр], өйләнештеләр, кайгырмадылар, ә кайвакытта хәтта кем аларның хуту булганын, ә кем — тутси икәнлеген дә белмәделәр,— дип хәбәр ителде.— Һәм көтмәгәндә нидер кискен үзгәрде... суеш башланды».

Шулай ук Израилдә: еврейлар һәм гарәпләр күрше булып яшиләр, әмма шуның белән бергә күпләре бер-берсен дошман күрәләр. Ирландиядә күп кенә католиклар белән протестантлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, ә шулай ук икенче илләрдәге күпчелек сандагы төрле халыклар арасында да моңа охшаш нәрсәләр күзәтелә. Бервакытта да халыклар әле кешелек тарихында ярату хисе шуның кадәр җитмәвен татымадылар.

Ни өчен якынга карата ярату хисе суынды?

Бу сорауга жавапны безнең Барлыкка Китерүчебез бирә. Аның сүзендә, Изге Язмаларда, без яши торган вакыт «соңгы көннәр» дип атала. Изге Язмалар пәйгамбәрлеге әйткәнчә, бу кешеләр «дошманлы» булачак чор. Бу «авыр вакытлар» турында әйткәндә, шулай ук Изге Язмаларда «гасырның ахыры» дип аталуынча, Гайсә Мәсих «күпләрдә ярату тойгысы суыныр», — дип алдан әйткән (2 Тимофей 3:1—5; Матфей 24:3, 12).

Шулай итеп, безнең чорда күзәтелә торган ярату хисе җитмәүлеге — бу безнең дөньяның соңгы көннәрендә яшәвебезнең билгесенең бер өлеше. Бәхеткә каршы, бу шулай ук тиздән гөнаһлы кешеләрнең дөньясы, ярату хисе хөкем сөрәчәк гадел яңа дөнья белән алышынган булачагын белдерә (Матфей 24:3—14; 2 Петр 2:5; 3:7, 13).

Әмма чыннан да мондый үзгәреш булуы мөмкин икәнлегенә — барлык кешеләрнең бер-берсен яратырга һәм дөньяда бер-берсе белән дус яшәргә өйрәнә алачакларына ышанырга безнең нигезләр бармы соң?

Якыныңны ярату — бу тормышка ашарлык

Беренче гасырда еврейларның бер канунчысы Гайсәдән: «Минем якыным кем?» — дип сораган. Ул ачыктан-ачык Гайсәнең: «Синең милләттәш кешеләрең»,— дип җавап бирүен көткән. Ләкин Гайсә, шәфкатьле самарияле хакындагы вакыйганы сөйләп, башка милләт кешеләре — шулай ук безнең якыннарыбыз икәнен күрсәткән (Лука 10:29—37; Яхъя 4:7—9).

Гайсә Алланы яратканнан соң, якыныңны ярату безнең тормышта икенче урында булырга тиешлегенә басым ясап әйткән (Матфей 22:34—40). Ләкин кайчан да булса үзенең якыннарын чыннан да ярата торган кеше төркемнәре булганмы соң? Әйе — баштагы мәсихчылар. Алар үзләренең кешеләрне яратулары белән шөһрәт казанганнар (Яхъя 13:34, 35).

Ә бүген эшләр ничек бара? Мәсихның яратуына тиң яратуны кем дә булса күрсәтәме соң? Бер хезмәттә: «Йәһвә Шаһитләренең эше — Гайсә һәм аның шәкертләре тоткан баштагы мәсих диненең яңадан тууы һәм торгызылуы... Алар барысы да кардәшләр»,—дип әйтелә («Encyclopedia Canadiana»).

Бу нәрсәне аңлата? Бу Йәһвә Шаһитләре бернәрсәгә дә — раса, милләт яисә этник чыгышы булмасын — аларда үзләренең якыннарына карата нәфрәт китереп чыгаруга ирек бирмәүләрен белдерә. Алар беркемне дә үтерә башламаслар, чөнки, тасвирлап әйтсәк, үзләренең кылычларыннан яңадан чүкеп сабаннар һәм сөңгеләреннән ураклар ясадылар (Исаия 2:4). Дөрестән дә, Шаһитләр шунсы белән билгеле, якыннарына ярдәм кирәк булганда инициатива күрсәтәләр (Галатларга 6:10).

Бер Калифорния газетасының редакция тарафыннан язылган мәкаләсендә: «Әйтергә кирәк, әгәр дөньяда барысы да Йәһвә Шаһитләренең карашларын тотсалар, ул чакта кан түгелү һәм нәфрәт беткән булыр иде, ә дөньяда ярату идарә итәр иде»,— дип искә алынган булуы гаҗәп түгел («Sacramento Union»). Ә бер Венгрия журналындагы мәкаләнең авторы: «Әгәр җирдә Йәһвә Шаһитләре генә яшәсәләр, ул вакытта сугышлар да булмас иде, ә полицейскийлар хәрәкәтне күзәтеп тору һәм паспортлар бирү белән генә шөгыльләнерләр иде дигән нәтиҗәгә килдем»,— дип әйтеп киткән («Ring»).

Билгеле, барлык халыклар бер-берсен яратсыннар өчен зур бөтендөнья үзгәрешләре кирәк. Ничек итеп бу үзгәрешләр барлыкка киләчәк? (Рәхим итеп, соңгы битне укыгызчы.)

Кайчан барлык кешеләр бер-берсен яратачак

Гайсә Мәсих өйрәткән догадан безнең тирән үзгәрешләр бусагасында торуыбыз күренә. Атаклы Таудагы вәгазендә Гайсә безне: «Синең Патшалыгың килсен; күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың булсын»,— дип дога кылырга өйрәтте (Матфей 6:10).

Нәрсә ул Алла Патшалыгы? Ул — күктән идарә итә торган чын хөкүмәт. Менә ни өчен ул «Күк Патшалыгы» дип атала. «Дөнья мирзасы» — Гайсәне Атасы аны бу хөкүмәтнең җитәкчесе итеп билгеләгән (Матфей 10:7; Исаия 9:6, 7; Мәдхия 71:1—8).

Алланың Патшалыгы килгәч, хәзерге нәфрәткә тулган дөнья белән нәрсә булачак? «Патшалык» бу дөньяның барлык сатылучан хөкүмәтләрен «җимерәчәк һәм тар-мар итәчәк» (Даниел 2:44). Изге Язмаларда: «Дөнья узып бара... ә Алланың ихтыярын үтәүче мәңге яшәр»,— дип аңлатыла (1 Яхъя 2:17).

Изге Язмаларда Алланың яңа дөньясы турында: «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:9—11, 29; Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22). Ул чакта нинди искиткеч вакыт килеп җитәчәк! «Үлем дә булмас инде; елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде» (Ачыш 21:4). Хәтта үлгәннәр дә терелер һәм бөтен җир чын мәгънәсендә оҗмахка әйләнер (Исаия 11:6—9; 35:1, 2; Апостол эшләре 24:15).

Алланың яңа дөньясында яшәр өчен Алла безне өйрәткәнчә бер-беребезне яратырга өйрәнергә кирәк (1 Фессалоникилеләргә 4:9). Көнчыгыш илләренең берсендә Изге Язмаларны өйрәнүче бер ир кеше: «Мин түземсезлек белән, Изге Язмаларның вәгъдәсенчә, һәркемнең башка кешеләрне яратырга өйрәнә ала торган вакытны көтәм»,— дип әйткән. Алланың үз вәгъдәсен үтәячәгенә безгә шикләнмәскә мөмкин! «Мин әйттем,— ди ул,— һәм аны тормышка ашырачакмын»,— дип әйтә (Исаия 46:11).

Алла Патшалыгы астындагы фатихаларны алыр өчен сезгә, миллионнарча саф йөрәкле кешеләр алган кебек, белем алырга кирәк (Яхъя 17:3). Монда сезгә 32 битле «Алла бездән нәрсәләрне таләп итә?» дигән брошюра ярдәм итәр. Моннан алдагы биттә булган купонны тутырып, аны сезгә иң якын адрес буенча җибәреп, нөсхә алырга заказ бирегез.

[Рөхсәте белән]

Снайпер һәм Босниядә җирләү: Reuters/Corbis-Bettman