Кешенең үлемсез рухы бармы?
Кешенең үлемсез рухы бармы?
ҮЛЕМНӘН соң тормыш бармы? Бу сорау инде меңләгән еллар дәвамында кешелекне борчый. Төрле илләрдә һәм төрле вакытта яшәгән кешеләр моның турында уйланган һәм төрле фаразлар төзегән.
Күпләр кеше үлгәч, аның рухы яшәвен дәвам итә дип ышана. Әмма кеше эчендә чыннан да «нәрсәдер» бармы һәм бу «нәрсәдер», кеше үлгәч, тәнне калдырып яшәвен дәвам итәме? Нәрсә ул рух? Кеше үлгәндә, бу рух белән нәрсә була? Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда, Аллаһы Сүзендә, бу сорауларга дөрес һәм ышандырырлык җаваплар бар.
Нәрсә ул рух?
Изге Язмаларда «рух» дип тәрҗемә ителгән сүз күп очракларда «сулыш» дигәнне аңлата. Әмма бу сулыш алу гына түгел, «рух» дигән сүз тирәнрәк мәгънә йөртә. Мәсәлән, шәкерт Ягъкуб: «Рухсыз тән үле»,— дип язган (Ягъкуб 2:26, ЯД). Димәк, рух тәнне тере итә, ягъни аңа яшәү бирә.
Бу яшәү бирүче көч сулау гына, яки һаваның үпкә аша үтүе генә түгел. Ни өчен алай дип әйтә алабыз? Чөнки, «Уорлд бук» исемле энциклопедия буенча, сулау туктагач, тән күзәнәкләре әле «берничә минут» яшәүләрен дәвам итә. Шуңа күрә ул вакыт эчендә кешене кире яшәүгә кайтарып була, яки ул вакыт эчендә бер кешедән икенчесенә кайбер органны күчереп була. Әмма тән күзәнәкләрендә яшәү бирүче көчнең Әюб 34:14, 15).
юкка чыгуы белән, кешене яңадан яшәүгә кайтарып булмый. Һәм бернәрсә дә, хәтта бер күзәнәккә дә, яшәү бирә алмый. Димәк, рух — бу күзгә күренми торган яшәү бирүче көч, һәм аның ярдәмендә тән күзәнәкләре яши. Бу яшәү бирүче көч тәндә сулыш ярдәмендә кала (Бу рух кешеләрдә генә бармы? Дөрес нәтиҗәне Изге Язмалар ярдәмендә ясап була. Акыллы патша Сөләйман болай дип язган: «Адәм балаларының рухы югарыга күтәреләме, әллә хайваннарның рухы түбән төшә, җир эченә иңәме — моны кем белсен?» (Вәгазьче 3:21). Димәк, рух кешеләрдә дә һәм хайваннарда да бар. Моны ничек аңларга?
Рухны, ягъни яшәү бирүче көчне, электр тогы белән чагыштырып була. Токны беркем дә күрми, әмма ток ярдәмендә төрле приборлар эшли: электр плитасы, мәсәлән, җылы бирә, компьютер саный яки башка төрле эш башкара, телевизор күрсәтә һәм аның тавышы бар. Әмма электр тогы көч кенә булып кала, аңа бу приборларның сыйфатлары хас түгел. Яшәү бирүче көчкә дә тере затларның сыйфатлары хас түгел, ул шулай ук бу затларның сыйфатларына да һәм уйларына да тәэсир итми. Кешеләрнең һәм хайваннарның «рухы бертөрле» (Вәгазьче 3:19). Димәк, кеше үлгәндә, аның рухы берәр рухи зат булып башка дөньяга күчми.
Алайса, үлгәч, кеше белән һәм аның рухы белән нәрсә була?
«Янә туфракка әвереләчәксең»
Беренче кеше Адәм Аллаһы законын белә торып бозгач, Йәһвә Аллаһы аңа болай дигән: «Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтканчыга кадәр син ашар икмәгеңне маңгай Яратылыш 3:19). Йәһвә Адәмне туфрактан яратканчыга кадәр Адәм кайда булган? Ул булмаган! Шуңа күрә Йәһвәнең Адәмгә «туфракка әвереләчәксең» дигән сүзләре Адәм үләчәк дигәнне аңлаткан. Адәм «теге дөньяга» күчмәгән. Үлгәч, ул юкка чыккан, ул инде башка булмаган. Аның өчен җәза — бу башка дөньяга күчү түгел, ә үлем булган (Римлыларга 6:23).
тирен түгеп табарсың. Чөнки син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең» (Ә башка үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Үлгәч кеше белән нәрсә булганын Сөләйман пәйгамбәр болай итеп сурәтләгән: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр... Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:5, 10). Димәк, үлгәч, кеше юкка чыга. Зәбур китабында кеше үлгәч, аның «рухы чыкты исә, ул кире туфрагына кайтыр, тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыгар» дип язылган (Мәдхия 145:4).
Шулай итеп, үлгән кешеләр уйламый да, эшләми дә. Алар бернәрсә дә белми. Алар сине күрә дә, ишетә дә һәм синең белән сөйләшә дә алмый. Алар сиңа ярдәм дә итә алмый һәм зыян да китерә алмый. Үлгән кешеләрдән курыкма. Әмма кеше үлгәндә аның «рухы чыга» дигән сүзләрне ничек аңларга?
Рух «Аллаһы Тәгаләгә... кайтыр»
Изге Язмаларда кеше үлгәндә, «Аллаһы Тәгалә биргән рух кире» аңа кайта дип әйтелә (Вәгазьче 12:7). Бу сүзләр рух Галәм аша Аллаһы янына оча дигәнне аңлатамы? Юк! Изге Язмаларда «кайта» дип әйтелсә дә, бу нәрсәдер бер урыннан икенче урынга күчә дигәнне аңлатмый әле. Мәсәлән, тугры калмаган исраиллеләргә болай дип әйтелгән булган: «Миңа кайтыгыз һәм мин дә сезгә кайтырмын,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (Малахий 3:7, ЯД). Исраиллеләр өчен Йәһвәгә «кайту» бу — явыз эшләрне калдыру һәм яңадан Аллаһының тәкъва нормалары буенча яши башлау дигәнне аңлаткан. Ә Йәһвә, исраиллеләргә үз илтифатын кабат күрсәтеп, алар янына «кайтыр» иде. Бу ике очракта «кайту» дигән сүз бер урыннан икечесенә күчү түгел, ә мөнәсәбәтне үзгәртү дигән мәгънә йөртә.
Нәкъ шулай ук кеше үлгәч, рух Аллаһыга «кире» кайта дигән сүзләр рухның җирдән күккә күчүен аңлатмый. Рух — бу яшәү бирүче көч икәнен исегезгә төшерегез. Яшәү бирүче көч кешене калдырса, аны кешегә Аллаһы гына кайтара ала. Шулай итеп, рух Аллаһыга кире кайта дигән сүзләр үлгән кешенең киләчәк тормышка өмете тулысынча Аллаһыга бәйле икәнен күрсәтә.
Инҗилдә, Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә, Гайсә үлеме турында әйтелгән сүзләргә игътибар итегез: «Гайсә каты тавыш белән: „Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам“,— дип кычкырды һәм шуны әйткәннән соң җан бирде» (Лүк 23:46). Гайсәнең рухы чыкканнан соң, рух күккә кайтмаган. Гайсә өченче көнгә генә үлемнән терелтелгән булган. Һәм ул күккә күтәрелгәнче, тагын 40 көн үткән (Рәсүлләр 1:3, 9). Ә үлгәндә, Гайсә үз рухын Атасы кулына тапшырган, ул Йәһвә аңа тормышын кире кайтарырга сәләтле икәненә бер дә шикләнмәгән.
Әйе, Аллаһы гына кешене терелтә ала (Мәдхия 103:30). Һәм бу искиткеч киләчәккә өмет бирә!
Нык өмет
Инҗилдә: «Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дип әйтелә (Яхъя 5:28, 29). Әйе, Гайсә Мәсих вәгъдә биргән: Йәһвә Аллаһының хәтерендәге бар кешеләр терелтелгән булачак. Кеше үлеме турындагы кайгылы хәбәрләр урынына терелтелгән кешеләр турында шатлыклы хәбәрләр яңгыраячак! Үлем йокысыннан уянып торган якыннарыбызны каршы алу зур шатлык китерәчәк!
Аллаһының бу вәгъдәсе турында күбрәк белергә теләр идегезме? Алайса, аста китерелгән берәр адрес буенча языгыз һәм «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә...» дигән брошюраны сорагыз.