Салымнарны түләргә кирәкме?
Салымнарны түләргә кирәкме?
САЛЫМНАР түләү кемгә ошасын! Күпләр үзләре түләгән акча дөрес кулланылмый яисә алар кемнеңдер кесәсенә бара дип уйлый. Әмма кайбер кешеләр башка сәбәпләрдән чыгып салым түләми. Мәсәлән, Якын Көнчыгыштагы бер шәһәрнең яшәүчеләре салым түләмәүләрен болай дип аңлата: «Без балаларыбызны үтерүче пулялар өчен акча бирмәбез».
Андый караш яңа түгел. Һиндстан лидеры Мохандас Ганди салым түләүгә карата карашын болай дип аңлаткан: «Хәрби көчләре булган хөкүмәткә турыдан-туры я башкача булышлык итүче кеше гөнаһ кылуда гаепле була. Андый хөкүмәткә салым түләүче һәркем — яшьме ул, олы яшьтәме — гөнаһ кыла».
XIX гасыр фәлсәфәчесе Генри Дейвид Торо да салым түләүдән баш тарткан, чөнки алар сугышка киткән чыгымнарны каплаган. Үз карашын ул болай дип аңлаткан: «Кеше, хөкүмәтне тыңлар өчен, бер мизгелгә булса да үз вөҗданыннан баш тартырга тиеш икән, ул чакта андый вөҗдан ник кирәк соң?»
Бу мәсьәлә мәсихчеләргә дә кагыла. Чөнки, Изге Язмалар буенча, без нәрсә генә эшләсәк тә, вөҗданыбызны саф килеш сакларга тиеш (2 Тимутигә 1:3). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, хөкүмәтләрнең салым җыярга хокукы бар. Анда болай дип әйтелә: «Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын, чөнки Аллаһыдан булмаган хакимлек юк. Аллаһы гамәлдәге хакимлекләрне төрле урыннарга урнаштырган. Шуның өчен сез җәза алудан куркып кына түгел, ә вөҗдан кушуы буенча да буйсынып яшәргә тиеш. Шуңа күрә сез салым түлисез дә инде. Алар бит башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре һәм бу эшләрен өзлексез башкарып торалар. Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым — салым» (Римлыларга 13:1, 5—7).
Шуңа күрә беренче гасыр мәсихчеләре, салымнарның зур өлеше хәрби максатлар өчен кулланылган булса да, салымнарны түләгән. Бүгенге Йәһвә Шаһитләре дә шундый ук карашта тора *. Ни өчен? Салым түләү таләп ителгәндә, мәсихче үз вөҗданын тыңларга тиешме?
Салымнар һәм вөҗдан
Салымнарның зур өлеше хәрби максат өчен кулланылган булса да, беренче гасыр мәсихчеләре салымнарны түләгән. Ганди белән Торо исә, вөҗданнарын тыңлап, салым түләүдән баш тарткан.
Игътибар итегез, мәсихчеләр Римлыларга, 13 нче бүлектәге әмерне җәзадан курыкканга гына түгел, ә вөҗдан кушуы буенча үтәгәннәр (Римлыларга 13:5). Әйе, салымнар кайбер ярамаган эшләр өчен кулланылса да, вөҗданнары мәсихчеләргә салым түләргә куша. Моны аңлар өчен, вөҗданның ничек эш иткәнен белергә кирәк.
Торо әйтүенчә, һәрберебезнең вөҗданы бар. Ләкин кайвакыт ул дөрес эш итмәскә мөмкин. Аллаһы безне хупласын өчен, безгә үз вөҗданыбызны аның әхлакый нормалары буенча өйрәтергә кирәк. Без фикер йөртүебезне һәм карашларыбызны Аллаһыныкына туры китерергә тиеш. Чөнки аның уй-фикерләре безнекеннән күпкә югарырак (Зәбур 19:7). Кеше хөкүмәтләренә карата карашыбыз турында да шуны ук әйтеп була. Аллаһының хөкүмәтләргә карата карашы нинди?
Игътибар итегез, Паул хөкүмәтләрне «башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре» дип атаган (Римлыларга 13:6). Бу нәрсә дигән сүз? Бу шуны аңлата: алар илдә тәртип булсын өчен кайгырта һәм җәмгыять өчен төрле хезмәтләр оештыра. Хәтта иң ришвәтчел идарәчеләр дә почта, уку йортлары эшләсен дип кайгырта, янгыннан һәм җинаятьчелектән яклар өчен чаралар күрә. Аллаһы кеше хөкүмәтләренең кимчелекләрен белсә дә, аларның булуын рөхсәт итә һәм безгә хөрмәт йөзеннән салым түләргә куша.
Әмма кешеләр мәңге идарә итмәячәк. Аллаһының ихтыяры буенча, аның күктәге Патшалыгы тиздән җирдәге бар хөкүмәтләрне алыштырачак һәм гасырлар буе китерелгән зыянны юк итәчәк (Даниял 2:44, Маттай 6:10). Ә әлегә Аллаһы мәсихчеләрдән салым түләүне һәм хөкүмәтләргә буйсынуны таләп итә.
Сез дә, Ганди кебек, сугыш өчен кулланылган салымнарны түләү — гөнаһ дип саныйсызмы? Бер мисал карап чыгыйк. Тау башына менгәч, тау итәгендә булганны күрү җиңелрәк. Нәкъ шулай ук Аллаһы да, барыбыздан югарырак булганга, булган хәлне күпкә яхшырак күрә. Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә болай дигән: «Күкләр җирдән никадәр югарырак булса, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан, уйларым да, сезнең уйларыгыздан шулкадәр югарырак» (Ишагыя 55:8, 9).
Хөкүмәтләр абсолют хакимлеккә ияме?
Изге Язмалар салым түләргә кушса да, бу хөкүмәтләрнең абсолют хакимлеккә ия булуын аңлатмый. Бер тапкыр Гайсәдән, Рим хөкүмәтенә салым түләү дөресме, дип сораганнар. Гайсә болай дип җавап биргән: «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын — Аллаһыга бирегез» (Марк 12:13—17).
Шулай итеп, Гайсә шуны күрсәткән: кеше хөкүмәтләренең хакимлеге чикле. Кайсар, ягъни хөкүмәтләр, акча җитештерә һәм акчаның бәясен билгели. Шуңа күрә, Аллаһы карашы буенча, идарәчеләр бу акчаның салым рәвешендә кайтарылуын таләп итәргә хокуклы. Әмма, Гайсә күрсәткәнчә, без кешеләргә «Аллаһыныкын», ягъни тормышыбызны һәм гыйбадәтебезне, бирә алмыйбыз. Кешеләрнең законнары һәм таләпләре Аллаһыныкына каршы килгәндә, «без кешеләргә түгел, ә иң элек Хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:29).
Әлбәттә, кайвакыт салымнар дөрес кулланылмаска мөмкин. Бу кайбер мәсихчеләрне борчыса да, алар хөкүмәт эшләренә тыкшынмый һәм, салым түләүдән баш тартып, аңа каршы чыкмый. Югыйсә, мәсихчеләр Аллаһы бар проблемаларны хәл итә ала икәненә ышанмауларын күрсәтер иде. Әмма алар Аллаһы Патшалыгының бар проблемаларны тиздән хәл итәчәген сабырлык белән көтә. Бу Патшалыкның Патшасы Гайсә Мәсих: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36).
Изге Язмалар буенча яшәү файда китерә
Изге Язмалардагы салымнар түләүгә кагылышлы принциплар буенча яшәү күп файда китерә. Салымнар түләсәгез, сезгә җәзадан куркасы булмас (Римлыларга 13:3—5). Ә иң мөһиме — сез Аллаһы алдында саф вөҗданга ия булырсыз һәм үз тәртибегез белән аны данларсыз. Әлбәттә, салым түләп, сез күпмедер акчаны югалтырсыз, әмма Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгыртырга вәгъдә итә. Давыт пәйгамбәр болай дип язган: «Мин яшь идем һәм менә картайдым. Ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәбур 37:25).
Изге Язмалардагы салым түләүгә кагылышлы принципны аңлау һәм аның буенча эш итү сезгә җан тынычлыгы бирәчәк. Хөкүмәтләр сез түләгән салымны ничек кенә кулланмасын, сез моның өчен җаваплы түгел. Әйтик, сез фатир өчен акча түлисез ди. Фатир хуҗасы аны ничек теләсә шулай куллана ала, һәм сез моның өчен җаваплы түгел. Көньяк Европада яшәүче Стельвио еллар буе үз илендә сәяси үзгәрешләр хакына көрәшкән. Әмма соңрак Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның карашы үзгәргән. Ул болай дип сөйли: «Мин шуны аңладым, кешеләр җир йөзендә гаделлек, тынычлык һәм бердәмлек урнаштыра алмый. Аллаһы Патшалыгы гына җәмгыятьне яхшы якка үзгәртә ала».
Стельвио кебек, сез дә «Аллаһыныкын — Аллаһыга бирсәгез», искиткеч вәгъдәләрнең тормышка ашачагын күрерсез. Тиздән Аллаһы бөтен җир йөзендә гаделлек урнаштырачак һәм кеше хөкүмәтләре китергән бар зыянны юк итәчәк.
[Искәрмә]
^ 6 абз. Йәһвә Шаһитләренең салым түләүләре турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 февраль, 22 нче бит, 15 нче абзацны һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1996 ел, 1 май, 16 нчы бит, 7 нче абзацны карагыз.
[Өстәмә текст]
Аллаһының уй-фикерләре безнекеннән югарырак булганга, без үз карашыбызны аныкына туры китерергә тиеш
[Өстәмә текст]
Салымнар түләп, мәсихчеләр Аллаһы алдында саф вөҗданга ия була һәм Аллаһының үзләре турында кайгыртачагына ышана
[Иллюстрацияләр]
«Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын — Аллаһыга бирегез»
[Чыганак]
Copyright British Museum