Төп мәгълуматка күчү

5 НЧЕ БҮЛЕК

Магия һәм сихерчелек турында хакыйкать

Магия һәм сихерчелек турында хакыйкать

1. Магия һәм сихерчелеккә ышану никадәр киң таралган?

«АФРИКАДА сөйләшүне убырлы карчыклар бармы-юкмы дигән сорау белән башлау мәгънәсез. Чөнки анда яшәүче күпчелек кеше өчен сихерчелек — тормышның аерылгысыз өлеше» («African Traditional Religion» китабы). Магия һәм сихерчелеккә укымышсыз кешеләр дә, югары белемле кешеләр дә ышана. Мөселман һәм христиан диннәрендәге җитәкчеләр шулай ук моңа ышана.

2. Киң таралган ышану буенча, сихри көч кайдан килә?

2 Африкадагы күп кенә кеше сихри көчнең барлыгына ышана. Алар уйлавынча, бу көч Аллаһыдан килә һәм аны рухлар һәм үлгән бабалар куллана ала. Ә кайбер кешеләр бу көчне яхшылык кылыр өчен (ак магия) я явызлык кылыр өчен (кара магия) куллана.

3. Кара магия нәрсә ул һәм, күпләр уйлавынча, ул нинди көчкә ия?

3 Кара магия дошманнарга каршы кулланыла. Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләр, кешеләргә һөҗүм итәр өчен, ярканатларны, кошлар, чебеннәр я башка хайваннарны җибәрә ала, дип санала. Күпләр уйлавынча, сугышуларның, балага узмау, чир-авырулар һәм хәтта үлемнең сәбәбе — шулай ук кара магия.

4. Күпләр убырлы карчыклар турында нәрсә уйлый? Элек убырлы карчыклар булган кешеләр нинди эшләре турында сөйләгән?

4 Убырлы карчыкларның эшләре дә кара магия белән тыгыз бәйле. Кеше сүзе буенча, убырлы карчыклар төнлә, үз тәннәрен калдырып, очып китә дә башка убырлы карчыклар белән очраша я үз корбаннарын ашый. Аларның тәннәре караватларында йоклап кала. Шуңа күрә андый әкиятләр үзләренең сөйләүләре белән генә раслана. Мәсәлән, Африканың бер журналында элек убырлы карчыклар булган кешеләрнең (башлыча яшүсмер кызларның) сүзләре китерелә: «мин, юл һәлакәтләрен ясатып, 150 кешене үтердем»; «мин биш баланың каннарын суырып, аларны үтердем»; «мин өч егетемне, алар мине ташлаганга, үтердем».

5. Ак магия нәрсә ул һәм аны ничек кулланалар?

5 Ак магия исә явызлыктан яклый дип ышаналар. Ак магия белән шөгыльләнүчеләр тылсымлы балдаклар һәм беләзекләр киеп йөри. Алар үзләрен яклый торган дарулар эчә я тәннәренә сөртә. Өйләрендә алар яклаучы дип саналган әйберләрне качырып куя. Алар шулай ук Коръәннән я Изге Язмалардан алынган язулар булган бөтиләргә ышана.

Ялган һәм алдау

6. Борынгы заманда Шайтан һәм аның җеннәре нәрсә эшләгән һәм без аларның көченә ничек карарга тиеш?

6 Билгеле, Шайтан һәм аның җеннәре — кешеләрнең куркыныч дошманнары. Алар кешеләрнең акылларына һәм тормышларына тәэсир итә. Ә борынгы заманда алар, хәтта кайбер кешеләр я хайваннар эченә кереп, алар белән җитәкчелек иткән (Маттай 12:43—45). Без алар көчсез дип уйларга тиеш түгел, әмма шул ук вакытта алардан куркып калтыранырга да кирәкми.

7. Шайтан безне нәрсәгә ышандырырга тырыша һәм моны нинди мисал белән сурәтләп була?

7 Шайтан — оста алдакчы. Ул үз көчен күпертеп күрсәтергә тырыша. Моны бер мисал белән аңлатып була. Африканың бер илендә күптән түгел булган бәрелешләрдә солдатлар каты тавыш чыгара торган җиһаз кулланган. Сугыш алдыннан алар, аны кабызып, авыр артиллерия һәм ату тавышларын уйнаткан. Шулай эшләп, алар дошманнарын, имеш аларның армиясе куәтле һәм яхшы коралланган дип уйландырып, куркытырга теләгән. Шайтан да кешеләрне аның көче чиксез икәненә ышандырырга тырыша. Аның максаты — кешеләрне, куркытып, Йәһвәнең түгел, ә үзенең ихтыярын үтәргә котырту. Әйдәгез, Шайтан тараткан өч ялганны карап чыгыйк.

8. Шайтан тараткан ялганнарның берсе нинди?

8 Шайтан тараткан ялганнарның берсе: бар начар нәрсәләр очраклы рәвештә түгел, ә сихри көч аркасында була. Әйтик, бала маляриядән үлгән ди. Аның әнисе малярияне черкиләр тарата икәнен белә, ләкин ул шулай ук кемдер, сихерчелекне кулланып, черкине аның баласын тешләргә җибәргән дип уйларга мөмкин.

Кайчак начар нәрсәләр очраклы рәвештә генә була

9. Изге Язмаларда бөтен авырлыкларның Шайтаннан килмәгәне ничек күрсәтелә?

9 Шайтан чыннан да кайбер авырлыклар тудырса да, бөтен авырлыклар аңардан килә дигән фикер дөрес түгел. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми, зирәкләр һәрвакытта да икмәккә ия булмый, акыл ияләре һәрчакта да байлыкка ирешми, белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11). Берәр йөгерүче, башкалардан җитезрәк булса да, җиңмәскә дә мөмкин, чөнки ул очраклы хәлгә эләгә ала. Мәсәлән, абынып егылырга я мускулын тарттырырга мөмкин. Һәрбер кеше белән андый хәл була ала. Әмма һәрбер андый очракта Шайтан я сихерче гаепле дип әйтеп булмый. Андый очраклар очраклы гына.

10. Убырлы карчыклар турында нәрсә сөйлиләр, әмма без бу ялган икәнен кайдан беләбез?

10 Шайтан тараткан ялганнарның икенчесе убырлы карчыкларга кагыла. Имеш, убырлы карчыклар, төнлә үзенең физик тәннәрен калдырып, башка убырлы карчыклар белән очраша, үз корбанын ашый я канын суыра. Уйлап карагыз: әгәр дә убырлы карчыклар шулай эшли ала икән, аларның тәннәреннән кем чыга соң? Белгәнебезчә, җан ул — шәхестән аерыла торган нәрсә түгел, ә шәхес үзе. Моннан тыш, рух — яшәү көче, әмма ул тәннән аерым эш итә алмый.

Убырлы карчыклар үз тәннәрен калдыра алмый

11. Ни өчен убырлы карчыклар үз тәннәрен калдыра алмый?

11 Чынбарлыкта җан да, рух та яхшылык кылыр өчен я явызлык кылыр өчен тәнне калдыра алмый. Шуңа күрә убырлы карчыклар да үз тәннәрен калдырмый. Алар кайбер явыз эшләрне кыла дип сөйләсә дә я уйласа да, чынлыкта моны эшләми.

12. Шайтан кешеләрне булмаган нәрсәгә ничек ышандыра?

12 Убырлы карчыкларның сөйләүләрен ничек аңлатып була? Шайтан кешеләрне булмаган нәрсәгә ышанырга мәҗбүр итә ала. Мәсәлән, ул кешеләргә күренешләр аша булмаган нәрсәләрне күрсәтә һәм ишеттерә ала. Шулай итеп Шайтан кешеләрне Йәһвәдән читләштерергә тырыша һәм Изге Язмалар ялгыша дип уйларга этәрә.

13. а) Ак магия — яхшы нәрсәме? ә) Изге Язмаларда сихерчелек турында нәрсә әйтелә?

13 Өченче ялган шундый: ак магия — кара магиянең капма-каршысы, ул яхшы магия. Изге Язмалар буенча, кара һәм ак магия арасында аерма юк. Аллаһы сихерчелекнең бар төрләрен хөкем итә. Ул Исраил халкына спиритизмга һәм аның белән шөгыльләнүчеләргә кагылышлы кануннар биргән. Аларның кайберләрен карап чыгыйк.

  • «Сихерчелек кылма» (Левилеләр 19:26).

  • «Рухлар чакыручы я күрәзәче булган һәр ир-ат я хатын-кыз, һичшиксез, үтерелергә тиеш» (Левилеләр 20:27).

  • «Синең араңда... күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын» (Канун 18:10—14).

14. Ни өчен Йәһвә сихерчелекне тыючы кануннар биргән?

14 Бу кануннардан ап-ачык күренә: Аллаһы үз халкының сихерчелек белән шөгыльләнүен теләми. Йәһвә бу кануннарны үз халкын яратканга биргән. Ул үз хезмәтчеләренең куркудан, хорафатлардан һәм җеннәр җәберләвеннән азат булуларын теләгән.

15. Изге Язмаларда Йәһвәнең Шайтаннан күпкә кодрәтлерәк икәнлеге ничек күрсәтелә?

15 Изге Язмаларда җеннәрнең нәрсә эшли алганнары я эшли алмаганнары турында җентекләп әйтелми. Әмма анда Йәһвә Аллаһының Шайтаннан һәм аның җеннәреннән күпкә кодрәтлерәк булуы күрсәтелә. Йәһвә Шайтанны күкләрдән бәреп төшергән (Ачылыш 12:9). Шулай ук менә нәрсәгә игътибар итегез: Шайтан, Әюпне сынар өчен, Йәһвәдән рөхсәт сораган һәм Аллаһының Әюпне үтермәскә боерыгына буйсынган (Әюп 2:4—6).

16. Без кемнән яклау эзләргә тиеш?

16 Гыйбрәтле сүзләр 18:10 да болай дип әйтелә: «Йәһвәнең исеме — нык манара. Тәкъва кеше анда качып, яклау таба». Шуңа күрә якланыр өчен, безгә Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһының хезмәтчеләре, үзләрен Шайтан белән җеннәрнең явыз эшләреннән яклар өчен, махсус чаралар күрми я яклаучы дару эчми. Алар сихерчеләрдән курыкмый, чөнки алар Изге Язмаларда әйтелгәннәргә ышана. Ә анда болай диелә: «Йәһвә, үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен, бөтен җир йөзен күздән кичерә» (2 Елъязма 16:9).

17. Ягъкуб 4:7 дәге сүзләр безне нәрсәгә ышандыра, әмма без нәрсә эшләргә тиеш?

17 Сез дә Йәһвәгә хезмәт итәсез икән, аның яклавына ышана аласыз. Ягъкуб 4:7 дә болай диелә: «Аллаһыга буйсыныгыз, ә Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар». Сез хак Аллаһыга буйсынасыз икән, ул сезне һичшиксез яклаячак.