Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен тормышта проблемалар шулкадәр күп?

Ни өчен тормышта проблемалар шулкадәр күп?

«Патшалык турында хәбәр» № 34

Ни өчен тормышта проблемалар шулкадәр күп?

Оҗмахта тыныч тормыш мөмкинме?

ҖИТДИ ПРОБЛЕМАЛАР КИСКЕНЛӘШӘ. НИ ӨЧЕН?

Кешеләр һәрвакыт проблемаларга очраган. Күп кешеләр хәзерге заман техникасы җитди проблемаларны хәл итә ала, дип уйласалар да, алар, киресенчә, кискенләшә.

Җинаятьчелек: Урамда яки хәтта үз өендә булуга карамастан, бик азлар үзен куркынычсыз хис итә. Бер ел эчендә бер Европа илендә һәр өченче кеше диярлек җинаять корбаны булды.

Экология: Атмосфераны, туфракны һәм суны пычрату зурайганнан зураеп колач ала. Үсеп килүче илләрдә халыкның дүрттән беренең чиста судан файдалану мөмкинлеге юк.

Ярлылык: Бүгенге көндә кайчан да булса элеккегә караганда ярлы һәм ач кешеләр дөньяда шактый күп. Кайбер илләрдә халыкның 90 проценттан артыгы хәерчелектә яши; планетаның барлык эшкә яраклы халкының 30 проценты, ягъни якынча 800 миллион кеше, — эшсез яисә аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек эшләре юк, — һәм бу сан үсә.

Ачлык: Бәлки, синең үзеңдә азык җитәрлек булса да, миллионлаган кешеләр ачлы-туклы яши, һәм аларның саны арта. Ел саен үсеш ягыннан артта калган илләрдә ким дигәндә 13 миллион кеше, нигездә балалар, ачлыктан үлә.

Сугышлар: Йөзләрчә мең кеше күптән түгел булган этник конфликтлар барышында үтерелде. Ә ХХ гасыр сугышларында һәлак булучыларның саны йөзләрчә миллионнардан күп тапкыр артып китә.

Башка проблемалар: Югарыда санап чыкканнарга тагын да күбрәк гаиләләрнең таркалуын, ялгыз аналар һәм йорт-җирсезләрнең саны артуын, наркоманиянең киң таралуын, әхлаксызлыкның куркыныч күләмнәр алуын да өстә. Һәм чыннан да Америка Кушма Штатларының министрлар кабинетының элекке әгъзасының фикере дөрес: «Цивилизациянең таркалыш хәленә килгәненә... бүген билгеләр шулкадәр күп». 30 ел эчендә Кушма Штатларның халкы 41 процентка арткан чакта, җинаятьчелек кинәт 560 процентка күтәрелде, никахтан тыш дөньяга туган балалар — 400 процентка, аерылышулар саны — 300 процентка, ә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салуларның саны 200 процентны арттырып җибәрде. Моңа охшаш хәлләр башка илләрдә дә күзәтелә.

Проблемалар ни өчен кискенләшә?

Бу сорауга җавапны безнең Барлыкка Китерүче бирә. Бу борчулы заман аның Сүзендә «соңгы көннәр»,— «авыр вакытлар» башланган чор, дип атала (2 Тимофейга 3:1). Ләкин нәрсәнең соңгы көннәре? Изге Язмалар «бу дөньяның ахыры» турында әйтә (Матфейның 24:3; «Каноник инҗилләр», В.Н.Кузнецова тәрҗемәсе).

Безнең вакытның үсүче проблемалары бу әйберләр системасының, ә шулай ук явызлыкның һәм аның өчен җаваплы булганнарның ахыры якын икәнлегенә ачык дәлилләр китерә (Матфейның 24:3—14; 2 Тимофейга 3:1—5; Ачыш 12:7—12). Алла тиздән эш итә башлар һәм бүгенге проблемаларны тулысынча хәл итү турында кайгыртыр (Иеремия 25:31—33; Ачыш 19:11—21).

БУ ДӨНЬЯНЫҢ ДИННӘРЕ ТУЛЫ УҢЫШСЫЗЛЫК КИЧЕРӘ

Бу дөньяның дини системалары, бүгенге проблемаларны чишәргә ярдәм итү урынына, аларны бары тик кискенләштерә генә. Сугышлар вакытында миллионлаган кешеләр үзләренең үк дини кардәшләренең канын коя, католиклар католикларны үтерәләр, протестантлар — протестантларны. Күптән түгел Руандада йөзләрчә мең кешеләр бер—берсен үтерделәр, һәм бу күпчелек католиклар динен тоткан илдә! (Сул яктагы фоторәсемне кара).

Гайсә, винтовка яки кылыч белән коралланып, сугышка барыр идеме, һәм үзенең шәкертләрен башка милләттән булганнары өчен аларны үтерер идеме? Әлбәттә, юк! Изге Язмаларда: «Алланы яратучы үзенең кардәшен дә яратсын», — дип әйтелгән (1 Яхьянең 4:20, 21). Бу дөньяның диннәре шулай эшләмиләр. «Алар Алланы беләбез, дип әйтәләр; ә эшләре белән ваз кичәләр» (Титка 1:16).

Моннан тыш, бу дөньяның диннәре, бөтен дөньяда әхлаксызлыкны гадәттән тыш җәелдерергә булышып, Изге Язмаларда язылган әхлак нормаларын чынында якламыйлар.

Гайсә ялган динне чыннан «җимешләре», ягъни аның тарафдарларының эшләре буенча аерып була, дигән. Гайсә шулай ук: «Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар», — дигән (Матфейның 7:15—20). Начар җимеш биргән дингә юк ителү яный, Алла Сүзе бездә андый диннән читтә тору теләге тудыра (Ачыш 18:4).

Чын дин өстенлек ала

Чын дин «яхшы жимешләр... бирә», һәм аеруча — мәхәббәт (Матфейның 7:17; Яхьянең 13:34,35). Нинди халыкара берләшкән христиан бердәмлеге чыннан да андый мәхәббәт күрсәтә? Һәм кем, үзенең дини кардәшләрен генә түгел, әмма шулай ук бүтән кешеләрне дә үтерүдән баш тарта? (1 Яхьянең 3:10—12).

Яһвә Шаһитләре шундый «яхшы җимешләр» бирүләре белән билгеле. Бөтен җир шарында, 230 дан артык илдә, алар ‘үзләренең кылычларын яңадан чүкеп сабан ясадылар’ (Исаия 2:4). Үзләренең кешеләрне яратуларын алар Христосның Алла Патшалыгы турында «яхшы хәбәрне» бөтен дөньяга вәгазьләү күрсәтмәсенә буйсынулары белән дә таныталар (Матфейның 24:14, «Яхшы хәбәр»). Алар шулай ук Изге Язмалар өйрәткән әхлаклылыкның югары кагыйдәләрен кулланалар һәм анда нык торалар (1 Коринфлыларга 6:9—11).

Чын дин өстенлек ала. Ул халыкларны кешелек проблемаларын тик Ул гына хәл итә ала торганга юнәлтә. Тиздән Ул бар җирдә өр-яңа дөнья булдыра. Ләкин сүз кем турында бара? (Рәхим итеп соңгы биткә игътибар ит).

ОҖМАХТА ТЫНЫЧ ТОРМЫШ ҺИЧШИКСЕЗ КИЛЕП ҖИТӘЧӘК

Әгәр дә кешеләрне борчыган барлык проблемаларны хәл итү синең көчеңнән килсә, син шуны эшләр идеңме? Әлбәттә! Кешелек проблемаларын хәл итәргә кирәк булган бердәнбер көч һәм акыл иясе — безне яратучы Барлыкка Китерүчебез боларны эшләмәс, дип уйларга мөмкинме?

Изге Язмаларда Алла үзенең Гайсә Христос җитәкчелегендәге күк хөкүмәтен кешеләрнең эшләренә катнашыр өчен кулланыр, дип әйтелә. Бу хөкүмәт җирдә яшәп килүче бозык хөкүмәтләрне «тар—мар итәр» (Даниил 2:44; Матфейның 6:9,10). Ләкин ни өчен? Аллага мөрәҗәгать иткәндә: «Сине, Кемнең исеме Яһвә, Бер Үзеңне бөтен җир өстендә бөек икәнеңне белсеннәр», — дип җавап бирә мәдхия җырлаучы (Мәдхия 82:19, Псалтирь, Г.П.Павский тәрҗемәсе). Әмма бу дөньяның ахырын баштан кичерүчеләр булырмы? Изге Язмаларда: «Дөнья узып бара... Алланың ихтыярын үтәүче мәңге яшәр», — дип әйтелә (1 Яхьянең 2:17). Ә бу коткарылган кешеләр кайда мәңге яшәрләр соң? «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр», — дип җавап бирә Изге Язмалар (Мәдхия 36:9—11,29; Гыйбрәтле хикәя 2:21,22).

Алланың яңа дөньясында «үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде» (Ачыш 21:4). Моннан соң җинаятьчелек, хәерчелек, ачлык, авырулар, кайгы һәм үлем булмаячак! Хәтта үлгәннәр дә яңадан яшәячәк бит! «Үлеләрне терелтү булачак» (Ап. эшләре 24:15). Җир үзе дә чын мәгънәдә оҗмахка әйләндерелгән булачак (Исаия 35:1,2; Луканың 23:43). Алланың яңа дөньясындагы тормышы белән рәхәтләнү мөмкинлеге алу өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? Гайсә: «Мәңгелек тормыш шулдыр: алар Сине — бердәнбер хакыйкый Алланы һәм Син җибәргән Гайсә Христосны танысыннар», — дигән (Яхьянең 17:3). Бөтен дөньяда миллионлаган саф күңелле кешеләр шундый белем ала. Һәм шул рәвешле алар бүгенге көндә күп санлы шәхси проблемаларын җиңеп чыгу мөмкинлеге алалар; ләкин иң әһәмиятлесе — бу белем кешеләргә алар җиңеп чыгарга көчләреннән килмәгән проблемаларның Алланың яңа дөньясында бөтенләй юк ителәчәгенә тулы ышаныч бирә.

[Рөхсәте белән]

WHO photo by P. Almasy

[Рөхсәте белән]

Jerden Bouman/Sipa Press