Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?
Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?
Изге Язмаларны ни өчен укырга кирәк?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ башка бернинди китап белән дә чагыштырмаслык — анда Алланың ярату белән тулы җитәкчелеге бар (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Әгәр сез Изге Язмалар киңәшләрен кулланып яшәсәгез, бу сезгә зур файда китерәчәк. Аллага карата сезнең яратуыгыз үсәчәк һәм «Бар яхшылыкның һәм һәрбер камил бүләкнең» Бүләк Итүчесе белән, сез якыная алырсыз (Ягъкуб 1:17). Аңа догада ничек мөрәҗәгать итәргә икәнен белерсез, ә сезнең өчен авыр вакытлар килгәндә сезгә аның ярдәме сизелер. Әгәр дә сез үз тормышыгызны Изге Язмаларда әйтелгән нормаларга туры китереп яши башласагыз, Алла сезгә мәңгелек тормыш бүләк итәчәк (Римлыларга 6:23).
Изге Язмаларда бик күп мәсьәләрне ачыкларга ярдәм итүче хакыйкатьләр бар. Миллионлаган кешеләрне, аларны яулап алган дин сөременнән, Изге Язмаларның белеме азат итә. Мәсәлән, җан турында хакыйкатьне белсәк, без үлгән кешеләр безгә зыян китәрә ала яки безнең үлгән якыннарыбыз җәфа чигәләр дигән куркудан котылачакбыз (Йәзәкил 18:4). Изге Язмаларның терелтеп торгызылу турындагы тәгълиматы үз якыннарын югалткан кешеләргә юаныч бирә (Яхъя 11:25). Ә явыз фәрештәләр турында дөреслекне белүебез, безгә спиритизм белән бәйле булган хәвеф-хәтәрләрдән сакланып калырга һәм җир өстендә газапларның нигә шул хәтле күп булуын аңларга ярдәм итә.
Изге Язмаларда язылган Алланың принциплары безнең физик сәламәтлегебезгә ярдәм итүче яшәү рәвешен алып барырга өйрәтә. Әйтик, «гадәтләрдә уртача булу», безгә яхшы сәламәтлекне сакларга булыша (1 Тимутегә 3:2). «Үзебезне тәнне һәм рухны пычратучы барлык нәрсәдән сафландырып», без үзебезне күп авырулардан саклап калачакбыз (2 Көринтлеләргә 7:1). Изге Язмалардан алынган Алланың киңәшләре бәхетле гаилә тормышына ирешергә һәм кешегә үз кадерен белә башларга булыша (1 Көринтлеләргә 6:18).
Әгәр Алла Сүзен кулланып яшәсәгез, сез тагын да бәхетлерәк кешегә әйләнерсез. Изге Язмалардагы белемнәр тормыштан канәгать булырга, җан тынычлыгы һәм шулай ук өмет табарга ярдәм итә. Моннан тыш, алар безгә үзебездә күңелгә ятышлы миһербанлык, ярату, шатлык, тынычлык, игелеклелек һәм иман кебек сыйфатларны үстерергә булыша (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Эфеслеләргә 4:24, 32). Шул сыйфатлар аркасында без яхшырак ир белән хатын, ата белән ана һәм тыңлаучан балалар була алабыз.
Сезнең кайчан да булса киләчәк турында уйланганыгыз булдымы? Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре буенча, без тарихның иң мөһим чорында яшибез. Изге Язмаларда бүгенге дөньяда хөкем сөрүче шартлар турында гына түгел, анда шулай ук, Алланың озакламый безнең җиребезне искиткеч Оҗмахка әверелдерәчәге турында да алдан ук әйтелгән булган (Изге Язмаларныаңлар өчен ярдәм
Әйтик сез, Изге Язмаларны укый башладыгыз ди, ләкин аны аңлау җиңел эш түгел икәнен ачыклагансыздыр. Бәлкем, сез анда үзегезнең сорауларыгызга җавапны кайсы җиреннән табарга икәнен белмисездер. Әгәр шулай икән борчылмагыз, без барыбыз да Алла Сүзен аңлар өчен ярдәмгә мохтаҗ. Йәһвә Шаһитләре 235 илдә миллионлаган кешеләргә Изге Язмаларны түләүсез өйрәнергә ярдәм итәләр. Алар шатлык белән сезгә дә ярдәм итәргә әзер.
Иң яхшысы, Изге Язмаларны төп тәгълиматларыннан башлап, тәртипкә салып өйрәнү (Еврейләргә 6:1). Шул чакта вакыт узу белән сезгә «каты ризыкны» — тагын да тирәнрәк хакыйкатьләрне кабул итүе җиңелрәк булыр (Еврейләргә 5:14). Иң беренче булып Изге Язмалар өйрәнелә. Ә аңа нигезләнеп бастырылган басмалар, мәсәлән «Алла бездән нәрсә таләп итә?» — дигән брошюра, Изге Язмаларның төрле темаларны ачыклый торган текстларын аңларга ярдәм итәчәк.
Изге Язмаларны яхшырак аңлар өчен, сез һәр атна саенвакыт табарга әзерме?
Изге Язмалар өйрәнүе сезгә уңайлы җирдә һәм сезгә яраклы вакытта үткәрелүе мөмкин. Күп кешеләр үз өйләрендә өйрәнәләр. Кайберәүләр хәтта телефон аша да өйрәнәләр. Укулар мәктәптәгечә түгел, ә һәр кеше белән аерым, сезнең шәхси хәлегезне, белемнәрегез белән сәләтләрегезне күздә тотып үткәрелә. Имтиханнар тапшырырга кирәкми һәм өйрәнүләр өйдә иркен шартларда уза. Мондый өйрәнү барышында, сез үзегезне борчыган сорауларга җавап табарсыз һәм Алла белән ничек якынлашырга икәнлеген белерсез.
Өйрәнүләр өчен акча түләргә кирәкми (Маттай 10:8). Андый өйрәнү бар кешеләргә дә, алар нинди диндә булуларына һәм аларның шәхси ышануларына карамастан тәкъдим ителә. Иң мөһиме, аларда Алла Сүзенә карата белемнәрен үстерергә эчкерсез теләк булырга тиеш.
Өйрәнүдә кем катнаша ала? Сезнең бар гаилә әгъзаларыгыз. Бәлкем, сез чакырабыз дисәгез, дусларыгыз да. Яисә, әгәр дә сез теләсәгез, өйрәнү сезнең белән генә үткәреләчәк.
Күп кешеләр Изге Язмаларны өйрәнер өчен атнага бер сәгать вакыт сарыф итә. Әгәр инде сез бер сәгатьтән артык яки кимрәк вакыт сарыф итә аласыз икән, Шаһитләр сезнең шартларыгыздан чыгып, эш итәргә тырышырлар.
Өйрәнергә чакыру
Без сезгә Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Моны эшләү юлларының берсе — ул түбәндә китерелгән берәр адрес буенча язу. Шаһитләрнең берәрсе сезнең белән өйдә түләүсез Изге Язмаларны өйрәнү алып баруы турында без кайгыртырбыз.
□ Миңа татар телендә «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюраны җибәрегез.
□ Мин өйдә үткәрелә торган түләүсез Изге Язмаларны өйрәнү белән кызыксынам.