Төп мәгълуматка күчү

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Синең дә: «Ни өчен кешеләр шулхәтле күп газап чигә, ни өчен шулхәтле күп кайгы күрә?» — дип сораганың бардыр. Инде элек-электән кешеләр сугышлардан, ачлыктан интегә, төрле бәла-казалардан, җинаятьчелектән, гаделсезлектән җәфалана, авырулар белән үлемнән газап чигә. Бу газаплар аеруча үткән гасырда күп булды. Алар кайчан да булса бетәчәкме?

Әйе. Һәм бу тиздән булачак! Аллаһы Сүзендә, Зәбур китабында, мондый юатучы сүзләр язылган: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр». Мондый тормыш озак булачакмы? «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:10, 11, 29).

Аллаһы явызлыкны һәм газапларны юк иткәч, җир оҗмах булачак. Кешеләрнең сәламәтлеге камил булачак, һәм алар бәхетле тормыш белән мәңге яши алачак. Аллаһы Сүзендә алдан ук мондый сүзләр язылган булган: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Ул яңа дөньяда хәтта үлеләр дә терелтелгән булачак, һәм алар да бәхетле тормышны күрәчәк: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Менә ни өчен Гайсә пәйгамбәр, бер җинаятьче тәүбә итеп аңа иман иткәч, бу җинаятьчегә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дигән вәгъдә биргән (Лүк 23:43).

Ни өчен кешеләр газап чигә?

Әгәр Аллаһы кешелек өчен шундый искиткеч киләчәк ниятләгән икән, ни өчен соң ул газапларны рөхсәт иткән? Ни өчен ул, кешеләрне газаплардан азат итәр өчен, шулхәтле озак бернәрсә эшләми?

Аллаһы Адәм белән Хауваны бар яктан да камил итеп яраткан. Ул аларны оҗмах бакчасына урнаштырган һәм аларга шатлык китерүче эш тапшырган. «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзенең Тәүрат китабында (Яратылыш 1:31). Адәм белән Хаува Аллаһыга тыңлаучан булса, балалары камил булып туар иде. Бөтен җир оҗмах булыр иде, һәм анда кешеләр мәңге бәхетле һәм тыныч яшәрләр иде.

Аллаһы Адәм белән Хаувага гаҗәеп бүләк — ихтыяр иреге биргән. Алар акылсыз робот кебек булмаган. Ләкин бәхетле яшәүләрен дәвам итәр өчен, аларга ихтыяр иреген дөрес кулланырга һәм Аллаһы кануннарын үтәп яшәргә кирәк булган. Аллаһы үзе: «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаһың»,— дип әйтә (Ишагыйя 48:17). Ихтыяр иреген дөрес кулланмау һичшиксез аяныч нәтиҗәләргә китерер иде, чөнки кешеләр Ходайдан бәйсез яшәп уңышлы була алмый: Аллаһы аларны шундый итеп яраткан. «Кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Иремия 10:23).

Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Аллаһыдан бәйсез булып та бәхетле яши алабыз дип уйлаган. Әмма Аллаһы идарәсен кире каккач, алар Ходай ярдәмен һәм, нәтиҗәдә, камиллекләрен дә югалтканнар. Шулай итеп, Адәм белән Хауваның сәламәтлеге начарая башлаган, алар картайган һәм үлгән. Без, Адәм белән Хаува буыныннан булганга, камилсезлек һәм үлем мирас итеп алганбыз (Римлыларга 5:12).

Кемнең хакимлек итәргә хакы бар?

Ни өчен Аллаһы, Адәм белән Хауваны юк итеп, барысын яңадан башлар өчен, яңа ир-ат белән яңа хатын-кыз булдырмаган? Чөнки Аллаһының хакимлеге, ягъни аның хакимлек итәргә хакы, бәхәсле дип игълан ителгән. Мондый сорау күтәрелгән булган: «Кемнең хакимлек итәргә хакы бар һәм кемнең хакимлеге яхшырак?» Ягъни: «Аллаһы кешеләр белән идарә итмәсә, алар яхшырак яшәмәсме?» Моңа ышандырырлык җавап бирер өчен, Аллаһы кешеләргә җитәрлек вакыт биргән, һәм кешеләр Аллаһыдан бәйсез яшәп, сәясәт, җәмгыять, экономика һәм диннең бар төрләрен сынап караганнар.

Моның нәтиҗәсе нинди булган? Кешелек тарихы кайгы-хәсрәт арта икәнен күрсәтә. Соңгы йөз елда кешеләр моңарчы күрелмәгән кайгы-хәсрәт кичергән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында миллионлаган кеше үтерелгән. Ә барлык сугышларда 100 миллионнан артык кеше һәлак булган. Җинаятьләр саны арта, җәбер-золым киң таралган. Наркоманнар дөньяның һәркайсы почмагында бар дип әйтеп була. Җенси юллар аша йога торган чирләр таралуын дәвам итә. Төрле авырулар һәм ачлык аркасында һәр ел дистәләгән миллион кеше үлә. Гаилә тормышының һәм әхлакның бозылуын һәркайсы җирдә күзәтеп була. Бу проблемаларны бернинди дә хөкүмәт чишә алмый. Авыруларны, картлыкны һәм үлемне ничек бетерергә икәнен беркем дә белми.

Кешелекнең мондый хәле Аллаһы Сүзендә алдан ук язылган булган. Анда безнең көннәр бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» дип атала, һәм алар авыр булачак дип әйтелә. Аллаһы Сүзенең Инҗил китабындагы: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә... явызлыкларында тагын да алга китәрләр»,— дигән сүзләрнең үтәлешен без үз күзләребез белән күрәбез (2 Тимутегә 3:1—5, 13).

Тиздән газаплар юк булачак

Кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез яшәп уңышлы булырга тырышулары зур кайгы-хәсрәтләргә генә китергән. Барлык вакыйгалардан мондый бәйсез яшәүнең үз ахырына якынлашканы күренә. Кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез идарә итүләре беркайчан да уңышлы булмаячак — тарих моны ачык итеп күрсәтте. Аллаһы идарәсе генә тынычлык алып килә ала, кешеләрне бәхетле итеп, аларга камил сәламәтлек белән мәңгелек тормыш бирә ала. Әйе, Йәһвә явызлыкны һәм газапларны юк итәргә ниятли. Тиздән Аллаһы, бу бозык дөнья төзелешен тулысынча юк итеп, кешелек тормышын үзгәртәчәк.

Аллаһы Сүзендәге пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Шул патшалыклар [бүгенге хөкүмәтләр] көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык төзиячәк... ул [патшалык] бөтен патшалыкларны [бүгенге хөкүмәтләрне] җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44). Аллаһы Сүзенең төп тәгълиматы шул: Аллаһының күктәге Патшалыгы Йәһвәнең Галәм Хакиме булырга хакы бар икәнен исбат итәчәк. «Соңгы көннәр» турында сөйләгәндә, Гайсә пәйгамбәр: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дигән (Маттай 24:14).

Бу дөнья төзелешенең ахыры килгәч, кем исән калыр? Аллаһы Сүзендә мондый җавап бирелә: «Гаделләр җирдә яшәячәк һәм сафлыкта йөргәннәр анда торачак. Ә явызлар җирдән юк ителгән булачак» (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22). Гаделләр — бу Йәһвә ихтыярын белеп, аны үтәүче кешеләр. «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән Гайсә Мәсих (Яхъя 17:3). Әйе, «дөнья... үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17).