Төп мәгълуматка күчү

Ялган диннең ахыры якын!

Ялган диннең ахыры якын!

«Патшалык турында хәбәр» № 37

Бөтен дөнья өчен хәбәр

Ялган диннең ахыры якын!

▪ Нинди дин ялган?

▪ Ничек ул юк ителәчәк?

▪ Сезгә бу ничек кагыла?

Нинди дин ялган?

Дин хакына башкарылган җинаять эшләре сезне борчыймы? Үзләрен Аллаһы хезмәтчеләре дип атаган, ә үзләре сугышларда, терактларда катнашкан һәм ришвәт алган кешеләрне күргәндә, сез: «Кайда соң дөреслек?» — дип гаҗәпләнәсезме? Ни өчен кешелекнең күп проблемаларында дин гаепле?

Бу явыз эшләр өчен барлык дин түгел, ә ялган дин җаваплы. Бар халыкларда хөрмәт ителгән Гайсә пәйгамбәр ялган дин, «начар агач» кебек, «начар җимеш бирә» дигән (Маттай 7:15—17). Нинди «җимешләр» китерә ялган дин?

Ялган дин...

СУГЫШЛАРДА ҺӘМ СӘЯСӘТТӘ КАТНАША. «Азиядә һәм башка илләрдә,— дип әйтелә бер журналда,— дини җитәкчеләр хакимият өчен көрәшкәндә кешеләрнең дини хисләрен оятсыз куллана». Һәм анда: «Бу дөнья әкрен генә акылдан яза»,— дигән нәтиҗә ясала («Asiaweek»). Кушма Штатлардагы бер күренекле дини җитәкче: «Террористлар кешеләрне үтермәсен өчен, аларның үзләрен үтерергә кирәк»,— дип әйткән. Ничек? «Аллаһы хакына аларның барысын шартлатыгыз»,— дигән ул. Ә Инҗилдә болай диелә: «Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам“,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы» (1 Яхъя 4:20). Гайсә хәтта: «Дошманнарыгызны яратыгыз»,— дигән (Маттай 5:44). Сугышларда катнашмый торган диннәрне әйтә аласызмы?

ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР ТАРАТА. Күпчелек диннәр кешенең күзгә күренми торган ниндидер өлеше — җаны яки рухы бар һәм ул, кеше үлгәч, яшәвен дәвам итә дигән тәгълимат тарата. Шуңа күрә бу диннәрдә үлгән кешенең рухы хакына дога укырга кирәк дип кешеләрдән акча таләп итәләр. Әмма бу тәгълимат Аллаһы Сүзенә каршы килә. «Гөнаһ кылучы җан үләчәк»,— диелә анда (Йәзәкил 18:4). «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәгазьче 9:5). Гайсә үлеләр терелтелгән булачак дип өйрәткән. Әгәр җан үлемсез булса, кешене терелтү кирәк булмас иде (Яхъя 11:11—25). Сез тоткан диндә җан үлми дип өйрәтәләрме?

ӘХЛАКСЫЗЛЫККА ЮЛ КУЯ. Кайбер илләрнең чиркәүләрендә рухани итеп гомосексуалистларны һәм лесбиянкаларны куялар һәм хөкүмәтләрне андый кешеләрне никахлаштырырга өндиләр. Хәтта әхлаксызлыкны хөкем иткән чиркәүләрдә дә балаларны җенси азгынлыкка тарткан дини җитәкчеләрне түзеп торалар. Ә Аллаһы Сүзендә ачыктан-ачык болай дип әйтелә: «Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Җенси азгынлыкка юл куйган диннәрне беләсезме?

Начар җимеш китергән диннәрне нәрсә көтә? «Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар»,— дип кисәткән Гайсә (Маттай 7:19). Әйе, ялган дин тамыры белән юк ителәчәк! Ничек һәм кайчан бу булачак? Бу сорауга җавап Инҗилдә, Ачылыш китабының 17 һәм 18 нче бүлекләрендәге пәйгамбәрлектә бирелә.

Ничек ялган дин юк ителәчәк?

Инҗилдә җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл җанвар өстендә утырган бер фахишә, ягъни уйнашчы хатын сурәтләнә (Ачылыш 17:1—4). Кем бу фахишә? Ул «җир патшаларына» тәэсир итә. Ул куе кызыл киемгә киенгән, хушбуйлар сөрткән һәм бик бай. Өстәвенә аның сихеренә «бөтен халыклар да алданган» (Ачылыш 17:18; 18:12, 13, 23). Изге Язмалар безгә бу фахишә ялган диннең бөтендөнья империясе икәнен аңларга булыша. Фахишә — ул бер дин түгел, ә начар җимеш китергән барлык диннәр.

Фахишә утырган җанвар — бу дөньяның сәяси көчләре, ягъни хөкүмәтләре * (Ачылыш 17:10—13). Ялган дин бу сәяси җанварның өстенә атланып, аның карарларына тәэсир итәргә һәм җанвар белән җитәкчелек итәргә тырыша.

Әмма тиздән гаҗәеп вакыйга булачак. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәне нәфрәт итәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак» (Ачылыш 17:16). Көтмәгәндә бу дөньяның сәяси көчләре ялган дингә ташланып, аны тулысынча юк итәчәкләр! Моңа аларны кем этәрәчәк? «Аллаһы... Үзенең ихтыярын үтәргә аларның йөрәкләренә салачак»,— дип әйтелә Инҗилдә (Ачылыш 17:17). Ялган дин Аллаһы исеме хакына күп явыз эшләр башкарган, һәм моның өчен Аллаһы аны җавапка тартачак. Камил гаделлек күрсәтеп, ул бу фахишәне юк итәр өчен аның сәяси сөяркәләрен кулланачак.

Ялган динне көткән җәзага дучар булырга теләмәсәгез, сез нәрсә эшләргә тиеш? «Минем халкым... аннан чык»,— дип чакыра Аллаһы хәбәрчесе (Ачылыш 18:4). Әйе, ялган диннән хәзер качарга кирәк! Ләкин кайда качарга? Атеист булыргамы? Юк, аларның да киләчәге өметсез (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Хак дингә качарга кирәк. Әмма нинди дин хак?

Нинди дин хак?

Хак дин нинди яхшы җимешләр китерергә тиеш? (Маттай 7:17).

Хак диндә...

ЯРАТУ КҮРСӘТӘЛӘР. Аллаһының чын хезмәтчеләре бу «дөньядан түгел». Алар кешенең милләтенә яки туып-үскән җиренә карап бер-берсен аермый. Алар «бер-берсен ярата» (Яхъя 13:35; 17:16; Рәсүлләр 10:34, 35). Алар имандашларына кул күтәрмәячәк. Алар имандашлары өчен үләргә әзер (1 Яхъя 3:16).

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНӘ ЫШАНАЛАР. Хак диндә «кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә» һәм «йолаларга» түгел, ә Аллаһы Сүзенә — Изге Язмаларга нигезләнгән тәгълиматларга өйрәтәләр (Маттай 15:6—9). Ни өчен? Чөнки «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү... өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:17).

ГАИЛӘЛӘРНЕ НЫГЫТАЛАР ҺӘМ ЮГАРЫ ӘХЛАКЫЙ НОРМАЛАР БУЕНЧА ЯШИЛӘР.

Хак диндә ирләр «үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш» дип өйрәтәләр. Шулай ук хатыннарны үз «ирләрен хөрмәт итәргә», ә балаларны «ата-аналарына... итагать итәргә» дәртләндерәләр (Эфеслеләргә 5:28, 33; 6:1). Өстәвенә, хак диндә җаваплы кардәшләр әхлакый яктан үрнәк булырга тиеш (1 Тимутегә 3:1—10).

Нинди дин бу таләпләргә туры килә? Бер китапта болай дип әйтелә: «Әгәр мөмкин кадәр күбрәк кеше Йәһвә Шаһитләре өйрәткән сүзләргә ышанса һәм алар кебек яшәсә, Холокост булмас иде һәм кешелеккә беркайчан да геноцид янамас иде» («Holocaust Politics», 2001 ел)

Әйе, 235 ил һәм территориядә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларда язылган әхлакый нормалар турында вәгазьли һәм алар буенча яши. Без сезне аларга мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Гыйбадәт кылуыгыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, Йәһвә Шаһитләре сезгә аның таләпләрен белергә ярдәм итәчәк. Озакка сузмагыз. Тиздән ялган дин юк ителәчәк! (Софония 2:2, 3).

Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгән Изге Язмалардагы хәбәр турында күбрәк белергә теләсәгез, аста китерелгән берәр адрес буенча языгыз.

□ Миңа «Уяу булыгыз!» дигән брошюра кирәк.

□ Мин өйдә түләүсез Изге Язмалар өйрәнергә телим.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[Тексттан алынган өзек. 3 нче бит]

«Минем халкым... аннан чык»

[Тексттан алынган өзек. 3 нче бит]

Ялган дин «җир патшаларына» тәэсир итә