Төп мәгълуматка күчү

Яңа меңьеллык. Киләчәк сезгә нәрсә алып килер?

Яңа меңьеллык. Киләчәк сезгә нәрсә алып килер?

«Патшалык турында хәбәр» № 36

Яңа меңьеллык. Киләчәк сезгә нәрсә алып килер?

Яңа меңьеллык. Яңа эраның башымы?

ЕГЕРМЕНЧЕ гасыр 1999 елның 31 декаберь сәгать төнге 12 дә тәмамланды *. Бу гасырга күп фаҗигале вакыйгалар туры килде. Бу шулай ук яңа технологияләрнең чәчәк атуы, медицинаның якты уңышлары, информациянең чиктән тыш күп булуы һәм дөнья экономикасының тиз үсүе гасыры иде. Менә ни өчен яңа меңьеллык күпләр өчен өмет һәм үзгәрешләр символы булды. Ул сугышларга, хәерчелеккә, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына һәм авыруларга чик куярмы?

Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы

Промышленность буенча зур үсеш алган илләр «барлык планетаның әйләнә-тирә мохитенә гаять зур зыян һәм һәр җирдә пычрату китереп чыгаралар һәм экосистемаларга зарар китерәләр». Әгәр бернәрсәне дә үзгәртмәсәк, «табигый әйләнә-тирә мохиткә зыянлы тәэсир үсүен дәвам итәчәк» («Global Environment Outlook — 2000», БМОның әйләнә-тирә мохите буенча программасы).

Авырулар

«Үсеп килүче илләрдәге инфекцион булмаган авырулардан бүген һәрбер 10 үлемгә 5 тән кимрәк үлем туры килә, ә 2020 елга 7 үлем көтелә» («The Global Burden of Disease» Гарвард университетының нәшрияты, 1996).

Кайбер специалистларның раславынча, «2010 елга [СПИД] эпидемиясе булган 23 илдәге халык саны 66 миллионга кими» («Confronting AIDS: Evidence From the Developing World», ЕБ Комиссиясенең һәм Бөтендөнья банкының доклады).

Хәерчелек

«Якынча 1,3 миллиард кеше көнгә бер доллардан кимрәк булган акчага яши һәм бер миллиардка якын кеше үз-үзен барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәрлек хәлдә түгел («Human Development Report 1999», БМОның үсеш программасы).

Сугышлар

«Көчләүләр [төрле илләрдә] әлегә кадәр булмаган дәрәҗәгә барып җитәргә мөмкин. ...Милли, кабилә һәм дини [аермалыклар] белән тудырылган көчләүләр... киләсе гасырның чирегендә барлык төрле конфликтлар арасында иң киң таралган булачак... һәм һәр ел йөз меңнән артык кешенең гомерен алып китәчәк («New World Coming: American Security in the 21st Century», АКШның милли куркынычсызлык комиссиясе/XXI гасыр).

Шулай итеп, яңа меңьеллык белән бәйле булган зур шау-шу әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, авырулар, хәерчелек һәм сугышлар кебек проблемаларның әлегә кадәр булмаган масштабларга ия булуын аңлап җиткерергә комачаулый. Бу проблемаларның башлангычы — комсызлыкта, ышанмауда, үз-үзеңне яратуда, ягъни фәнни эзләнүләр, технологияләр, я сәясәт белән генә юкка чыгарып булмый торган сыйфатларда.

Кешеләргә фатихалар алып киләчәк меңьеллык

БОРЫНГЫ заманда: «Кешенең юлы аның ихтыярында түгел... табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел»,— дип язылган булган (Йәрәми 10:23). Кешенең җир өстеннән идарә итәргә сәләте дә, моннан тыш аның моңа хокукы да юк. Бу хокук бары тик безнең Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Алланыкы гына бар һәм ул гына кешелек проблемаларын ничек чишәргә икәнлеген белә (Римлыларга 11:33—36; Ачыш 4:11).

Ләкин кайчан һәм ничек итеп? «Соңгы көннәр»нең ахырына якынлашуының бик күп дәлилләре бар. Үзегезнең Изге Язмалар китабын ачыгыз һәм 2 Тимәтигә 3:1—5 не укыгыз. Монда бу «авыр вакытларда» яши торган кешеләр өчен үзенчәлекле булган сыйфатлар төгәл итеп тасвирланган. Матфей 24:3—14 һәм Лука 21:10, 11 дә шулай ук «соңгы көннәр» тасвирлана. Бу шигырьләрдә 1914 елдан башланган бөтендөнья сугышлары, эпидемияләр, һәр җирдә була торган ачлык кебек вакыйгаларга игътибар ителә.

Тиздән «соңгы көннәр» тәмамланачак. Даниел 2:44 тә: «Күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзәячәк... ул [җирдәге] бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак»,— дип әйтелә. Шулай итеп, Алла җир өстеннән идарә итә торган Патшалык, яисә хакимият урнаштырачагы турында алдан ук әйтелгән булган. Ачыш 20:4 тә әйтелгәнчә, бу хакимият мең ел идарә итәчәк! Данлы Меңьеллык патшалыгы дәвамында барлык кешеләрнең тормышлары яхшыруына, мәсәлән, менә нәрсәләр булыша:

Экономика. «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар» (Исай 65:21, 22).

Сәламәтлек. «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылыр. Ул чакта аксак, болан кебек, сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар». «Һәм бер генә яшәүче дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс» (Исай 33:24; 35:5, 6).

Әйләнә-тирә мохит. Алла «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачыш 11:18).

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. «Минем бөтен изге тавымда явызлык һәм зыян китермәячәкләр, чөнки җир... Ходай турында дөрес белемнәр белән тулачак» (Исай 11:9).

Миллионнарча кешеләр Изге Язмаларның бу вәгъдәсенә ышаналар һәм шуңа күрә киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карыйлар. Бу аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Изге Язмалар сезнең тормышыгызга тәэсир итә башласын өчен сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

Яшәүгә алып баручы белем!

Фән һәм техника уңышлары кайчакта безне гаҗәпләндерәләр. Әмма кешелек белемнәре күпчелек кешеләрнең тормышларын бәхетле һәм куркынычсыз итә алмады. Бу Изге Язмаларның Яхъя 17:3 тә: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыш»,— дип әйткән белем алу белән генә үтәлә (Яхъя 17:3, ХТ).

Бу белемнәрне Изге Язмалар гына бирә. Күпчелек кешеләр бу изге китап турында бертөрле фикер йөртсәләр дә, аны шәхси рәвештә җентекләп тикшерүчеләрнең саны аз. Ә сезнең турыда нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, Изге Язмаларны уку күп тырышлык таләп итә. Әмма ләкин бу күп көч куярлык. Изге Язмалар гына — «Алла тарафыннан рухландырылган һәм өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы» бердәнбер китап (2 Тимәтигә 3:16).

Изге Язмалар белән танышуны ничек башларга? Йәһвә Шаһитләре үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Алар миллионнарча кешеләр белән Изге Язмаларны өйдә түләүсез өйрәнү үткәрәләр. Шуның белән бергә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән төрле басмалар, мәсәлән, «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюраны кулланалар. Бу брошюрада Изге Язмаларның күп сорауларына җаваплар бирелә. Менә аларның кайберләре: Алла — кем ул? Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән? Алла Патшалыгы нәрсә ул? Изге Язмалар гаилә тормышында ничек ярдәм итә ала?

Әгәр дә сез Йәһвә Шаһитләренең берәрсе сезгә килүен телисез икән, бу биттә китерелгән купонны тутырыгызчы. Йәһвә Шаһитләре Алла Патшалыгының Меңьеллык идарәсе турында күбрәк мәгълүмат бирергә шат булырлар!

Күпләр моңа ышаналар. Ләкин яңа меңьеллыкта яхшылыкка үзгәрешләр булу аркасында сезгә һәм сезнең гаиләгезгә куркынычсыз яшәү алып киләчәк нинди ихтималлык бар? Без очраткан кайбер проблемаларның җитдилеге турында уйлыйк.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Бу раслау көнбатыш илләрендә таралган карашка нигезләнгән. Формаль яктан яңа меңьеллык 2001 елның 1 гыйнварыннан башланачак.