Төп мәгълуматка күчү

Бу дөнья белән кем идарә итә?

Бу дөнья белән кем идарә итә?

Сезнеңчә...

  • Аллаһымы?

  • кешеләрме?

  • Шайтанмы?

ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«[Гайсә] Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8).

БУ СҮЗЛӘР...

дөнья проблемаларының сәбәбен күрсәтә (Ачылыш 12:12).

дөнья хәленең яхшы якка үзгәрүенә өмет бирә (1 Яхъя 2:17).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа өч сәбәп китерелә.

  • Шайтанның идарәсе юк ителәчәк. Йәһвә Шайтанның кешелек өстеннән хакимлеген юк итәчәк. Ул Иблисне һәм кешелеккә китергән бар зыянын «юк итәргә» вәгъдә бирә (Еврейләргә 2:14).

  • Аллаһы Гайсә Мәсихне дөнья өстеннән идарә итәр өчен сайлаган. Шайтан үзе турында гына уйлап яши. Гайсә шул явыз идарәчегә бер дә охшамаган. Гайсәнең идарәсе турында әйткәндә, Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр... Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:13, 14).

  • Аллаһы ялганлый алмый. Инҗилдә: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый»,— дип әйтелә (Еврейләргә 6:18). Йәһвә берәр нәрсә эшләргә вәгъдә итә икән, бу инде үтәлгән дип әйтеп була! (Ишагыя 55:10, 11). «Бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак» (Яхъя 12:31).

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Бу дөньяның идарәчесе юк ителгәч, дөнья нинди булачак?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЗӘБУР 37:10, 11 һәм АЧЫЛЫШ 21:3, 4 не карагыз.