Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар нинди китап ул?

Изге Язмалар нинди китап ул?

Сезнеңчә, ул . . .

  • акыллы кешеләр язган китапмы?

  • риваятьләр һәм мифлар җыентыгымы?

  • Аллаһы иңдергән китапмы?

ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:

Аннан сез үзегезне борчыган сорауларга җавап таба аласыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5).

Анда көндәлек тормыш өчен җитәкчелек бар (Зәбур 119:105).

Анда киләчәккә чын өмет бирүче сүзләр язылган (Римлыларга 15:4).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа өч сәбәп китерелә.

  • Эчтәлегенең гаҗәеп бердәмлеге. Изге Язмалар китабы 1 600 елдан артык вакыт дәвамында язылган. Аны төрле чорда яшәгән 40 төрле кеше язган. Аларның күбесе бер-берсе белән хәтта таныш та булмаган. Шулай да, бу китапның төрле өлешләре бер-берсе белән бәйле, һәм аларның барысында бер тема карала!

  • Намуслы язучылар. Тарихчылар, үз халкы турында язганда, еш кына халыкның җиңелүләре турындагы хәбәрләрне төшереп калдыра, ә Изге Язмаларны язучылар намуслы булган һәм үз халкының җиңелүләре, хәтта үз хаталары турында да язып барганнар (2 Елъязма 36:15, 16; Зәбур 51:1—4).

  • Пәйгамбәрлекләре төп-төгәл үтәлә. Изге Язмаларда Бабыл исемле шәһәрнең җимереләчәге турында якынча 200 ел алдан язылган булган (Ишагыя 13:17—22). Пәйгамбәрлектә Бабылның ничек яулап алыначагы гына түгел, ә яулап алачак патшаның исеме дә язылган булган! (Ишагыя 45:1—3)

    Изге Язмалардагы башка күп кенә пәйгамбәрлекләр дә, хәтта аларның җентеклелекләре дә төп-төгәл үтәлгән. Аллаһы Сүзендәге пәйгамбәрлекләр нәкъ шундый булырга тиеш тә! (2 Петер 1:21)

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Аллаһы Сүзе тормышыгызны ничек яхшырта ала?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ИШАГЫЯ 48:17, 18 һәм 2 ТИМУТИГӘ 3:16, 17 не карагыз.