Төп мәгълуматка күчү

Киләчәктә безне нәрсә көтә?

Киләчәктә безне нәрсә көтә?

Сезнеңчә, дөнья хәле . . .

  • шул килеш калырмы?

  • начарланырмы?

  • яхшырырмы?

ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:

Сезнең канәгатьлек китерүче эшегез булачак (Ишагыя 65:21—23).

Авырулар белән газапларның һәр кайсы төре юкка чыгачак (Ишагыя 25:8; 33:24).

Сез туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән бергә мәңге бәхетле яшәячәксез (Зәбур 37:11, 29).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.

  • Аллаһы үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти. Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы гына «Чиксез Кодрәт Иясе» дип тала (Ачылыш 15:3). Шуңа күрә ул дөньяны тулысынча үзгәртеп тормышны яхшыртырга вәгъдәсен үти ала. Инҗилдә: «Аллаһы барысын да булдыра ала»,— дип әйтелә (Маттай 19:26).

  • Аллаһының үз вәгъдәсен үтәргә теләге бик көчле. Мәсәлән, Йәһвә үлгән кешеләрне «юксына», шуңа күрә аларны терелтергә бик нык тели (Әюп 14:14, 15).

    Инҗилдә Гайсә пәйгамбәр авыру кешеләрне сәламәтләндергән дип әйтелә. Аның моны эшләргә зур теләге булган, шуңа күрә ул шулай эшләгән (Марк 1:40, 41). Гайсә — Аллаһының төгәл чагылышы, шуңа күрә аның да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышасы килә (Яхъя 14:9).

    Һичшиксез, Йәһвә дә, Гайсә дә бәхетле булуыбызны тели! (Зәбур 72:12—14; 145:16; 2 Петер 3:9)

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Аллаһы, дөнья хәлен яхшы якка үзгәртер өчен, нәрсә эшләячәк?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. МАТТАЙ 6:9, 10 һәм ДАНИЯЛ 2:44 не карагыз.