ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | МАГДАЛАЛЫ МӘРЬЯМ
«Мин Хуҗабызны күрдем!»
Магдалалы Мәрьям, күз яшьләрен сөртеп, күккә карый. Аның яраткан Хуҗасы баганага кадакланган. Бу якынча көн уртасы, шулай да «бөтен җир йөзен караңгылык каплап алган»! (Лүк 23:44, 45) Ул җилкәсендәге өске киемен төзәтеп куя да янында торган хатыннарга якынрак баса. Бу өч сәгатьлек караңгылыкның сәбәбе берничә минут кына дәвам ителә торган кояш тотылу була алмый. Мәрьям һәм шунда торган башка кешеләр төнге хайваннарның тавышларын ишетә башлыйдыр. Кайбер карап торучылар «бик нык куркып китә һәм: „Ул чыннан да Аллаһы Улы булган“,— ди» (Маттай 27:54). Гайсәнең шәкертләре һәм башкалар Йәһвә үзе шулай итеп үз кайгысын һәм Улына карата күрсәтелгән кансызлыкка мөнәсәбәтен белдерә дип уйлыйдыр.
Магдалалы Мәрьямгә Гайсәнең җәфалануын күрү авыр булгандыр, ләкин аның Гайсәдән китәсе дә килми (Яхъя 19:25, 26). Гайсә әйтеп бетергесез авырту кичергән. Гайсәнең әнисе дә юатуга һәм ярдәмгә мохтаҗ.
Мәрьямнең яраткан Хуҗасы өчен кулдан килгәнне эшлисе килә. Гайсә бит аның өчен бик күпне эшләгән. Кайчандыр ул кызганыч, мескен хатын булган, ләкин Гайсә барысын үзгәрткән. Ул Мәрьям тормышын мәгънәле һәм шатлыклы иткән. Мәрьям иман кешесе булып киткән. Ничек итеп? Без аның иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
«Булганнарын бүлешеп хезмәт итү»
Изге Язмаларда магдалалы Мәрьям турындагы хикәя Гайсә аңа биргән бүләктән башлана. Ул аны коточкыч йөктән азат иткән. Ул көннәрдә җеннәрнең тәэсире киң таралган булган. Алар күп кешеләргә тәэсир иткән һәм хәтта, кайберләренең эченә кереп, алар белән идарә иткән. Җеннәрнең магдалалы Мәрьямгә никадәр тәэсир иткәнен без белмибез; без бары тик аның җиде явыз җен тәэсирендә булганын беләбез. Ә Гайсә Мәсих аларның барысын куып чыгарган! (Лүк 8:2)
Ниһаять азат ителгән Мәрьямнең бөтенләй яңа тормышы башланган. Ул үз рәхмәтен ничек белдерә ала? Ул Гайсәнең тугры шәкерте булып китә. Ул шулай ук кирәкле ярдәм күрсәтер өчен кулыннан килгәнне эшли. Гайсә һәм аның рәсүлләре ризык, кием һәм куну урынына мохтаҗ. Алар бит бай түгел һәм хәзер эшләми. Бар игътибарын вәгазь һәм өйрәтү эшенә туплар өчен, алар материаль ярдәмгә мохтаҗ.
Мәрьям һәм берничә башка хатын бу ихтыяҗларны кайгыртуда булыша. Алар «рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт итә» (Лүк 8:1, 3). Бу хатыннарның кайберләре бай булгандыр. Алар ризык әзерләгәнме, кер юганмы я төрле авылларда куну урынын әзерләгәнме? Изге Язмаларда бу хакта әйтелми. Шулай да алар бу сәяхәтчеләр турында (ә аларның саны 20 гә якын булгандыр) теләп кайгырткан. Һичшиксез, аларның тырышлыклары Гайсә белән рәсүлләренә бар игътибарын вәгазь эшенә тупларга булышкан. Әлбәттә, Мәрьям, Гайсәгә үзе хакына кылган эше өчен мәңге бурычлы булачак, дип уйлагандыр, шулай да ул кулыннан килгәнне зур шатлык белән эшләгән!
Бүген башкаларга хезмәт иткән кешеләргә түбәнсетеп карыйлар. Әмма Аллаһы шулай карамый. Йәһвә, Мәрьямнең Гайсә белән рәсүлләренә бирелеп ярдәм иткәнен күреп, бик сөенгәндер! Бүген дә күп кенә тугры мәсихчеләр, башкаларга ярдәм итеп, түбән дип саналган эшләр башкара. Кайчак гамәли ярдәм һәм хәтта бер генә игелекле сүз күпне эшли ала. Йәһвә андый корбаннарны бик кадерли (Гыйбрәтле сүзләр 19:17; Еврейләргә 13:16).
«Гайсәнең җәфалану баганасы янында»
Б. э. 33 елында Гайсә белән Иерусалимга Пасах бәйрәменә аның шәкертләре барган. Алар арасында күп хатыннар, шул исәптән Магдалалы Мәрьям дә булган (Маттай 27:55, 56). Гайсәнең кулга алынуын һәм төне буе хөкем ителгәнен ишеткәч, ул, һичшиксез, бик кайгырган. Соңрак ул тагы да аянычрак хәбәр ишеткән. Идарәче Понти Пилат, яһүд дине җитәкчеләренең һәм халыкның тәэсиренә бирелеп, Гайсәне җәфалану баганасына кадакларга кушкан. Мәрьям, һичшиксез, үз Хуҗасының, алҗыган һәм кан аккан килеш, урамнар буйлап көчкә-көчкә җәфалану баганасын күтәреп барганын күргәндер (Яхъя 19:6, 12, 15—17).
Көн уртасында караңгылык төшкәндә, магдалалы Мәрьям һәм башка хатын-кызлар «Гайсәнең җәфалану баганасы янында» басып тора (Яхъя 19:25). Ахырга кадәр шунда торачак Мәрьям Гайсәнең яраткан рәсүле Яхъяга үз әнисе турында кайгыртырга кушканын күрә һәм ишетә. Ул Гайсәнең үз Атасына җәфаланып кычкырганын да ишетә. Ул шулай ук аның нәкъ үләр алдыннан «Тормышка ашты!» дигән шатлыклы соңгы сүзләрен ишетә. Мәрьямнең күңеле әрни. Шулай да, Гайсә үлгәч, ул, күрәсең, һаман да китми. Соңрак, Аримафейдан булган Йосыф исемле бай кеше Гайсә тәнен яңа төрбәгә салгач, Мәрьям кабер каршында утырып кала (Яхъя 19:30; Маттай 27:45, 46, 57—61).
Мәрьямнең мисалы безгә, кардәшләребез авырлыкларга очраганда, нәрсә эшли алуыбызны күрсәтә. Без, бәлки, бәлане туктата я зыян күргәннәрнең әрнүен баса алмыйбыздыр. Шулай да без кызгану һәм кыюлык сыйфатларын күрсәтә алабыз. Авыр вакытта дусның якында булуы инде зур көчкә ия. Бу нык иманның билгесе, һәм бу зур юату китерә ала (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
«Мин аны алып китәрмен»
Гайсә тәне төрбәгә салынгач, Мәрьям башка хатыннар белән бергә Гайсәнең гәүдәсенә сөртер өчен хуш исле үлән сатып ала (Марк 16:1, 2; Лүк 23:54—56). Аннары, Шимбә көне үткәннән соң, ул иртән иртүк тора. Аның башка хатыннар белән бергә караңгы урамнар буйлап Гайсә кабере янына барганын күз алдына китерегез. Юлларында алар төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга үзләренә кем ярдәм итәр икән дип уйлап бара (Маттай 28:1; Марк 16:1—3). Ләкин бу аларны туктатмый. Иманнары аларга кулларыннан килгәнне эшләргә, ә калганын Йәһвәгә тапшырырга булыша.
Мәрьям, күрәсең, башкалардан алданрак төрбә янына килеп җитә. Төрбә алдындагы ташның читкә алып куелганын һәм төрбәнең буш булганын күреп, ул шакката! Мәрьям, шунда ук Петер белән Яхъя янына йөгереп килеп, аларга күргәннәрен сөйләп бирә. Аның тыны бетеп, болай дип әйткәнен күз алдына китерегез: «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез». Шунда Петер белән Яхъя төрбә янына йөгереп китә. Төрбәнең чыннан да буш икәнен күреп, алар өйләренә кайтып китә * (Яхъя 20:1—10).
Мәрьям, төрбә янына кайткач, анда берүзе була. Аны шушы иртәнге сәгатьләрдә буш төрбәдән килгән тынлык биләп ала, һәм ул елап җибәрә. Ул, төрбәнең буш булуына һаман ышанмыйча, төрбәгә тагын бер карап алырга була. Шунда ул ни күрсен, ак киемгә киенгән ике фәрештә утыра! Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорый. «Хуҗамны алып киткәннәр, ә кая куйганнарын белмим»,— ди Мәрьям аларга (Яхъя 20:11—13).
Артына борылып карагач, ул бер ир кешене күрә. Мәрьям, аны танымыйча, аны бакчачы дип уйлый. Бу кеше йомшак итеп аңардан: «Нигә елыйсың? Кемне эзлисең?» — дип сорый. Мәрьям аңа: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— ди (Яхъя 20:14, 15). Аның нәрсә әйткәне турында уйлап карагыз. Гайсә Мәсих көчле һәм гайрәтле кеше булган. Әллә бу хатын аның тәнен берүзе күтәреп алып китә алыр идеме? Мәрьям болар турында уйланыр өчен туктап тормый. Ул шуны гына белә: ул нәрсә дә булса эшләргә тиеш!
Без чыдый алмаслык булып күренгән кайгы-хәсрәткә я авырлыкка очраганда, магдалалы Мәрьямнән үрнәк ала алабызмы? Үз көчсезлегебез һәм чикләребез турында гына уйласак, безне курку һәм билгесезлек хисе биләп алырга мөмкин. Ләкин кулыбыздан килгәнне эшләргә тәвәккәл булсак, ә калганын Аллаһыга тапшырсак, без үзебез дә уйлаганнан күбрәкне эшли алырбыз (2 Көринтлеләргә 12:10; Филипиялеләргә 4:13). Иң мөһиме, без Йәһвәне сөендерербез. Ул, Мәрьямгә карап, һичшиксез, шатланган һәм аны гаҗәеп рәвештә фатихалаган.
«Мин Хуҗабызны күрдем!»
Мәрьям алдында торган кеше бакчачы булмаган. Кайчандыр ул балта остасы, аннары укытучы, ә соңыннан Мәрьямнең яраткан Хуҗасы булган. Ләкин Мәрьям аны танымый һәм борыла башлый. Чынбарлыкны ул хәтта күз алдына да китерә алмый: Гайсә, үледән терелеп, кодрәтле рухи шәхес булып киткән. Ул, кеше тәнен алып (корбан итеп биргән тәнен түгел), Мәрьям алдына килеп баса. Вакыйгаларга бай шушы көннәрдә үледән терелгән Гайсәне күп кенә очракларда хәтта дуслары да танымас (Лүк 24:13—16; Яхъя 21:4).
Гайсә Мәрьямгә үзенең кем икәнен ничек күрсәтә? Бер сүз генә: «Мәрьям!» — диеп. Шунда Мәрьям, борылып, еврейчә: «Раббуни!» — ди. Һичшиксез, элек ул бу сүзне кулланып исәпсез мәртәбә аңа мөрәҗәгать иткән. Бу бит аның яраткан Укытучысы! Шатлык аның күңеленнән ташып тора. Ул, Гайсәне җибәрергә теләмичә, аңа тотына (Яхъя 20:16).
Гайсә, аның уйларын белеп: «Миңа тотынып торма»,— ди. Һичшиксез, ул бу сүзләрне йомшак тавыш белән әйтә. Гайсә, бәлки җылы елмаеп, аны болай дип ышандыра: «Мин әле Атам янына күтәрелмәдем». Хәзер күккә күтәрелер өчен вакыт түгел. Гайсәнең әле җирдә башкарасы күп эшләре бар, һәм аның Мәрьямгә ярдәм итәсе килә. Мәрьям, һичшиксез, игътибар белән аны тыңлап тора. «Кардәшләрем янына кайт та болай дип әйт,— ди аңа Гайсә,— „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“» (Яхъя 20:17).
Нинди хөрмәтле йөкләмә биргән Гайсә Мәрьямгә! Ул терелгән Гайсәне беренчеләрдән күргән. Һәм хәзер Гайсә аңа бу хәбәрне башкаларга тапшырырга куша. Мәрьямнең шатлыгын һәм аның шәкертләрне табарга никадәр нык теләгәнен күз алдына китерегез. Тыны бетеп, ул: «Мин Хуҗабызны күрдем!» — дип шатланып әйтә. Бу сүзләр әле озак вакыт Мәрьям акылында да, башкаларда да ишетелеп торгандыр. Мәрьям аларга Гайсә кушканның барысын дулкынланып һәм ашыгып сөйләп бирә (Яхъя 20:18). Шәкертләр моңа кадәр башка хатыннардан Гайсәнең төрбәсе буш дигән хәбәрне инде ишеткән. Ә хәзер алар Мәрьямнән шушы өстәмә хәбәрне ала (Лүк 24:1—3, 10).
«Алар ышанмадылар»
Бу хәбәр шушы ир-атларга ничек тәэсир иткән? Башта әллә ни яхшы түгел. Без болай дип укыйбыз: «Хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды, һәм алар ышанмадылар» (Лүк 24:11). Бу ир-атлар хатын-кызларга әллә ни ышанмаган җәмгыятьтә үскән. Равиннарның өйрәтүләре буенча, хатын-кыз судта шаһитлек бирә алмаган. Әйе, рәсүлләр җирле культура үзләренә никадәр нык тәэсир иткәнен, күрәсең, танып бетермәгән. Ләкин Гайсә белән аның Атасына андый тискәре карашлар тәэсир итми. Алар бу тугры хатынга җаваплы вазифа ышанып тапшырган!
Әмма Мәрьям ир-атларның андый реакциясенә үпкәләми. Ул шуны белә: Хуҗасы аңа ышана. Бу аның өчен җитәрлек. Гайсә үзенең бар шәкертләренә шулай ук бер хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырган. Изге Язмаларда ул «Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр» дип атала (Лүк 8:1). Гайсә үз шәкертләренә аларга барысы ышаначак һәм эшләрен кадерләячәк дип вәгъдә итмәгән, юк (Яхъя 15:20, 21). Шуңа күрә мәсихчеләргә магдалалы Мәрьямнең үрнәген истә тоту яхшы булыр. Кайбер рухи абый-кардәшләре башта аңа ышанмаса да, бу аның шатлыгын урламаган һәм аны үледән терелтелгән Гайсә турындагы яхшы хәбәрне сөйләүдән туктатмаган!
Вакыт узу белән, Гайсә үз рәсүлләренә, ә соңрак тагы да күбрәк шәкертләренә күренгән. Бервакыт ул берьюлы 500 дән артык кешегә күренгән! (1 Көринтлеләргә 15:3—8) Һәр андый күренеш Мәрьямнең иманын (ул аны үзе күрсә дә я аның турында ишетсә генә дә) һичшиксез ныгыткан. Бәлки, магдалалы Мәрьям Гайсәнең шәкертләре Иерусалимда Илленче көн бәйрәменә җыелган вакытта шунда булгандыр. Ул вакытта аларга изге рух иңгән (Рәсүлләр 1:14, 15; 2:1—4).
Ничек кенә булса да, без шуңа шикләнмибез: магдалалы Мәрьям ахырга кадәр тугры булып калган. Без дә тугрылык сакларга тәвәккәл булыйк! Гайсәнең безнең хакка кылган бар эшләре өчен рәхмәтле булсак һәм, Аллаһының ярдәменә таянып, башкаларга басынкы хезмәт итсәк, без магдалалы Мәрьямнең үрнәгенә иярербез.
^ 12 абз. Башка хатыннар фәрештә белән күрешкәндә, Мәрьям, күрәсең, төрбә яныннан инде киткән була. Фәрештә аларга Гайсәнең үледән терелеп торганы турында әйтә. Югыйсә Мәрьям Петер белән Яхъяга фәрештәне күргәнен һәм аның ни өчен төрбәдә Гайсә тәне юк булуын аңлатканын сөйләп бирер иде (Маттай 28:2—4; Марк 16:1—8).