Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Алкоголь һәм никах

Алкоголь һәм никах

 Тормыш иптәшегезнең, эчкән чакларыгыз турында үз борчылуларын белдергәне бармы? Әгәр ул борчыла икән, сезгә кайбер якларга игътибар итәргә кирәк.

Бу мәкаләдә

 Чамадан тыш күп эчү никахны җимерә ала

 Исерткеч эчемлекләрне чаманы белмичә эчү сәламәтлеккә зыян китерә. Мәсәлән, кешенең йөрәге авырта башлый, андый гадәт бавыр циррозына китерә я кеше рак белән авырып китәргә мөмкин. Ләкин чаманы белмичә эчү башка яклардан да зыянлы. Ул никахыгызның бәхетен урлый, эчкән кеше үз гаиләсендә көч куллана башлый, аның акчасы җитми, ул тугрылыксыз булып китә. Моның аркасында гаилә таркала.

 Кеше исерткеч эчемлекләрне чаманы белмичә эчсә, зыян күрәчәк дип әйтелә Изге Язмаларда. Исерткеч эчемлек турында болай диелгән: «Ул еландай чагар, зәһәр елан сыман агулар» (Гыйбрәтле сүзләр 23:32). Исерткеч эчемлек сезгә дә хуҗа булып китмәгәнме?

 Исерткеч эчемлек сезгә хуҗа түгелме?

 Бу сорауга җавап бирер өчен шушы сораулар турында уйланыгыз:

  •   Эчкәндә миңа чаманы белеп эчү авыр биреләме?

  •   Эчкәндә мин киләсе тапкыр эчүне инде планлаштыра башламыйммы?

  •   Эчү төрле проблемалар, шул исәптән никахта проблемалар, тудырса да, барыбер эчүемне дәвам итәмме?

  •   Эчүне ташлау турында уйлый башлау белән үземне начар хис итә башламыйммы?

  •   Эчүем аркасында тормыш иптәшем белән бәхәсләр туып тормыймы?

  •   Мин соңгы арада күбрәк эчә башламадыммы?

  •   Башкалардан яшереп эчү гадәтем юкмы?

 Бу сорауларның берәрсенә я берничәсенә «әйе» дип җавап бирсәгез, күрәсең, исерткеч эчемлек сезгә хуҗа булып киткән һәм сез алкоголизмга алып бара торган сукмакка баскансыз.

 Проблеманы кире какмыйсызмы?

 Тормыш иптәшегез, исерткеч эчемлекләр эчүегез турында әйткәндә, үз борчылуларын белдермиме? Андый чакларда сез, бәлки, болай дип әйтәсездер: «Төймәдән дөя ясама» я «Минем җитди сәбәбем бар». Ә кайвакыт сез үз тормыш иптәшегезне гаеплисездер. Мәсәлән, кайберәүләр болай дип әйтәләр:

  •   «Син үзеңне башкарак тотсаң, мин алай эчмәс идем»

  •   «Минем эштә эшләсәң, син дә эчәр идең»

  •   «Миннән дә күбрәк эчкән кешеләр бар»

 Андый сүзләрнең сезнең дә әйткәнегез булса, сез эчәргә теләгегезне бәхетле гаилә тормышы белән яшәү теләгеннән өстенрәк куясыз булып чыга. Ләкин нәрсә мөһимрәк булырга тиеш?

 Изге Язмалардагы принцип: «Өйләнгән кеше... хатынының хуплавын [эзли]» (1 Көринтлеләргә 7:33).

Кире кагу стенасын тормыш иптәшегезнең борчылуын ачыграк күрергә булыша торган тәрәзә белән алмаштырыгыз

 Нәрсә эшләп була?

  •   Тормыш иптәшегезнең борчылуларына бармак аша карамагыз. Тормыш иптәшегез, исерткеч эчемлекләр эчүегез турында әйткәндә, чиктән тыш нык борчыла дип уйласагыз да, үзгәрешләр ясасагыз яхшырак булмасмы? Үзгәрешләр ясый алмыйсыз икән һәм «барыбер эчәм» дисез икән, димәк, проблема чыннан да бар.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).

  •   Хәбәрдәр булыгыз. Җиңәр өчен, солдатка дошманның тактикасын белергә кирәк. Сез дә охшаш хәлдә: дошманыгызны җиңәр өчен сезгә алкоголизмга кагылышлы фактларны һәм ничек кешеләр аның ятьмәсенә эләгә икәнен белергә кирәк. Алкогольга бәйлелекне җиңәр өчен һәм кабат аның тозагына эләкмәс өчен, уйланыгыз һәм ничек эш итәчәгегезне билгеләгез.

     Изге Язмалардагы принцип: «Җанга каршы көрәшүче тән теләкләреннән читләшегез» (1 Петер 2:11).

  •   Ярдәмне кабул итегез. Алкоголизмнан дәвалый торган күп кенә үзәкләр бар. Алар дәвалый һәм кешегә кире гадәти тормышына кайтырга булыша. Сезгә шулай ук җитлеккән дусларыгыз булыша ала. Алар ни өчен сезнең алкоголь белән проблемагыз туганына кайбер сәбәпләрне әйтеп бирер. Эчү теләге кабат тугач аларга шалтыратыгыз.

    Табибларга мөрәҗәгать итегез

     Изге Язмалардагы принцип: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Алкоголизмны берәр мәкаләне укып кына дәвалап булмый. «Мин әзрәк эчәргә тырышырмын»,— дип тә аны хәл итеп булмас. Ләкин шуны онытмагыз: бу авыру сәламәтлегегезгә, ә тагын да күбрәк никахыгызга зыян китерә.

 Күбрәк белегез. Монда китерелгән мәкаләләрне укыгыз һәм ничек башкалар бу проблеманы җиңә алган икәнен белегез.

 «Мин инде рәхимсез кеше түгел»

 «Бүтән инде мин үз-үземнән җирәнмим»

 «Мин урамда яшәдем»

 «Мин үз тормыш рәвешемнән туйдым» дигән видеороликны да карагыз.