Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Ата-аналарга балалар бакчасы турында нәрсә белергә кирәк?

Ата-аналарга балалар бакчасы турында нәрсә белергә кирәк?

 Кайбер эшләүче ата-аналар үзенең бәләкәй балаларын балалар бакчасына йөртә. Бала өчен бу никадәр яхшы?

 Сез бирергә тиеш сораулар

 Балагыз балалар бакчасына йөрсә, бу аның сезнең белән мөнәсәбәтегезгә начар тәэсир итә аламы? Шулай булырга мөмкин. Беренче елларда баланың баш мие бик тиз үсә, һәм бу аның башкалар белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итә. Балагызның шул мөһим чагында мөмкин кадәр күбрәк вакыт бергә булырга тырышыгыз (Канун 6:6, 7).

  •    Баласын балалар бакчасына бирергә җыенган ата-аналар үз баласы белән якын мөнәсәбәтләрен үстерү турында уйларга тиеш.

 Балагыз балалар бакчасына йөрсә, бу тәрбиягезнең көчен киметмәсме? Шулай булырга мөмкин. «Балалар бер-берсе белән күбрәк вакыт үткәргән саен, бер-берсенә күбрәк йогынты ясый» («Hold On to Your Kids» китабы).

  •    Баласын балалар бакчасына бирергә җыенган ата-аналар үз баласына иң элек үзләре тәрбия бирә алырмы дип уйларга тиеш?

 Балагыз балалар бакчасына йөрсә, бу аңа мәктәптә укый башлаганда булышырмы? Кемдер әйе дип әйтер. Башкалар исә бу баланың уку сәләтләренә бик аз тәэсир итә я бөтенләй тәэсир итми дип уйлый. Ничек кенә булмасын, балалар психологы Пенелопа Лич болай дип яза: «Мәктәптә алган белем балага тормышында иң зур файда китерер дип уйламагыз. Бала иртәрәк укый башласа, бу аның өчен һәрвакыт яхшырак булыр дип әйтеп булмый. Шулай эшләп, сез биргән тәрбиягезнең кыйммәтлеген киметерсез генә».

  •    Баласын балалар бакчасына бирергә җыенган ата-аналар балага бу файда китерерме я, хәтта, балага бу кирәкме, дип уйларга тиеш?

 Сез я тормыш иптәшегез эшкә чыгар урынына балагыз белән өйдә кала аласызмы? Күп чакта икесе дә — ата да, ана да күбрәк акча алыр өчен генә эшли. Ләкин бу чыннан да кирәкме?

  •    Баласын балалар бакчасына бирергә җыенган ата-аналар, аларның берсе генә эшләсен өчен, гаилә чыгымнарын киметеп булмасмы, дип уйларга тиеш?

 Баланы балалар бакчасына бирү-бирмәү карарын кабул итәр алдыннан, моның бар уңай һәм тискәре якларын карап чыгыгыз. Балагызны балалар бакчасына бирү яхшырак дигән нәтиҗәгә килсәгез, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

 Нәрсә эшләп була?

 Изге Язмаларда: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Бу принципны истә тотып, балагызны кайгыртуның башка мөмкинлекләре турында уйлагыз.

 Башка мөмкинлекләр турында белешегез

  •    Кайбер ата-аналар баласын бер я, бәлки, берничә тәрбияче һәм азрак балалар булган шәхси балалар бакчасына бирә.

  •    Башка гаиләләрнең үзләре белән бергә яши торган һәм баланы карый алган туганы я башка кешесе бар.

 Бу карарларның һәрберсенең уңай һәм тискәре яклары бар. Бәлки, сез башка ата-аналар белән киңәшләшергә булырсыз? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 13:10).

 Балагызны балалар бакчасына бирергә булсагыз, шул чакта...

 Андагы шартлар турында белешегез

  •    Аның закон таләп иткән тиешле лицензиясе бармы? Аның репутациясе нинди?

  •    Анда балалар өчен чиста һәм куркынычсыз шартлар оештырылганмы?

  •    Балалар анда нәрсә белән шөгыльләнә a, нинди уеннар уйный?

 Тәрбиячеләр турында белешегез

  •    Алар нинди эш башкара ала? Моңа мәктәпкә кадәрге белем бирү, ашыгыч ярдәм керәме?

  •    Алар хөкемгә тартылган булганмы икәнен тикшереп буламы?

  •    Персонал еш алмашынамы? Шулай булса, балагызга гел яңа тәрбиячегә ияләшергә туры килер.

  •    Бер тәрбияче ничә баланы карый? Балалар күп булса, сезнең балагызга тиешле игътибар бирелмәскә мөмкин. Әлбәттә, балага күпме игътибар бирелергә тиешлеге аның яшеннән дә тора.

  •    Тәрбиячеләр сездә я үзләрендә туган сораулар буенча теләп фикер алышамы?

a Мәсәлән, балалар анда телевизор карап вакыт үткәрәме? Я анда физик һәм акыл ягыннан үсәргә ярдәм иткән уеннар үткәреләме?