ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР
Баланы ничек тәрбияләргә?
Нәрсә белергә кирәк?
Бүген кайбер культураларда балалар үз ата-аналары белән бик якын мөнәсәбәттә тора һәм алардан җитәкчелек эзли. Башка культураларда исә балалар ешрак үз яшьтәшләре белән киңәшләшә.
Соңгы очракта балалар үз ата-аналарының хакимлеген әллә ни хөрмәт итми. Андый балалар яшүсмерләр булып киткәндә, ата-аналары алар өстеннән бөтенләй хакимлекләрен югалткан дип сизә ала. Һәм бу гаҗәпләндерми. Балалар үз яшьтәшләре белән күп вакыт үткәргәндә, алар бер-берсен тәрбияли дип әйтеп була.
Ни өчен еш кына балалар ата-аналарына караганда үз яшьтәшләренә якынрак булып китә? Кайбер сәбәпләргә игътибар итик.
Мәктәп. Балалар күпчелек вакытны башка балалар белән үткәргәндә, бер-берсенә якын булып китә һәм алар өчен бер-берсенең хуплавы ата-аналарының хуплавына караганда мөһимрәк булып китә. Алар яшүсмерләр булып киткәч, бу караш тагы да ныграк булып китә ала.
Бергә аз вакыт үткәрү. Күп кенә гаиләләрдә балалар мәктәптән кайтканда, өйләрендә беркем булмый, чөнки ата-аналары эштә була.
Яшүсмерләрнең тормыш рәвеше. Яшүсмер чакларында балаларга яшьтәшләренең фикер йөртү рәвеше нык тәэсир итә. Алар, бер-берсенә охшарга тырышып, бер төрле киенә, сөйләшә һәм эш итә. Яшьтәшләренең алар турында нәрсә уйлавы ата-аналарының фикереннән еш кына өстенрәк була.
Сәүдә. Күп кенә товарлар һәм күңел ачу төрләре нәкъ яшьләр өчен уйлап чыгарыла. Моның аркасында ата-аналарга һәм балаларга бер-берсен аңлау тагы да авыррак була. Психолог Роберт Эпстин әйтүенчә, «яшүсмерләрнең үз тормыш рәвеше булмаган булса, күп кенә мультимиллиардер компанияләр юк булыр иде» a.
Нәрсә эшләп була?
Балагыз белән якын мөнәсәбәттә булыгыз.
Изге Язмаларда әйтелә: «Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш, һәм син аларны балаларыңның күңеленә салырга һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләргә тиеш» (Канун 6:6, 7).
Балаларның яшьтәшләре аларга дус була алса да, аларга ата-аналары бирә алган җитәкчелекне бирә алмый. Ләкин яхшы хәбәр дә бар: белгечләр әйтүенчә, күпчелек балалар үз ата-аналарын хөрмәт итә һәм аларның хуплавын алырга тели. Балаларыгыз белән якын мөнәсәбәттә булсагыз, сез аларга яшьтәшләренә караганда ныграк тәэсир итәрсез.
«Балаларыгыз белән вакыт үткәрегез. Алар белән көндәлек эшләр башкарыгыз: ашарга пешерегез, өйне җыештырыгыз һәм хәтта өй эшен әзерләгез. Бергә күңел ачыгыз: уйнагыз, фильмнар я телевизор карагыз. Бергә үткәргән вакыт һәрвакыт эчтәлекле булырга тиеш дип уйламагыз. Балалар белән җитәрлек вакыт үткәрмәсәгез, мөнәсәбәтләрегез якын булмас» (Лорейн).
Балагыз яшьтәшләре белән генә дуслашмасын.
Изге Язмаларда әйтелә: «Бала күңеленә акылсызлык сеңгән» (Гыйбрәтле сүзләр 22:15).
Кайбер ата-аналар үз балаларының күп дуслары бар икәнен күргәндә, моңа шатлана. Ләкин онытмагыз: яшьтәшләре белән дуслашу балага башкалар белән тату булырга өйрәнергә булышса да, җитлеккән булыр өчен, аңа төрле яшьтәге кешеләр белән дуслашу кирәк. Яшьтәшләре балага кирәкле җитәкчелек бирә алмый. Яратучан ата-анасы исә аңа иң яхшы җитәкчелек бирер.
«Баланың яшьтәшләре кайбер нәрсәләрне белсә дә, аларның әле тормыш тәҗрибәләре һәм зирәклеге юк. Шуңа күрә алар бер-берсенә яхшы карарлар кабул итәргә булыша алмый. Балалар, киңәшләрне үз ата-аналарыннан эзләгәндә, тиешенчә җитлегә» (Надя).
Акыллы җитәкчелек бирегез.
Изге Язмаларда әйтелә: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).
Олыгая барганда да, балаларыгыз, сезнең белән вакыт үткәреп, күп файда ала ала. Аларга яхшы үрнәк күрсәтегез.
«Ата-аналар үз балалары өчен иң мөһим үрнәк булып тора. Балалар үз ата-аналарын кадерләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтелгәндә, үскәч алар кебек булырга теләр» (Кэтрин).
a «Teen 2.0—Saving Our Children and Families From the Torment of Adolescence» китабыннан.