Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Балагызны, эштән курыкмыйча, бирешмәскә өйрәтегез

Балагызны, эштән курыкмыйча, бирешмәскә өйрәтегез

 Күз алдына китерегез: сез балагызга ниндидер эш кушасыз, ул сез кушканны эшли башлый, ләкин соңрак: «Мин моны эшли алмыйм! Бу бик авыр! Мин булдыра алмыйм!» — дип әйтә. Нәрсә эшләргә? Бәлки, аңа кул селтәргә рөхсәт итәргәдер һәм барысын үзегезгә эшләп бетерергәдер? Баланы авырлыкларга бирешмәскә ничек өйрәтеп була?

Нәрсәне белергә кирәк?

 Эшне азакка кадәр җиткерү сәләте — бик мөһим сыйфат ул. Ата-ана үз баласына төрле йөкләмәләр биргәндә, аның нәрсәдер килеп чыкмаска мөмкин. Әмма, алар аны бирешмәскә өйрәтсә, бу аңа киләчәктә ярдәм итәр: аңа мәктәптә укырга җиңелрәк булыр, бу аның физик һәм эмоциональ сәламәтлегенә яхшы яктан тәэсир итәр, шулай ук аңа башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр сакларга җиңелрәк булыр. Ә инде ата-ана үз баласына кушылган эшне үзе эшләсә, бала үз көченә ышанмый торган булып үсәр. Тормыштан канәгатьлек сизәргә дә аңа авыррак булыр.

 Бала артка чигенмәскә өйрәнә ала. Хәтта бик кечкенә балалар да моңа өйрәнергә сәләтле. Бер тикшерү күрсәткәнчә, 15 айлык сабыйлар, олы кешеләрнең ниндидер эшне тырышлык куеп эшләгәннәрен күргәндә, шундый ук тырышлык куярга өйрәнә.

 «Мин кызларымны аяк киеменең шнурларын бәйләргә өйрәттем. Бу эш аларга җиңел бирелмәде, әмма мин аларга булышырга ашыкмадым. Кайвакыт алар 10—15 минут шнур бәйләргә тырышып утыра иде. Алар күп күз яшьләре түгә-түгә бу эшкә берничә айдан соң гына өйрәнде. Аларга шнурсыз аяк киеме сатып алган булсам, миңа җиңелрәк булыр иде. Ләкин, балаларыбызны авырлыкларга бирешмәскә өйрәтергә телибез икән, үзебез дә җиңел юллар эзләмәскә тиешбез» (Коллин).

 Кайбер ата-аналар үз балаларының тиз бирешүчән булуына сәбәпче булып тора. Үзләре дә абайламыйча, алар үз баласының эшкә тәвәккәллеген юк итә. Ничек итеп? Баланың үзен югары бәяләвен теләгәнгә, алар аны, уңышсызлыкка очрамасын өчен, һәрьяклап «коткара». Ләкин бу капма-каршы нәтиҗәгә китерә. Джессика Лахей язганча, «баланың уңышсызлыкка очравыннан куркып, аны һәрдаим саклап торганда, без аларга булышабыз дип уйлыйбыз, ә чынлыкта без аларга мондый фикер сеңдерәбез: минсез син булдыра алмыйсың, син бернәрсә эшли белмисең, сиңа ышанып булмый» a. Моның аркасында бала һәрвакыт башка кешеләрдән ярдәм көтәргә күнегә, үз-үзенә ышанмый башлый һәм авырлыкларга тиз бирешә.

Баланы һәрбер авырлыктан саклар урынына аны кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтегез

Нәрсә эшләп була?

 Эш яратырга өйрәтегез. Балаларга яшенә карап төрле йөкләмәләр бирү аларны тәвәккәл һәм авырлыкларга бирешмәүчән булырга өйрәтә. Мәсәлән, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга керләрне тәртипләп куярга яисә уенчыкларын җыярга кушып була. Зуррак яшьтәге балаларга азык-төлекне суыткычка я шкафка куярга, чүп чиләгендәге чүпне чыгарырга, өстәл җыештырырга я идәнгә түгелгән суны сөртеп алырга кушып була. Яшүсмерләргә катлаулырак йөкләмәләр ышанып тапшырып була. Мәсәлән, алар өй җыештыра, нәрсәдер ремонтлый ала. Балалар булышырга теләмәсә дә, аларны билгеле бер эш өчен җаваплы итеп кую бик мөһим. Бу аларга эшкә дөрес караш үстерергә ярдәм итәр һәм аларны олы тормышка әзерләр. Тормышта бит теләмәгән эшне дә башкарырга туры килә.

 Изге Язмалардагы принцип: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

 «Баланы нәрсәдер эшләтер өчен генә кирәкмәгән эш бирмәгез. Беркемгә дә нәтиҗәсез эш эшләү ошамый. Балагыз кечкенә булса, аның буе җитә алган урыннардан тузан сөртергә кушып була. Машина юганда, балагызны да катнаштырыгыз. Бәлки, кайбер нәрсәләрне эшләү аңа хәтта җиңелрәк булыр. Балагызны тырышлыгы өчен мактарга да онытмагыз» (Крис).

 Катлаулы йөкләмәләрне үтәргә ярдәм итегез. Кайвакыт балалар йөкләмәне ничек үтәргә икәнен аңламаганга тиз бирешә. Шуңа күрә, яңа йөкләмә биргәндә, башта бу эшне ничек башкарырга кирәклеген күрсәтегез. Аннары бу эшне бергә эшләгез. Ә аннан соң ул үзе генә бу эшне эшләп карасын, сез күзәтеп торыгыз һәм, кирәк булса, киңәшләр бирегез. Ахыр чиктә бала бу эшне мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнәчәк.

 Изге Язмалардагы принцип: «Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:15).

 «Үземнең бала тәрбияләү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: без балаларга үзебез үрнәк булырга тиеш. Шул чакта гына алар, хәтта авырлыкка очрасалар да, эшне төгәлләп чыгарга өйрәнер» (Дуг).

 Эш беркемгә дә җиңел бирелмәгәнен аңлатыгыз. Сезгә үзегезгә нәрсәдер эшләү авыр булган идеме? Бирешмәгәнегез сезгә нинди файда китерде? Балагызга шул хакта сөйләгез. Балагыз шуны аңласын: яңа эшкә керешү һәрвакыт җиңел булмаска да мөмкин, хаталар да булыр, әмма алар аша өйрәнәсең. Хаталарына карамастан, сез аны барыбер яратачаксыз дип ышандырыгыз. Мускулны эшкә җиккәндә, ул ныгыган кебек, бала да, эшендә авырлыкларга очраса, аларга каршы торырга өйрәнеп ныгыр. Шуңа күрә, балагыз бирелгән эшне башкарып чыга алмаса, шунда ук ярдәмгә ашыкмагыз — эшне үзенә азакка кадәр җиткерергә мөмкинлек бирегез. Бер китапта әйтелгәнчә, «баланың холкы дөрес формалашсын өчен, аңа кыенлыклардан куркырга кирәкми. Уңышсызлыкларга очраса, ул тормышка реалистик караш белән карарга өйрәнер» (How Children Succeed).

 Изге Язмалардагы принцип: «Кеше яшьлек чагында үз камытын киеп йөрсә, бу яхшы нәрсә» (Ирмиянең елавы 3:27).

 Бала, әти-әнисенең ярдәм итәргә әзер булуын тоеп, эшендә очраган кыенлыкларны үзе җиңеп чыгарга тырышса, бу аңа файдага гына булыр: ул яңа күнекмәгә дә өйрәнер, үз көченә дә ышаныр (Джордан)

 Баланы сәләтле булганы өчен түгел, ә тырышлыгы өчен мактагыз. Мәсәлән: «Имтиханны яхшы бирдең! Уку сиңа шундый җиңел бирелә!» — дип мактар урынына: «Имтиханны яхшы бирдең! Яхшы укыр өчен, күп тырышлык куйдың!» — дип әйтегез. Ни өчен баланы сәләтләре өчен түгел, ә тырышлыклары өчен мактау мөһим? Чөнки, психолог Кэрол Двэк аңлатканча, «сәләтләре өчен макталып үскән балалар, авырлыкларга һәм уңышсызлыкларга очрагач, югалып кала». Ул болай ди: «Әти-әни үз баласын авырлыклардан курыкмаска, хаталардан сабак алырга, эш яратырга, проблемаларны чишү юлын табарга һәм яңа нәрсәләргә өйрәнергә өйрәтсә, бала өчен бу иң яхшы бүләк булыр. Андый бала мактау колы булмаячак» b.

 Изге Язмалардагы принцип: «Мактау... кешене сыный» (Гыйбрәтле сүзләр 27:21).

a The Gift of Failure дигән китаптан.

b Mindset дигән китаптан.