Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Түземлекне ничек үстерергә?

Түземлекне ничек үстерергә?

 «Ир белән хатынның түземлеге һәр көн сынала. Син никахта булмаганда, түземлек алай ук мөһим түгел кебек тоела, ләкин гаиләдә ансыз булмый» (Джон).

 Ни өчен түземлек кирәк?

  •   Никахта булганда, тормыш иптәшеңнең бар кимчелекләре ачык күренә.

     «Никахлашканнан соң күпмедер вакыт узгач, тормыш иптәшеңнең җитешсезлекләре ачык күренә башлый. Игътибарыңны аларга туплый башласаң, түземлегең җитмәс» (Есена).

  •   Түземле булмасагыз, сез уйламыйча берәр нәрсә әйтә аласыз.

     «Мин үз хисләрем турында шунда ук әйтәм һәм хәтта кирәкмәгән нәрсәне әйтеп куям. Түземлерәк булган булсам, мин башта уйланыр идем һәм, бәлки, бөтенләй бернәрсә дә әйтмәскә булыр идем» (Кармен).

     Изге Язмаларда: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:4). Әйе, бер-берсен яратучы кешеләр түземле булырга тиеш. Ләкин кайвакыт алай килеп чыкмый. «Башка яхшы сыйфатларны кебек үк, түземлекне үстерүгә караганда, аны югалту җиңелрәк,— дип әйтә югарыда искә алынган Джон.— Аны үстерер өчен, тырышлыклар кирәк».

 Ничек түземле булырга?

  •   Түземлегегез көтелмәгәндә сыналганда.

     Мисал. Тормыш иптәшегез сезгә рәнҗетүче сүз әйтте. Сезнең шунда ук аңа җавап итеп берәр охшаш нәрсә әйтәсе килә.

     Изге Язмалардагы принцип: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту — акылсызлык билгесе» (Вәгазьче 7:9, искәрмә).

     Ничек түземлек күрсәтергә? Шунда ук җавап бирмәгез. Башта үзегезгә шуны әйтегез: тормыш иптәшегезнең сезне рәнҗетәсе килмәде, аның башка нәрсә әйтәсе килде. «Күпчелек очракларда безне тормыш иптәшебезнең сүзләре түгел, ә аларны ничек аңлавыбыз рәнҗетә»,— дип әйтелә бер китапта («Fighting for Your Marriage»).

     Хәтта тормыш иптәшегезнең сезне чынлап та рәнҗетәсе килсә дә, түземлек күрсәтеп аңа шундый ук җавап кайтармыйча, сез туган киеренкелекне киметерсез. «Утын булмаса, учак сүнә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

     «Хатыныңны дошман итеп күрә башлавыңны сизеп алсаң, тукталып, ни өчен аны яратканың турында уйла һәм шунда ук аның өчен берәр яхшы нәрсә эшлә» (Итан).

     Уйланыр өчен:

    •  Тормыш иптәшегез рәнҗетүче нәрсә эшләгәндә я әйткәндә, сез үзегезне ничек тотасыз?

    •  Киләсе тапкыр сез күбрәк түземлек ничек күрсәтә аласыз?

  •   Тормыш иптәшегез сезне ачуландыручы нәрсәне кат-кат эшләгәндә.

     Мисал. Тормыш иптәшегез һәрвакыт соңга кала; озаграк көткән саен, сез кайный башлыйсыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез» (Көләсәйлеләргә 3:13).

     Ничек түземлек күрсәтергә? Башлыча үзегез турында түгел, ә мөнәсәбәтләрегез турында уйлагыз. Үз-үзегездән сорагыз: мин килеп чыккан ситуациядә күңелсезләнсәм һәм ачулансам, бу мөнәсәбәтләребезне яхшыртырмы я аларга зыян китерерме? Шуны истә тотыгыз: «барыбыз да еш кына абына» (Ягъкуб 3:2). Сезнең дә үз кимчелекләрегез бар.

     «Кайвакыт мин иремә караганда дустыма карата түземлерәк булам. Күрәсең, ирем белән күбрәк вакыт үткәргәнгә һәм җитешсезлекләрен ешрак күргәнгә, бу шулай. Ләкин, түземле булып калып, мин иремне яратканымны һәм хөрмәт иткәнемне күрсәтәм, шуңа күрә түземлек гаиләдә үтә мөһим» (Ниа).

     Уйланыр өчен:

    •  Тормыш иптәшегез хата кылганда, сез түземлек күрсәтәсезме?

    •  Киләчәктә сез күбрәк түземлек ничек күрсәтә аласыз?