ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ
«Чал аерылышуны» ничек булдырмаска?
1990—2015 еллар арасындагы чорда Кушма Штатларда аерылышулар саны 50 яшь һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләр арасында — икеләтә, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында өчләтә арткан. Тикшеренүчеләр, олы яшьтәге кешеләр арасындагы аерылышулар санының үсә баруын күрсәтер өчен, «чал аерылышу» дигән сүзтезмә уйлап чыгарганнар. «Чал аерылышуга» нәрсә китерә? Сез үз никахыгызны ничек саклый аласыз?
Бу мәкаләдә
Чал аерылышуга нәрсә китерә?
Еш кына аерылыша торган олы яшьтәге парлар әкренләп бер-берсеннән ераклаша бара. Тора-бара кайбер ирләрнең һәм хатыннарның үз кызыксынулары барлыкка килә, һәм аларның уртак яклары бик аз кебек тоела. Яки ирле-хатынлы пар, әни-әти ролендә шулкадәр озак булганнар ки, балалары үз өйләре белән яши башлагач, хәтта ничек ир белән хатын булырга икәнен онытканнарын абайлап ала.
Соңгы дистә елларда үзләрен белгечләр дип санаган кешеләр ир белән хатыннарга игътибарларын үз ихтыяҗларына тупларга киңәш итеп килә. «Никахым мине бәхетле итәме?» «Ул мине яхшырак кеше итәме?» «Тормыш иптәшем эмоциональ ихтыяҗларымны канәгатьләндерәме?» Юк икән, хәзерге фикер буенча, сез үзегез өчен иң яхшысын эшләргә — аерылышып, яңа тормыш башларга тиеш.
Элек аерылышу зур хурлык дип саналган. «Әле күптән түгел генә,— дип яза социолог Эрик Клиненберг,— тормыш иптәше белән канәгать булмыйча аерылышырга теләгән кеше үз карарын нигезләргә тиеш булган. Бүген исә капма-каршы хәл: никахыгыз белән канәгать түгелсез икән, сез никахта калуыгызны нигезләргә тиеш. Чөнки бүгенге көндә бик күп кеше үз-үзеңә игелекле булу иң мөһиме дип саный a».
Әлбәттә, аерылышу еш кына гаиләдә туган күп кенә проблемаларны икенчеләре белән генә алмаштыра. Мәсәлән, бер тикшерү ачыклаганча, «чал аерылышу еш кына аерылышучылар, аеруча хатыннар, өчен матди кыенлыклар тудыра».
Тагын бер нәрсә турында уйларга кирәк. Аерылышуга кагылышлы бер китапта: «Сез, тормышыгызны үзгәртергә тырышсагыз да, шул ук кеше булып каласыз»,— дип әйтелә. Анда мондый сораулар бирелә: «Тормыш иптәшегезгә ошамаган аралашу рәвешегезне үзгәртер өчен, сез нәрсә эшләдегез? Сез, гаиләдәге фикер каршылыкларына мөнәсәбәтегезне үзгәртер өчен, тырышлыклар куйдыгызмы?» («Don’t Divorce») b.
Нәрсә эшләп була?
Үзгәрешләрне таныгыз. Мөнәсәбәтләр үзгәрешсез калмый. Балаларыгыз таралышып беткәнгә я сез икегез дә үз кызыксынуларын үстергәнгә, тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрегез үзгәргәндер. Үткәндә ничек булса, шулай булуын теләр урынына, хәзерге хәлне ничек яхшыртырга икәнен уйлагыз.
Изге Язмалардагы принцип: «„Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?“ — димә. Болай дип сорау акыллы түгел» (Вәгазьче 7:10).
Тормыш иптәшегез белән дус булыгыз. Сез тормыш иптәшегез кызыксынган нәрсәгә кызыксыну күрсәтә аласызмы я тормыш иптәшегезне үзегез кызыксынган нәрсә белән шөгыльләнергә чакыра аласызмы? Ә бәлки, икегезгә дә ошаган берәр яңа шөгыль табарсыз. Максатыгыз бергә вакыт уздыру булсын. Шулай итеп, сез үзегезне, бүлмәдәшләр итеп түгел, ә ир белән хатын итеп тоярсыз.
Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).
Бер-берегезгә карата әдәпле булыгыз. Вакыт әдәп кагыйдәләрегезне җимермәсен. Тормыш иптәшегез белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшегез, һәм йөрешкән вакытта әдәпле булган кебек, әдәпле булырга тырышыгыз. «Рәхмәт», «рәхим итеп», «гафу ит» дигән сүзләр әйтегез. Яратканыгызны һәрвакыт белдереп торыгыз һәм тормыш иптәшегезнең үзегез өчен башкарган эшләре өчен рәхмәтле булуыгызны күрсәтегез.
Изге Язмалардагы принцип: «Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз» (Эфеслеләргә 4:32).
Яхшы вакытларыгызны исегездә тотыгыз. Туй альбомыгызны я бергә төшкән башка фотографияләрне бергә карагыз. Шулай итеп никахыгызда ярату белән хөрмәт сакланып калыр я яңадан ялкынланып китәр.
Изге Язмалардагы принцип: «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33).
a «Going Solo—The Extraordinary Rise and Surprising Appeal of Living Alone» дигән китаптан алынган.
b Изге Язмалар буенча, аерылышу өчен бердәнбер сәбәп — ирнең я хатынның әхлаксызлык кылуы (Маттай 19:5, 6, 9). «Изге Язмалар буенча аерылышырга ярыймы?» дигән мәкаләне карагыз.