Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Ничек электрон җайланмаларга дөрес караш сакларга?

Ничек электрон җайланмаларга дөрес караш сакларга?

 Электрон җайланмаларны куллану никахыгызга я файда, я зыян китерергә мөмкин. Алар сезнең гаиләгезгә ничек тәэсир итә?

 Нәрсә белергә кирәк?

  •   Электрон җайланмаларны акыллы куллану гаиләгә яхшы тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер ирләр белән хатыннар аларны көн дәвамында бер-берсе белән элемтәдә торыр өчен куллана.

     «„Мин сине яратам“ я „Синең турында уйлыйм“ кебек кыска гына хәбәрләр зур мәгънәгә ия» (Джонатан).

  •   Электрон җайланмаларны акылсыз куллану гаиләгә зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр, гаджетлары белән мавыкканга, үз тормыш иптәшләрен үз вакытыннан һәм игътибарыннан мәхрүм итә.

     «Мин төгәл шуны беләм: кайвакыт ирем, мин телефонымны кулланганга күрә, минем белән аралаша алмый» (Джулисса).

  •   Кайберәүләр әйтүенчә, алар үз тормыш иптәшләре белән хәтта электрон җайланмаларын кулланган вакытта да аралаша ала. Әмма социолог Шерри Тёркл кисәткәнчә, кешеләр, бер үк вакытта берничә эшне уңышлы гына башкара ала дип уйлап, ялгыша. Әйе, берничә эшне бер үк вакытта башкару сәләте, чынлыкта, ул хәтле яхшы сыйфат түгел. «Яңа эш өстәлгән саен, башкарылган эшләрнең сыйфаты кими» a.

     «Ирем белән аралашу миңа зур шатлык китерә, тик ул башка эш белән шөгыльләнгәндә түгел. Берәр эшне башкарганда, ул әйтерсең лә „мине борчымасаң иде“ дип әйткәндәй була» (Сара).

 Нәтиҗә. Электрон җайланмаларны ничек итеп куллануыгыз гаиләгезгә я файда, я зыян китерә ала.

 Нәрсә эшләп була?

 Приоритетларны билгеләгез. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10). Үз-үзегездән сорагыз: «Мин һәм тормыш иптәшем бер-беребезгә бирергә тиешле вакытны һәм игътибарны электрон җайланмаларга багышламыйбызмы?»

 «Ресторанда ир белән хатынның үз телефоннарына текәлеп утырганын күрү бик аяныч. Кызганыч, әмма электрон җайланмалар белән мавыгып, безнең иң мөһимен — бер-беребез белән мөнәсәбәтләрне онытуыбыз бар» (Мэтью).

 Чикләр куегыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:15, 16). Үз-үзегездән сорагыз: «Ашыгыч булмаган хәбәрләрне шунда ук укыр һәм аларга җавап бирер урынына, мин моның өчен билгеле бер вакытны аерып куя аламмы?»

 «Мин, телефонымны тавышсыз режимга куеп, килгән хәбәрләргә уңайлырак вакытта җавап бирәм. Килгән хәбәрләргә, хатларга я шалтыратуга ашыгыч җавап бик сирәк очракларда кирәк була» (Джонатан).

 Мөмкин булса, эш белән бәйле сорауларны эштә калдырыгыз. Изге Язмаларда: «Һәр эшнең үз вакыты бар»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:1). Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Эшем белән бәйле сораулар телефон аркасында гаилә белән үткәргән вакытымны урламыймы? Шулай булса, бу гаиләмә ничек тәэсир итә? Тормыш иптәшем моның турында нәрсә әйтер иде?»

 «Технологияләр ярдәмендә, без теләсә кайда һәм теләсә кайсы вакытта эшли алабыз. Хатыным белән булган вакытта эш белән бәйле хатларны карамас өчен һәм аларны хәл итмәс өчен, миңа тырышлыклар куярга туры килә» (Мэтью).

 Тормыш иптәшегез белән электрон җайланмаларны куллануыгыз турында фикер алышыгыз. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24). Тормыш иптәшегез белән сөйләшеп, һәрберегезнең электрон җайланмаларны ничек куллануы һәм нинди үзгәрешләр ясап булганы турында уйлагыз. Андый сөйләшүне башлар өчен, бу мәкаләдәге «Карап чыгар өчен сораулар» дигән рамканы кулланып була.

 «Без ирем белән үзара ачык аралашабыз, һәм беребез телефонны я планшетны чиктән тыш күп куллана башлаганын күрсәк, моның турында турыдан-туры әйтәбез. Әйе, бу җитди проблемага әйләнә ала. Шуңа күрә без бер-беребезнең фикеренә игътибарлы булырга тырышабыз» (Даниэлла).

 Нәтиҗә. Электрон җайланма сезнең хуҗагыз түгел, ә хезмәтчегез булсын.

a «Reclaiming Conversation—The Power of Talk in a Digital Age» китабыннан.