Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Безгә, өйләнешкәнче, бергә яшәргә кирәкме?

Безгә, өйләнешкәнче, бергә яшәргә кирәкме?

 Күп кенә парлар, өйләнешкәнче, бергә яши. Кайберәүләр шулай итеп бер-берсенә туры килү-килмәвен тикшерә алыр һәм уңышлы никах булдыру мөмкинлеген арттырыр дип уйлый. Ләкин өйләнешкәнче бергә яшәү — акыллы карармы?

Бу мәкаләдә

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

  •   Изге Язмаларда никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләр хөкем ителә. Мәсәлән, анда «фәхешлектән ерак торыгыз» диелә (1 Тисалуникәлеләргә 4:3; 1 Көринтлеләргә 6:18). Бу бергә яшәгән һәм берникадәр вакыттан соң өйләнешергә җыенган парларга да кагыла a. Изге Язмалардагы нормаларны куллану күп проблемалардан, шул исәптән никахтан тыш йөкле булудан, яклый.

  •   Никах төзелешен Аллаһы үзе урнаштырган. Аңа нигез салганда, ул әйткән: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Яратылыш 2:24). Никахта бер-береңә тугрылык саклау — ныклы һәм бәхетле гаилә өчен иң яхшы нигез.

 Бергә яшәү сезне өйләнешүгә әзерләрме?

 Кайберәүләр «әйе» дияр. Алар уйлавынча, бергә яшәгән ир-ат белән хатын-кыз, өйдәге эшләрне бергә эшләгәндә, бер-берсенең гадәтләре белән танышканда, кыйммәтле тәҗрибә туплый. Әмма чынлыкта, никах бәхетле булсын өчен, бер-береңә тугрылык саклау кирәк.

 Ир-ат белән хатын-кызга, шатлыклы һәм кайгылы вакытларда бер-берсенә ябышырга, нәрсә булыша ала? Һичшиксез, «сынау вакыты» түгел, чөнки шул вакыт эчендә алар теләсә нинди мизгелдә мөнәсәбәтләрен өзеп, төрле якка китә ала. Ә менә, ир-ат та, хатын-кыз да бер-берсенә тугры булганда һәм бергә төрле авырлыкларны кичереп чыгарга әзер булганда, чын-чынлап нык мөнәсәбәтләрне төзеп була.

 Нәтиҗә. Парлар, өйләнешкәнче бергә яшәп, чынлыкта үзләрен өйләнешүгә түгел, ә араларын өзелүгә әзерләргә мөмкин.

 Изге Язмалардагы принцип: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).

 Бергә яшәү матди яктан файдалы булырмы?

 Кайберәүләр «әйе» дияр. Тикшеренүләр үзәге Пью үткәргән сораштыру буенча, АКШта ун яшәүчеләрнең дүртесе матди сәбәпләр аркасында бергә яши башлаган. Әмма шул кешеләрдән, алар берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң, ни өчен алар өйләнешүгә әзер түгел икәненә төп сәбәпне сорагач, күпләр шулай ук матди авырлыкларны искә алган.

 Өйләнешкәнче бергә яшәүнең башка начар нәтиҗәләре дә булырга мөмкин. Алар аеруча хатын-кызларга тәэсир итә. Мәсәлән, аралар өзелгәннән соң, еш кына хатын-кызларга балаларны үстерергә туры килә.

 Нәтиҗә. Өйләнешкәнче бергә яшәүнең начар нәтиҗәләре көтелгән яхшы нәтиҗәләреннән күпкә зуррак булырга мөмкин.

 Изге Язмалардагы принцип: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче» (Ишагыя 48:17).

 Бергә яшәү үзегезгә туры килмәгән кеше белән өйләнешүдән саклап калырмы?

 Кайберәүләр «әйе» дияр. Әмма, никах турындагы бер китапта әйтелгәнчә, «өйләнешкәнче бергә яшәгән кешеләргә еш кына араларын өзәргә кыен була» («Fighting for Your Marriage»). Ни өчен? Бергә яшәгән кайбер парлар бер-берсенә гел туры килмәгәнен ачыкларга мөмкин. Ләкин аларның, мәсәлән, йорт хайваны турында кайгырту, бергә аренда түләү я көтелмәгән йөклелек белән бәйле бурычлары бар. Шуңа күрә алар «күнегелгән гадәт буенча» яшәүләрен дәвам итә. Башкача әйткәндә, өстә искә алынган китапта дәвам ителгәнчә, «кайбер парлар, икенче очракта араларын өйләнешкәнче өзәрләр иде, ләкин алар, үзләренә бергә яшәү җиңелрәк булганга гына, өйләнешергә хәл итәләр».

 Нәтиҗә. Өйләнешкәнче бергә яшәү чынлыкта, дөрес карар кабул итәргә булышыр урынына, үзегезгә туры килмәгән кеше белән араларны өзәргә кыенлаштырырга гына мөмкин.

 Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

 Яхшырак карар бармы?

 Өйләнешкәнче бергә яшәү китергән авырлыклардан сакланып та һәм шул ук вакыт бәхетле никах булдыру мөмкинлекләрен арттырып та була . Моның өчен Изге Язмалардагы никахка кагылышлы нормаларны үтәргә кирәк. Ир һәм хатын булып бергә яши башлаганчы, булачак тормыш иптәшегез итеп күргән кеше белән танышыр өчен җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Андый кешене уртак кыйммәтләр һәм карашлар нигезендә сайларга кирәк. Болар бит җенси тартылудан күпкә мөһимрәк.

 Изге Язмаларда бәхетле һәм нык никахка нигез салырга булыша алган киңәшләр бар b. Бу киңәшләрне куллану:

 Шушы темалар турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтында «Никах һәм гаилә» дигән бүлекне карагыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү... өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16).

b Кайбер культураларда ата-аналар балаларына тормыш иптәшен үзләре сайлый. Андый очракта Изге Язмалардагы киңәшләр әти-әниләргә кешенең нинди сыйфатларына игътибар итәргә кирәк икәненә булыша ала.