Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Гыйбрәтле сүзләр 22:6: «Баланы дөрес юлга өйрәт»

Гыйбрәтле сүзләр 22:6: «Баланы дөрес юлга өйрәт»

 «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт, шулчак ул, картайгач та, бу юлдан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ның мәгънәсе

 Үз баласын Аллаһыны яратырга һәм аның законнарын хөрмәт итәргә өйрәткән әти-әниләр һич тә шикләнмәсен: андый өйрәтү балага гомере буе булышып торачак.

 «Баланы дөрес юлга өйрәт». Бу сүзләрне шулай ук болай да әйтеп була: «Баланы дөрес юлга бастыр». Гыйбрәтле сүзләр китабы әти-әниләрне кат-кат өндәп тора: үз балаларыгызны сабый чактан ук нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәненә өйрәтегез (Гыйбрәтле сүзләр 19:18; 22:15; 29:15). Шулай да әти-әниләр шуны истә тота: баланың, инде үскән кешенең кебек, ихтыяр иреге бар. Шуңа күрә әти-әниләр балага нәрсә эшләргә икәнен әйтсәләр дә, һәм бала белән фикер дә алышалар шуны истә тоталар: алар балага җитлеккән, җаваплы кеше булырга булышалар, шулай ук ул үзе дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнсен өчен аңа ярдәм итәләр (Канун 6:6, 7; Көләсәйлеләргә 3:21).

 Изге Язмалар белгечләренең кайберләре, бу сүзләрне болай да аңлап була дип әйтә: «Баланы табигый сәләтләренә карап тәрбиялә». Алай дип аңлату дөрес кебек күренсә дә, «дөрес юлга өйрәт» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзләре, күрәсең, дөрес тормыш юлына бастыруны аңлата. Гыйбрәтле сүзләр китабында кеше ике юл белән бара ала дип әйтелә. Юлларның берсе «яхшы кешеләр юлы», я «дөрес юл» дип атала (Гыйбрәтле сүзләр 2:20; 4:11; 23:19). Юлларның икенчесе «явызлар юлы», «яман юл» дип атала (Гыйбрәтле сүзләр 4:14; 12:15; 16:29). Ә бала йөрергә тиеш юл «дөрес юл» дип атала. Тормышка алып бара торган шул юл турында Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда әйтелә (Зәбур 119:105).

 «Ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас». Әти-әни үз баласын Аллаһы урнаштырган әхлакый нормаларга өйрәтсә, бала дөрес юлдан гомере буе йөрер. Бу яхшы өйрәтелгән бала дөрес юлдан һич тә читкә тайпылмас дигәнне аңлатмый әле. Мәсәлән, бала явызлык юлыннан йөргән кешеләр белән вакыт үткәрсә, ахыр чиктә «дөрес юлны» калдырыр һәм явыз эшләрдә катнаша башлар (Гыйбрәтле сүзләр 2:12—16; 1 Көринтлеләргә 15:33). Андый хәл туа алса да, әти-әниләр балаларын Аллаһы нормалары буенча яшәргә өйрәтеп, аларга тормыштагы иң яхшы юлны күрсәтәләр (Гыйбрәтле сүзләр 2:1, 11).

Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ның контексты

 Гыйбрәтле сүзләр, 22 нче бүлек Аллаһы акыллылыгын үз тормышыбызда кулланырга булыша торган кыска гына киңәшләрдән тора. Алар шуны күрсәтә: Йәһвә a белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булу бик кадерле нәрсә. Кеше андый мөнәсәбәтләргә басынкы, юмарт һәм эшчән булып ия була (Гыйбрәтле сүзләр 22:1, 4, 9, 29). Ә Аллаһы нормаларын санга сукмыйча яшәүче һәм ярлы кешеләрне җәберләп торучы кеше үз тормышында начарлык кына күрер (Гыйбрәтле сүзләр 22:8, 16, 22—27.

 Гыйбрәтле сүзләр, 22 нче бүлектәге шигырьләрнең күпчелеге баланы өйрәтүгә багышланмаган булса да, анда Аллаһы хуплавына һәм бәхеткә китерә торган тормыш юлы күрсәтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:17—19). Баланы андый юлга өйрәтеп әти-әниләр шуны күрсәтәләр: алар үз балаларының иң яхшы тормыш юлы белән баруларын тели (Эфеслеләргә 6:1—3).

 Гыйбрәтле сүзләр китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.