Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Еврейләргә 4:12: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле»

Еврейләргә 4:12: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле»

 «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле, ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Еврейләргә 4:12, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Аллаһының сүзе тере вә куәтле. Ул ике ягы да үткен теләсә кайсы кылычтан да үткенрәк. Ул эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул йөрәгебездәге фикерләребезне һәм ниятләребезне хөкем итә» (Еврейләргә 4:12, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Еврейләргә 4:12 нең мәгънәсе

 Изге Язмалар буенча, Аллаһының кешеләр өчен язылган хәбәренең фикерләребез белән мотивларыбызны ачыкларга кодрәте бар. Бу хәбәр кешене яхшы якка үзгәртә ала.

 «Аллаһының сүзе тере». «Аллаһының сүзе» дигән сүзләр Аллаһының вәгъдәләренә я Изге Язмаларда язылган аның ниятенә карый. a Тыңлаучан кешеләрнең тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәүләре — бу ниятнең мөһим өлеше булып тора (Яратылыш 1:28; Зәбур 37:29; Ачылыш 21:3, 4).

 Нинди мәгънәдә Аллаһы сүзе я нияте тере? Чөнки бу сүзнең кодрәте бар. Ул шул сүзне кабул итүчеләрнең йөрәгенә бик нык тәэсир итә һәм аларга өмет бирә, шул кешеләрнең тормышы максатка ия була (Канун 30:14; 32:47). Бу сүз тере, чөнки Аллаһының вәгъдә биреп әйткән сүзләре үтәлсен өчен Аллаһы үзе көч куеп тора (Яхъя 5:17). Кешеләрдән аермалы буларак, Аллаһы вәгъдә биргәч, аны онытмый я аны үтәр өчен көче җитми дип акланып тормый (Саннар 23:19). Аның сүзе «үтәлмичә [аңа] кире кайтмас» (Ишагыя 55:10, 11).

 «Аллаһының сүзе... кодрәтле». «Кодрәтле» дигән сүз шулай ук «көчле», «хәрәкәтчән» я «сүз нәрсә үтәр өчен әйтелгән булса, шуны үти» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Йәһвә b Аллаһы әйткән я вәгъдә иткән һәр нәрсә үтәлә (Зәбур 135:6; Ишагыя 46:10). Аллаһы үз вәгъдәләрен шулай итеп үти ала ки, бу хәтта без көткән «бар нәрсәдән күпкә күбрәк» була ала (Эфеслеләргә 3:20). c

 «Аллаһының сүзе... кодрәтле», чөнки ул шул сүзне кадерләгән кешеләргә булыша. Нәтиҗәдә алар үз тормышларында яхшы якка үзгәрешләр ясыйлар һәм яхшы сыйфатларга ия булалар. Алар Аллаһының тәгълиматларын үзләштерәләр, «Аллаһының сүзе» кешенең фикер йөртүен, тормыш рәвешен һәм максатларын үзгәртә (Римлыларга 12:2; Эфеслеләргә 4:24). Нәкъ шул мәгънәдә ул «иман итүчеләргә, тәэсир итеп тора» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).

 «Аллаһының сүзе... ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк». Образлы әйткәндә, Аллаһы сүзе кеше ясаган теләсә нинди кылычтан да үткенрәк, чөнки ул күңел түрләренә үтеп керә. Аллаһы хәбәре кешенең үзенә — аның йөрәгенә тәэсир итә. Кеше уйлап чыгарган тәгълиматлар алай тәэсир итә алмый. Еврейләргә 4:12 дәге шуннан соң язылган сүзләр моны ачыклап бирә.

 «Аллаһының сүзе... шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера». Изге Язмаларда «җан» дигән сүз кайвакыт тыштан нинди булып күренүебез турында сүз барганда, ә «рух» чынлыкта нинди икәнебезне күрсәтер өчен кулланыла (Гәләтиялеләргә 6:18). «Аллаһының сүзе» кешенең иң тирән хисләренә һәм уйларына кадәр үтеп керә ала ягъни, образлы әйткәндә, «сөяк җелегенә» кадәр үтеп керә. Чынлыкта нинди икәнебезне бер кеше дә күрә алмый, ә Йәһвәнең тәгълиматлары ярдәмендә без моны күрә алабыз һәм шул тәгълиматлар безне яхшы якка үзгәрергә этәрә. Бу безнең үзебезне дә, Барлыкка китерүчебезне дә шатландыра.

 «Аллаһының сүзе... йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый». Кешенең Аллаһы сүзенә карашы аның чын уйларын, хәтта аның ниятләрен я мотивларын ачыкларга мөмкин. Ә бу инде аның тәртибенә, үзен тотышына тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, кеше Аллаһы сүзен уңай караш белән кабул итсә, тормышында тиешле үзгәрешләр ясаса, үзенең басынкы һәм эчкерсез кеше булуын күрсәтә. Ул үз Барлыкка Китерүчесенең хуплавын алырга теләгәнен күрсәтә. Ә Аллаһы сүзендә хаталар табарга тырышса, ул, күрәсең, горурлык һәм эгоизм кебек, начар сыйфатларга ия. Ул, бәлки, Аллаһы хупламаган тәртибен акларга тырышадыр (Ирмия 17:9; Римлыларга 1:24—27).

 Бер белешмәлектә, Аллаһы сүзе «күңелебезнең иң тирән почмакларына үтеп керә ала» дип әйтелә. Аллаһы шәхесебезнең һәр ягын күрә, аңардан яшерерлек бер нәрсә дә юк, аның сүзе ачыклый алмаган нәрсә дә юк. «Аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез»,— дип әйтелә Еврейләргә 4:13 тә.

Еврейләргә 4:12 нең контексты

 Еврейләргә хатын рәсүл Паул якынча безнең эраның 61 елында яза. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу хат Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәүче яһүди мәсихчеләргә язылган булган.

 Хатның 3 һәм 4 бүлекләрендә Паул борынгы Исраилнең мисалы мәсихчеләр өчен гыйбрәт алырлык мисал булып тора дип яза (Еврейләргә 3:8—12; 4:11). Йәһвә Исраил халкына вәгъдә биргән булган: ул аларны әсирлектән азат итәчәк һәм алар үзләренә биреләчәк җирдә «иминлектә яшәячәкләр» дип әйткән булган (Канун 12:9, 10). Ләкин Мисырдан чыккан халык Аллаһының вәгъдәләренә иманнарының җитеп бетмәгәнен күп тапкыр күрсәткән һәм кат-кат аның әмерләрен бозган. Нәтиҗәдә, алар Аллаһының «тынычлыгына кермәгән» һәм Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләрдә кала алмаган. Ахыр чиктә алар чүлдә үлеп беткәннәр. Аларның токымнары Вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алса да, алар да Аллаһыга тыңлаучан булмаган. Вакыт узгач, бөтен халыкка моның аркасында газап чигәргә туры килгән (Никами 9:29, 30; Зәбур 95:9—11; Лүк 13:34, 35).

 Паул болай дип язган: мәсихчеләр тугрылыксыз Исраил халкы мисалыннан сабак алырга тиеш. Без, алардан аермалы буларак, Аллаһы тынычлыгына керә алабыз. Моның өчен безгә аның сүзенә буйсынырга һәм аның вәгъдәләренә иман итәргә кирәк (Еврейләргә 4:1—3, 11).

 Еврейләргә язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Еврейләргә 4:12 «Аллаһының сүзе» дигән сүзтезмә Изге Язмаларны гына аңлатмый. Аллаһы үз вәгъдәләрен шул китапка язып куйган, шуңа күрә Еврейләргә 4:12 не шулай ук аның вәгъдәләренә карата да кулланып була.

b Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.