Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Зәбур 37:4: «Йәһвәдә чиксез шатлык тап»

Зәбур 37:4: «Йәһвәдә чиксез шатлык тап»

 «Йәһвәдә чиксез шатлык тап, һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр» (Зәбур 37:4, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Шатлык чыганагың Раббыда булсын – Ул сиңа күңелең теләгәнне насыйп итәр» (Зәбур 36:4, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Зәбур 37:4 нең мәгънәсе

 Мәдхия җырлаучы Аллаһының хезмәтчеләрен Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә шатланып яшәргә өнди. Андый мөнәсәбәтләргә ия һәр кеше Йәһвә Аллаһы a аның бар дөрес теләкләрен үтәячәгенә шикләнмичә яши ала.

 «Йәһвәдә чиксез шатлык тап». Бу сүзләрне шулай ук «иң зур шатлыгың Йәһвәдә булсын», «Раббыга хезмәт итүдән шатлык тап» я «Раббы үзеңә вәгъдә иткәннәрдән шатлык тап» дип тә тәрҗемә итеп була. Гади генә әйткәндә, хак Аллаһыга гыйбадәт кылудан без «иң зур шатлык» табарга тиешбез (Зәбур 37:4, искәрмә). Ни өчен алай дип әйтеп була?

 Йәһвәнең хезмәтчеләре бар нәрсәгә Изге Язмаларда ачыкланган Аллаһының карашы белән карый. Алар Аллаһыны белә һәм аңа буйсыну акыллы икәнен таный. Нәтиҗәдә, аларның вөҗданнары саф, алар күп кенә хаталардан һәм дөрес булмаган карарлардан үзен саклый (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Мәсәлән, саран я намуссыз кешеләр гөрләп чәчәк атып яши кебек күренсә дә, Аллаһының хезмәтчеләре моның аркасында ачуга я көнчелеккә бирелми (Зәбур 37:1, 7—9). Аллаһы халкы белә: тиздән Ходай бар гаделсезлекне юк итәчәк һәм үз тугры кешеләрен яхшы тәртипләре өчен бүләкләячәк. Шуңа күрә Аллаһы халкы шатлык кичереп яши (Зәбур 37:34). Аларның күктәге Аталары аларны хуплап елмая һәм моны белү аларга зур шатлык өсти (Зәбур 5:12; Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

 «Ул күңелеңнең теләкләрен үтәр». Бу сүзләрне шулай ук болай дип тәрҗемә итеп була: «ул догаларыңа җавап бирер» я «ул сиңа иң теләгәнеңне бирер». Әлбәттә, Йәһвә һәр теләгебезне үтәп тормас. Яхшы әти-әни үз баласына иң яхшысын гына тели, нәкъ шулай ук Йәһвә дә үз балалары өчен иң яхшысы нәрсә булачак икәнен белә. Өстәвенә, безнең үтенечләр һәм тормыш рәвешебез аның нормаларына туры килергә һәм аның ихтыяры буенча булырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 28:9; Ягъкуб 4:3; 1 Яхъя 5:14). Һәм шул чакта без Догаларны Тыңлаучыга безне тыңлаганына һич тә шикләнмичә мөрәҗәгать итәбез (Зәбур 65:2; Маттай 21:22).

Зәбур 37:4 нең контексты

 37 мәдхияне борынгы Исраил патшасы Давыт язган булган. Ул бу мәдхияне акростих итеп язган. b

 Давыт күп гаделсезлек кичергән. Аны Шаул патша эзәрлекләп йөргән, башкалар да аны үтерергә теләп эзләп йөргән (2 Ишмуил 22:1). Шулай да Давыт Аллаһыга тулысынча өметләнеп торган. Ул шуны белгән: иртәме-соңмы Йәһвә явызларны хөкемгә тартачак (Зәбур 37:10, 11). Явызлар гөрләп чәчәк ата кебек күренсә дә, ахыр чиктә алар «яшел үлән төсле» юкка чыгар (Зәбур 37:2, 20, 35, 36).

 37 мәдхиядә Аллаһы нормалары буенча яшәүчеләр һәм Аллаһыны хөрмәт итмәүчеләр капма-каршы куела (Зәбур 37:16, 17, 21, 22, 27, 28). Шуңа күрә бу мәдхия безне зирәклек җыярга һәм Аллаһы хуплаган кеше булырга дәртләндерә.

 Зәбур китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Аллаһының еврей телендәге исеме татар теленә Йәһвә дип тәрҗемә ителә. Ни өчен соң тәрҗемәчеләр еврей кулъязмасында Аллаһының исеме очраганда аны Раббы дип тәрҗемә иткән? Моны белер өчен «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

b Андый стильдә язылган мәдхиянең шигыре я шигырьләр төркеме еврей әлифбасының беренче хәрефеннән башлана. Икенче шигыре я шигырьләр төркеме еврей әлифбасының икенче хәрефеннән башлана һәм шул тәртип буенча дәвам ителә. Шигырьләрнең андый тәртиптә төзелүе кешеләргә мәдхияне хәтерләрендә сакларга булышкандыр.