ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Марк 1:15: «Аллаһы Патшалыгы якынлашты»
«Билгеләнгән вакыт килде, һәм Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез» (Марк 1:15, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Вакыты җитте!... Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә инаныгыз!» (Марк 1:15, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе)
Марк 1:15 нең мәгънәсе
Гайсә Мәсих, үз тыңлаучыларына Аллаһы Патшалыгы a «якынлашты» диеп, үзенең алар белән булуын күздә тоткан, чөнки ул киләчәктә бу Патшалыкта Патша булып китәргә тиеш булган.
Гайсә Мәсихнең Патшалык инде идарә итә башлаган дип әйтәсе килмәгән. Соңрак ул үз шәкертләренә Патшалыкның киләчәктә генә идарә итәчәген әйткән (Рәсүлләр 1:6, 7). Шулай да Гайсә Патша буларак нәкъ вакытында, нәкъ Изге Язмаларда алдан әйтелгән елны килгән b. Шуңа күрә ул болай дип әйтә алган: «Билгеләнгән вакыт килде». Бу сүзләр аның Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне сөйләү вакыты җиткәнен аңлаткан (Лүк 4:16—21, 43).
Кешеләр, Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр үзләренә файда китерсен өчен, үткәндәге гөнаһларыннан тәүбә итеп, Аллаһы нормалары буенча яшәргә тиеш булган. Үз гөнаһларына үкенгән кешеләр киләчәк Патшалык хакындагы яхшы хәбәргә иман иткәннәрен күрсәткән.
Марк 1:15 нең контексты
Бу сүзләрне Гайсә Гәлиләядәге хезмәтенең башында әйткән. Инҗилнең c башка бер китабы буенча, «шул вакыттан алып» Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли башлаган (Маттай 4:17). Патшалык Гайсә вәгазенең төп темасы булган. Инҗилдәге дүрт китапта Аллаһы Патшалыгы 100 дән артык тапкыр искә алына. Гайсә Патшалык турында, башка темаларга караганда, ешрак сөйләгән.
Марк китабының 1 нче бүлеген аңлатучы искәрмәләр, кисешкән урыннар, рәсемнәр һәм карта белән бергә укыгыз.
a Аллаһы Патшалыгы — Аллаһы күктә урнаштырган хөкүмәт. Ул аны үз ихтыярын җирдә үтәр өчен булдырган (Даниял 2:44; Маттай 6:10). Күбрәк белер өчен, «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне карагыз.
b Патша булып китеп, Гайсә, вәгъдә ителгән Мәсих буларак, ягъни Аллаһының махсус вәкиле буларак, үз рольләренең берсен үтәргә тиеш булган. Аның Мәсих буларак кайчан килергә тиеш булганы турында күбрәк белер өчен, «Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге» дигән мәкаләне карагыз.
c Инҗил — Мәсихче Грек Язмаларының беренче дүрт китабы. Ул шулай ук Яңа Гаһед дип атала. Анда Гайсәнең тормышы һәм хезмәте тасвирлана.