ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Микай 6:8: «Аллаһың юлында тыйнак йөр»
«И кеше, ул сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте. Йәһвә синнән нәрсә таләп итә? Ул тик гадел эш итүеңне, тугрылыкны сөюеңне, Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!» (Микай 6:8, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Әй адәм баласы, нәрсәнең яхшы булуын һәм синнән нәрсә таләп ителгәнне Раббы сиңа әйтте: гадел бул, шәфкать кылудан тәм тап, Аллаң алдында күндәмлек күрсәтеп яшә» (Микай 6:8, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
Микай 6:8 нең мәгънәсе
Микай пәйгамбәр шуны күрсәткән: кешеләргә Йәһвә a Аллаһы теләгәнчә яшәү һич тә авыр түгел (1 Яхъя 5:3). Аллаһы бездән нәрсә таләп итә? Моның турында шушы шигырьдә әйтелә. Аның таләпләре өч сүзтезмә белән бирелгән. Беренче икесе кешенең башка кешеләр белән мөнәсәбәтләренә, ә өченчесе Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә кагыла.
«Гадел эш ит». Аллаһы үз хезмәтчеләренә гадел һәм дөрес булганны эшләргә куша. Моның өчен кеше Аллаһының нәрсәне яхшы, ә нәрсәне яман дип санаганын белергә һәм шул таләпләр буенча эш итәргә тиеш (Канун 32:4). Мәсәлән, Аллаһы нормаларын тотып яшәүче кеше башкалар белән үзен намуслы һәм гадел тотар өчен бар көчен куя. Ул кешеләрнең чыгышларына, милләтләренә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамый (Левилеләр 19:15; Ишагыя 1:17; Еврейләргә 13:18).
«Тугрылыкны сөй». Бу сүзләрне шулай ук «тугры мәхәббәтне ярат» дип тә тәрҗемә итеп була (Микай 6:8, искәрмә). Еврей телендә «тугрылык» дип тәрҗемә ителгән сүз ышанычлы булуны гына түгел, ә игелекле һәм шәфкатьле булуны да үз эченә ала. Бу берәр канун таләп иткәннән күбрәкне эшләүне аңлата. Аллаһы кешеләрдән игелекле һәм шәфкатьле булуны таләп итеп кенә чикләнми, ул шул сыйфатларны яратуны да таләп итә. Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы хезмәтчесе башкаларга, аеруча мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм итүне яратырга тиеш. Шатлык бирүдән килә (Рәсүлләр 20:35).
«Аллаһың юлында тыйнак йөр». Изге Язмаларда «йөрү» дигән сүз «билгеле бер тәртип буенча эш итү» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Аллаһыны сөендереп яшәүче кеше Аллаһы юлыннан йөри дип әйтеп була. Бу яктан Нух яхшы мисал булып тора. Нух Аллаһы каршында тәкъва кеше булган һәм «үз замандашлары арасында саф кеше» булган, шуңа күрә «ул Аллаһы юлында йөргән» дип әйтеп була (Яратылыш 6:9). Без бүген Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда әйтелгәннәр буенча яшәп, Аллаһы юлында йөрибез. Моның өчен безгә тыйнаклык күрсәтеп үз көчебезнең, сәләтләребезнең чикле булуын һәм бар яклардан Аллаһыга бәйле булуыбызны танырга кирәк (Яхъя 17:3; Рәсүлләр 17:28; Ачылыш 4:11).
Микай 6:8 нең контексты
Микай, пәйгамбәр булып, борынгы Исраилдә б. э. к. 8 гасырда хезмәт иткән. Шул көннәрдә ил потлар белән тулы булган, кешеләр бер-берсен алдаган һәм җәберләгән (Микай 1:7; 3:1—3, 9—11; 6:10—12). Халыкның күпчелеге Мусага бирелгән Канунда — Муса Канунында — язылган Аллаһы таләпләрен санга сукмаган. Шул ук вакыт, күпләр мондый хаталы фикердә торган: дини ритуалларны үтәсәң һәм корбаннар китерсәң, Аллаһы хуплавын алыр өчен шул җитә (Гыйбрәтле сүзләр 21:3; Һошия 6:6; Микай 6:6, 7).
Микай көннәреннән соң гасырлар узгач, Гайсә кабат шуны күрсәткән: аның Әтисенең хуплавын алыр өчен, кеше ярату, гаделлек, шәфкать күрсәтеп яшәргә тиеш. Ә тышкы яктан гына диндар булган кешеләрне Аллаһы хупламый (Маттай 9:13; 22:37—39; 23:23). Гайсә сүзләре безгә бүген Аллаһының үз хезмәтчеләренә карата таләпләрен аңларга булыша.
Микай китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.
a Аллаһының исеме еврей теленнән татар теленә Йәһвә (Яхве) дип тәрҗемә ителә. Бу исемнең дүрт хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) тетраграмматон дип атала. Изге Китапны тәрҗемә итү институты бу исемне Раббы дип тәрҗемә иткән. Йәһвә белән яхшырак танышыр өчен һәм ни өчен Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә шул исем кулланылмаган икәнен белер өчен «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.