Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Римлыларга 6:23: «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге —... мәңгелек тормыш»

Римлыларга 6:23: «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге —... мәңгелек тормыш»

 «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Гөнаһ өчен әҗер — үлем бит, ә инде Аллаһының мәрхәмәт белән бирелгән бүләге — Хакимебез Мәсих Гайсәдәге мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Римлыларга 6:23 нең мәгънәсе

 Шушы сүзләр ярдәмендә рәсүл Паул шуны күрсәтә: кешеләр гөнаһлы булганга үлә. Ләкин Аллаһы тугры хезмәтчеләренә гаҗәеп бүләк — мәңгелек тормыш бүләге тәкъдим итә.

 «Гөнаһ өчен түләү — үлем». Һәр кеше камилсез булып туа, шуңа күрә аның гөнаһ кылырга омтылышы бар a (Зәбур 51:5; Вәгазьче 7:20). Кеше гөнаһлы булып туганга, һәр кеше картая һәм үлә (Римлыларга 5:12).

 Моңа басым ясар өчен, Паул гөнаһны хуҗа белән чагыштыра. Шул хуҗа тиешле бәя түли. Эшләгән кеше үз эше өчен түләрләр дип көтә, нәкъ шулай ук кешеләр дә, камил булмаганга күрә, «түләү — үлем» көтәләр.

 Әмма Паул болай дип яза: «Үлгән кеше гөнаһтан азат» (Римлыларга 6:7). Кеше үлгәч, һәр кылган гөнаһыннан азат ителә. Шуңа күрә үлгәннәр кылган гөнаһлары өчен газаплана дип уйлар өчен бер сәбәп тә юк. Изге Язмаларда үлгәннәр уйлый да алмый, бернәрсә сизмиләр дә һәм бернәрсә эшли дә алмыйлар дип әйтелә (Вәгазьче 9:5).

 «Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш». Гөнаһ өчен «түләү — үлем», ә Аллаһы кешеләргә мәңгелек тормыш бүләге тәкъдим итә. «Бүләк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен шулай ук «юмарт бүләк» дип тә тәрҗемә итеп була. Кешегә бу бүләк, ул аңа лаек булмаса да, бирелә. Бер кеше дә үз көче белән коткарылу һәм мәңгелек тормыш ала алмый (Зәбур 49:7, 8). Ләкин кеше Гайсәгә иман итсә, Аллаһы аңа мәңгелек тормыш бүләген бирә (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:15, 18).

Римлыларга 6:23 нең контексты

 Паул Римдагы мәсихчеләргә үз хатын б. э. 56 елында язган булган. Аларның кайберләре ул вакытта Аллаһының мәрхәмәтен дөрес аңламаган. Күрәсең, Грек фәлсәфәсе тәэсир итүе аркасында алар болай дип уйлаган: күбрәк гөнаһ кылсаң, күбрәк Аллаһының кичерүеннән файда алачаксың (Римлыларга 6:1). Кайберәүләр, күрәсең, болай дигән: без Муса канунын үтәргә тиеш түгел, шуңа күрә гөнаһларыбыз өчен җәза да бирелмәячәк (Римлыларга 6:15). Үз хатында Паул шуңа басым ясый: мәсихче гөнаһ кылып яшәсә Аллаһы мәрхәмәте аңа инде файда китермәячәк (Римлыларга 6:12—14, 16).

 Паулның сүзләре Аллаһы хезмәтчеләрен шуңа ышандыра: алар гөнаһлы булып туса да, аларның өметләре бар. Алар Аллаһы нормаларына буйсынса, явыз теләкләренә ияреп тормаса, Аллаһы аларга мәңгелек тормыш бирергә вәгъдә итә (Римлыларга 6:22).

 Римлыларга язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Изге Язмалар буенча, «гөнаһ» — Аллаһы нормаларын бозган һәркайсы эш я караш (1 Яхъя 3:4). «Гөнаһ нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.