ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Рәсүлләр 1:8: «Сезгә... кодрәт биреләчәк»
«Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Сез, үзегезгә Изге Рух иңгәч, кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
Рәсүлләр 1:8 нең мәгънәсе
Гайсә үз шәкертләренә кодрәт бирергә вәгъдә иткән. Бу Аллаһының изге рухы ярдәмендә мөмкин булачак дигән. Шулай итеп алар дөньяның иң ерак җирләренә барып җитәчәк дип әйткән.
«Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк». Гайсә бу вәгъдәсен кабатлаган. Моңа кадәр ул үз шәкертләренә, күккә кайткач, Аллаһының изге рухы a ярдәмендә алар ярдәм алачак дип вәгъдә иткән булган (Яхъя 14:16, 26) Ун көн узгач, безнең эраның 33 елында Гайсә күккә күтәрелгәч, аның шәкертләре вәгъдә ителгән изге рухны алган (Рәсүлләр 2:1–4). Аллаһының рухы аларга төрле телләрдә сөйләшү сәләтен дә биргән, шәкертләр могҗизалар да кыла алган. Алар шулай ук Гайсәгә иман итүләре турында кыюлык белән вәгазьли алган (Рәсүлләр 3:1–8; 4:33; 6:8–10; 14:3, 8–10).
«Минем шаһитләрем булачаксыз». «Шаһит» дип тәрҗемә ителгән сүз мондый мәгънә йөртә: «шаһитлек бирүче» я үз күзләре күргән, үзе татыган нәрсәләр турында сөйләүче кеше. Гайсә тормышын үз күзләре белән күргән рәсүлләр аның белән йөргәндә күргән вакыйгалар турында, шул исәптән аның үлеме һәм терелтелүе турында шаһитлек бирә алган (Рәсүлләр 2:32; 3:15; 5:32; 10:39). Аларның кире кагып булмый торган шаһитлеге күпләрне шуңа инандырган: Гайсә – вәгъдә ителгән Мәсих (Рәсүлләр 2:32–36, 41). Рәсүлләргә ышанган кешеләр Гайсәнең шаһитләре булып киткән һәм башка кешеләргә Гайсәнең тормышы, үлеме һәм терелтелүе турында вәгазьләп йөри башлаган (Рәсүлләр 17:2, 3; 18:5).
«Җир читенә кадәр». Бу сүзләрне «башка илләргә дә» дип тәрҗемә итеп була. Гайсәнең сүзләре шуны күрсәтә: аның шәкертләре аның турында шаһитлек биреп бик ерак илләргә барып җитәчәкләр. Алар үз иманнары турында сөйләп Яһүдия һәм Самария якларыннан бик еракка китәчәк. Әйе, алар Гайсә башкарган эштән күпкә зуррак эш башкарачак: зуррак территорияне каплаячак һәм күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерәчәк (Маттай 28:19; Яхъя 14:12). Гайсә бу сүзләрне әйткәннән соң 30 елдан кимрәк вакыт үткәннән соң, Паул болай дип язган булган: Гайсә турындагы яхшы хәбәр «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән». Гайсә шәкертләре ерактагы Римга, Партка (Каспий диңгезенең көньяк-көнчыгыш ягы) һәм Төньяк Африкага барып җиткән (Көләсәйлеләргә 1:23; Рәсүлләр 2:5, 9–11).
Рәсүлләр 1:8 нең контексты
Рәсүлләр китабы Лүк китабы азагында әйтелгән вакыйгаларны сүрәтләү белән башлана (Лүк 24:44–49; Рәсүлләр 1:4, 5). Рәсүлләр китабын Лүк язган булган. Ул үз хәбәрен Гайсәнең терелгәннән соң үз шәкертләренә күренүеннән башлый (Рәсүлләр 1:1–3). Шуннан соң ул мәсихчеләр җыелышының ничек башлангыч алганын сурәтли һәм б. э. 33–61 еллар дәвамында ничек үскәнен күрсәтә (Рәсүлләр 11:26).
Рәсүлләр 1:8 контекстыннан шәкертләрне мондый сорау борчыганын күрәбез: Гайсә патша булып алар яшәгән көннәрдә идарә итә башлармы? (Рәсүлләр 1:6). Гайсә аларга Патшалыкның кайчан урнаштырылачагы турында чиктән тыш борчылмаска куша (Рәсүлләр 1:7). Шәкертләргә «җир читенә кадәр» Гайсә турында шаһитлек бирергә кирәк булган (Рәсүлләр 1:8). Безнең көннәрдә дә мәсихчеләр, Гайсә сүзләрен үтәп, Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратып йөри (Маттай 24:14).
Рәсүлләр китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.
a Аллаһының изге рухы – аның эш итүче көче (Яратылыш 1:2) Күбрәк белер өчен «Изге рух нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.