Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Эфеслеләргә 3:20: «Аллаһы... без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала»

Эфеслеләргә 3:20: «Аллаһы... без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала»

 «Аллаһы бездә эш итүче үз кодрәте ярдәмендә без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала.... Аңа... дан булсын» (Эфеслеләргә 3:20, 21, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Куәте бездә гамәлдә булган һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга... дан булсын» (Эфеслеләргә 3:20, 21, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Эфеслеләргә 3:20 нең мәгънәсе

 Рәсүл Паул һич тә шикләнмәгән: Аллаһы үз хезмәтчеләренең догаларына җавап бирә ала, ул шулай ук аларның теләкләрен үти ала һәм моны хәтта алар күз алдына китерә алмаган юл белән башкарырга сәләтле. Аллаһының җавабы кайвакыт һич тә көтелмәгәнчә булырга мөмкин.

 «Аллаһы бездә эш итүче үз кодрәте ярдәмендә... эшли». 21 шигырьдә сүз Йәһвә Аллаһы турында бара. a Шуңа күрә Паул болай дип яза: «Аңа җыелыш аша һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге дан булсын». Өстәвенә, Аллаһы бездә аның ихтыярын үтәрлек көч булсын өчен, кирәкле көч я кодрәт бирә ала (Филипиялеләргә 4:13).

 20 нче шигырьдә рәсүл Паул Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә булыша алганы турында яза һәм кайбер үзенчәлекләргә игътибар итә. Бер белешмәлектә «Аллаһы... эшли ала» дигән сүзләр турында болай дип әйтелә: «Монда сүз Аллаһының эшли алганы турында гына бармый. Монда аның моны эшләргә кодрәтле булуы турында әйтелә». Дуслар безгә булышырга телидер дә, әмма кайвакыт моңа мөмкинлекләре юк. Ә Йәһвә үз хезмәтчеләренә ярдәм итәргә һәм догаларына җавап бирергә һәрвакыт сәләтле. Аның гына чиксез кодрәте һәм хакимлеге бар (Ишагыя 40:26).

 «Аллаһы... без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала». Йәһвә үз хезмәтчеләренә барысын мул итеп, хәтта «күпкә күбрәк» бирә ала. Аның хезмәтчеләре ниндидер ярдәм болай да юмарт күрсәтелгән дип санарга мөмкин, ә Йәһвә аларга аннан да күбрәк бирә.

 «Без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне» дигән сүзләр шигырьнең тагын бер ягын ачыклый. «Без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне» бирә ала дип яза Паул һәм шулай итеп шуны күрсәтә: Аллаһы мәсихчегә ул көткәннән дә күбрәк биреп булыша ала. Мәсәлән, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә 20 шигырьнең сүзләре болай тәрҗемә ителгән: «Сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли». Кайвакыт мәсихче аның проблемасы шулкадәр зур я катлаулы ки, аны хәтта чишеп тә булмый дип уйларга мөмкин. Бәлки, ул хәтта нәрсә турында дога кылырга микән дип аптырашта каладыр. Ләкин Йәһвә аның хәлен аңлый һәм аңа булыша ала. Тиешле вакытта ул һәркайсы проблеманы чишә ала һәм ул моны без хәтта күз алдына китерә алмаган юл белән башкара (Әюп 42:2; Ирмия 32:17). Шул ук вакыт ул үз хезмәтчеләренә барысын, хәтта шатлык белән, кичереп чыгарлык көч бирә! (Ягъкуб 1:2, 3).

Эфеслеләргә 3:20 нең контексты

 Эфеслеләргә язылган хатны рәсүл Паул Эфес шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә язган. Бу шәһәр Кече Азия дип аталган җирдә урнашкан булган. Бу җирләр безнең көннәрдәге Төркиянең бер өлеше булып тора. Рәсүл Паул эфеслеләр хакына дога кылып, андагы фикерләрне үзенең хатына керткән (Эфеслеләргә 3:14—21). Ул эфеслеләрне, шул исәптән бар мәсихчеләрне дә, Мәсихнең яратуын тагын да яхшырак аңларга өндәп дога кылган. Моның өчен мәсихчеләрне Гайсәнең фикер йөртүеннән һәм эш итүеннән үрнәк алырга дәртләндергән. Үз догасын Паул Аллаһыны данлап һәм Эфеслеләргә 3:20, 21 дә язылган сүзләрне әйтеп тәмамлаган.

 Эфеслеләргә язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.