Изге Язмаларда Аллаһы әйткән сүз язылганмы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларны язуда катнашкан күп кенә кешеләр, язганда үзләре белән Аллаһы җитәкчелек итеп торганын таный. Мәсәлән:
Давыт пәйгамбәр: «Йәһвә рухы минем аша сөйләде, Аның сүзе минем телемдә иде» (2 Ишмуил 23:1, 2).
Ишагыйя пәйгамбәр: «Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр иясе Йәһвә болай дип әйтә» (Ишагыйя 22:15).
Рәсүл Яхъя: «Гайсә Мәсихнең ачылышы. Аны аңа... Аллаһы бирде» (Ачылыш 1:1).