Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы үз ниятеннән кире кайтамы?

Аллаһы үз ниятеннән кире кайтамы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Билгеле бер мәгънәдә, әйе. Ул үз карашын үз тәртибен үзгәрткән кешегә карата үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, борынгы Исраил халкына хөкем карарын чыгарганда, Аллаһы: «Бәлки, алар тыңлар, һәм һәрберсе үзенең явыз юлын калдырыр. Ул чакта мин аларга явыз эшләре өчен бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын»,— дигән (Ирмия 26:3).

 Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә бу шигырьдә «кире кайтырмын» дигән сүзләр урынына «үкенермен» дигән сүз тора. Шуңа күрә Аллаһы афәт җибәрергә теләп хата кылган кебек тоелырга мөмкин. Ләкин еврей телендә бу шигырьдә «нияттән кире кайту» яисә «карашны үзгәртү» дип тәрҗемә ителгән сүз кулланыла. Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Кеше тәртибен үзгәрткәнгә Аллаһы үз хөкем карарын үзгәртә».

 Әлбәттә, Аллаһының үз карашын үзгәртә алуы ул моны эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Аллаһы үз ниятен кире какмый һәм моны Изге Язмалардагы кайбер очраклар исбатлый:

  •   Валак Аллаһыны үз ниятен кире кагып Исраил халкын каһәрләргә мәҗбүр итә алмаган (Саннар 23:18—20).

  •   Исраил патшасы Шаул гөнаһ юлын белә торып сайлагач, Аллаһы аны патша буларак кире каккан һәм үз ниятеннән инде кире кайтмаган (1 Ишмуил 15:28, 29).

  •   Аллаһы үз Улын мәңгегә рухани итәргә вәгъдә иткән, ул үз ниятеннән кире кайтмаячак (Зәбур 110:4).

Әллә Изге Язмаларда Аллаһы беркайчан да үзгәрми дип әйтелмиме?

 Әйе, Изге Язмаларда Аллаһы үзе: «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим»,— дип әйтә (Малахи 3:6). Анда шулай ук Аллаһы «үзгәрми, ул үзгәреп торучы күләгә шикелле түгел» диелә (Ягъкуб 1:17). Ләкин бу сүзләр Аллаһы үз ниятеннән кире кайта алмый дигәнне аңлатмый. Нинди мәгънәдә Аллаһы үзгәрми? Аның сыйфатлары һәм ярату белән гаделлек нормалары үзгәрми (Канун 32:4; 1 Яхъя 4:8). Шулай да ул кешегә төрлечә эш итәргә кушарга мөмкин. Мәсәлән, Аллаһы Давытка ике төрле очракта ике төрле күрсәтмә биргән, ләкин икесе дә уңышка китергән (2 Ишмуил 5:18—25).

Аллаһы кешене бар итүенә үкенәме?

 Күпчелек кешенең аны беләсе килми, һәм алар аны хәтта кире кагалар. Моның аркасында Аллаһы борчылса да, ул кешене бар итүенә үкенми. Туфан килүенә кадәр яшәгән Нух замандашларының хәле турында Тәүратта: «Раббы кешене бар итүенә үкенде, бөтен йөрәге белән сызланды»,— диелә (Яратылыш 6:6). Бу шигырьдә «үкенде» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук «карашны үзгәртү» дигән мәгънә дә белдертә. Аллаһы Туфанның килүенә кадәр яшәгән күпчелек кешеләргә карата карашын үзгәрткән, чөнки аларны азгынлык баскан (Яратылыш 6:5, 11). Гөнаһ юлын сайлаулары аркасында Аллаһы борчылса да, ул кешелеккә карата үз карашын үзгәртмәгән. Ул Нухны һәм аның гаиләсен Туфанда коткарып калган һәм шулай итеп кешелекне бетүдән саклаган (Яратылыш 8:21; 2 Петер 2:5, 9).