Төп мәгълуматка күчү

Без сурәтләргә табынырга тиешме?

Без сурәтләргә табынырга тиешме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, без моны эшләргә тиеш түгел. Аллаһы Исраил халкына биргән кануннар турында католикларның бер энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Изге Язмаларның төрле өземтәләреннән шунысы күренә: Аллаһыга чын гыйбадәттә сурәтләргә табынмаганнар» («New Catholic Encyclopedia»). Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрне карап чыгыйк:

  •   «Үзегезгә өстә — күктә, җирдә һәм аста — суда булган нәрсәләрнең сурәтләреннән потлар ясамагыз. Потларга баш имәгез һәм табынмагыз, чөнки Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам [җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы ЯД]» (Чыгыш 20:4, 5). Аллаһы «җан-тән белән бирелгәнлекне» таләп итә икән, ул безнең скульптурага, сәнгать рәсемнәргә шул исәптән иконаларга һәм төрле потларга табынуыбызны хупламый.

  •   «Мин үз данымны... ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен» (Ишагыя 42:8). Аллаһы үзенә сурәтләр аша табынуны хупламый. Кайбер исраиллеләр Аллаһыга табыныр өчен үгез бозау сынын коеп ясагач, Аллаһы бу халык «бозылды» дигән (Чыгыш 32:7—9).

  •   «Аллаһы ул алтын, көмеш яки таштан ясалган берәр нәрсәгә яки кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сынга охшаш дип уйламыйк» (Рәсүлләр 17:29). Ялган илаһларга табынуда гадәттә «кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сын» кулланыла. Без, мәсихчеләр буларак, Изге Язмалар кушканча «күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән» йөрергә тиеш (2 Көринтлеләргә 5:7).

  •   «Үзегезне потлардан саклагыз» (1 Яхъя 5:21). Изге Язмалар Аллаһы иконалар яисә башка сурәтләр ярдәмендә табынуны хуплый дигән мифны фаш итә. Моны Аллаһы исраиллеләргә һәм мәсихчеләргә биргән әмерләр раслый.