Галимнәр Гайсәнең җирдә яшәгәненә ышанамы?
Гайсәнең җирдә яшәгәненә ышаныр өчен галимнәрнең дәлилләре җитәрлек. Бер энциклопедиядә Гайсә Мәсих һәм беренче мәсихчеләр искә алынган басмалар турында әйтелә. Бу басмалар — беренче һәм икенче гасырда язылган тарихи басмалар. Аларны искә алганнан соң, энциклопедиядә мондый нәтиҗә ясала: «Бу бер-берсе белән берничек тә бәйле булмаган басмалар шуны исбатлый: борынгы заманда Гайсәнең җирдә чыннан да яшәгән кеше булуын хәтта мәсихчеләрнең дошманнары да таныган. Аның җирдә чыннан да яшәгәненә нигезсез шикләр 18 нче, 19 нчы һәм 20 нче гасырның башларында тарала башлады. Моны кайбер авторлар башкарды» («Encyclopædia Britannica», 2002).
2006 елда чыккан бер китапта болай дип әйтелә: «Йосыфның улы Гайсә исемле еврей чыннан да яшәгән дигән сүзләр белән бүген һәр танылган галим ризалаша. Без аның кылган эшләре һәм төп тәгълиматлары турында бик күп беләбез. Моның белән күпчелек галим ризалашыр» («Jesus and Archaeology»).
Изге Язмаларны укыганда Гайсә тарихи шәхес булган икәнен күрәбез. Анда аның ата-бабалары, якын туганнары искә алына (Маттай 1:1; 13:55). Анда шулай ук Гайсә Мәсих көннәрендә яшәгән тарихтан билгеле идарәчеләрнең исемнәре китерелә (Лүк 3:1, 2). Андый җентеклелекләр тикшерү алып баручыларга Изге Язмалардагы хәбәрнең дөреслеген тикшерергә булыша.