Кеше өчен мәңге яшәү мөмкинме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда: «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип вәгъдә ителә (1 Яхъя 2:17). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Аллаһы безнең нәрсә эшләвебезне тели?
Аллаһы һәм аны Улы Гайсә пәйгамбәр турында белем алу. Аллаһыга дога кылганда, Гайсә: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк»,— дигән (Яхъя 17:3). Аллаһы һәм Гайсә турында «белем алу» үз эченә Изге Язмаларны өйрәнүне һәм анда язылганнарны тормышыбызда куллануны ала a. Изге Язмалардан Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһының ничек фикер йөрткәнен белеп була (Рәсүлләр 17:24, 25). Изге Язмалардан шулай ук аның Улы Гайсә турында күбрәк белеп була, чөнки «мәңгелек тормыш сүзләре» аңарда (Яхъя 6:67—69).
Гайсәнең йолым корбанына иман итү. Гайсә җиргә «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Маттай 20:28). Гайсәнең йолым корбаны кешеләргә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә юл ача b (Зәбур 37:29). Гайсә үзе: «Аллаһы... дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйткән (Яхъя 3:16). Әмма Гайсәнең йолым корбанына иман итү генә аз. Безгә шулай ук аның өйрәткәннәрен тормышыбызда кулланып һәм Атасының ихтыярын үтәп яшәргә кирәк (Маттай 7:21; Ягъкуб 2:17).
Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру. Аллаһы сезнең үзенә якынлашуыгызны һәм үзенә дус булуыгызны тели (Ягъкуб 2:23; 4:8). Аллаһы һәрвакыт булган. Ул беркайчан да үлмәячәк. Ул сезнең дә аның дуслары буларак мәңге яшәвегезне тели. Үзенең Сүзендә Аллаһы үзен эзләүчеләр турында: «Аларның йөрәкләре мәңге типсен»,— дип әйтә (Зәбур 22:26).
Мәңге яшәү турында ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Кешеләрнең тырышлыклары нәтиҗәдә мәңгелек тормышка китерәчәк.
Факт. Медицина хезмәткәрләренең гомерне озынайтырга вәгъдәләре тормышка ашарлык түгел. Медицина, алга кисә дә, мәңге яшәүне мөмкин итә алмый. Аллаһы Тәгаләгә генә бу мөмкин, чөнки аңарда «тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9). Ул «үлемне мәңгегә юк итәргә» һәм барлык тугры хезмәтчеләренә мәңге тормыш бирергә вәгъдә итә (Ишагыя 25:8; 1 Яхъя 2:25).
Ялгыш караш. Кайбер раса кешеләре генә мәңге яшәячәк.
Факт. Аллаһы кешеләргә бертигез карый. Үзеннән «куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, [Ул] хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35). Кеше мәңге яши аламы, юкмы — аның этник һәм культура үзенчәлегеннән тормый, ә Аллаһыны тыңлап яшәүдән тора.
Ялгыш караш. Мәңге яшәү туйдырачак.
Факт. Мәңге яшәү — Аллаһы бүләге, ә ул безне ярата һәм безнең бәхетле булуыбызны тели (Ягъкуб 1:17; 1 Яхъя 4:8). Тормышыбызның мәгънәсе булмаса, без бәхетле була алмыйбыз (Вәгазьче 3:12). Аллаһы моны белә. Ул вәгъдә бирә: җирдә мәңге яшәячәк кешеләрнең үзләренә дә, якыннарына да файда, канәгатьлек китерерлек һәм тормышларын мәгънәле итәрлек эшләре булачак (Ишагыя 65:22, 23).
Алай гына түгел, мәңге яшәячәк кешеләр үзләренең Барлыкка Китерүчеләре һәм аның төрле иҗади эшләре турында белем алуларын дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең күңелләренә мәңге яшәү һәм Аның турында белем алу теләген салган. Шулай да алар «Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак» (Вәгазьче 3:10, 11). Шулай итеп, мәңге яшәячәк кешеләр һәрвакыт ниндидер кызыклы нәрсәләр беләчәк һәм кызыклы эш белән шөгыльләнәчәк.
a Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә тәкъдим итә. Моның турында күбрәк белергә теләсәгез, «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликны карагыз.
b «Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?» дигән мәкаләне карагыз.