Төп мәгълуматка күчү

Килешү сандыгы. Нәрсә ул?

Килешү сандыгы. Нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Килешү сандыгы — изге тартма. Аны борынгы исраиллеләр Аллаһы кушуы һәм Аллаһы биргән сызымнар буенча ясаган. Аның эчендә Ун Әмер язылган «таш такталар — ике шаһитлек тактасы» сакланган (Чыгыш 25:8—10, 16; 31:18).

  •   Ясау. Аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булган (111 x 67 x 67 см). Аны сәрви агачыннан ясаганнар, эчен һәм тышын алтын белән каплаганнар һәм һәрьяклап алтыннан кайма ясаганнар. Капкачы тулаем алтыннан ясалган, өстенә ике алтын керубим куелган, алар бер-берсенә аллары белән борылган булган һәм йөзләрен аска, капкачка таба, игән булганнар. Канатлары өскә таба күтәрелгән булган һәм капкачны каплап торгандай җәелгән булган. Сандыкның дүрт алтын боҗрасы булган. Сәрви агачыннан ясалган колгалар алтын белән капланган булган һәм аларны боҗраларга кертеп куйганнар, шулай итеп сандыкны күтәреп йөртә алганнар (Чыгыш 25:10—21; 37:6—9).

  •   Торган урыны. Килешү сандыгы башта чатырның Иң изге урынында торган. Чатыр үзе дә килешү сандыгы ясалган вакытта ясалган булган һәм аны сүтеп күчереп йөрткәннәр. Иң изге урын, руханилар белән кешеләр аның эчен күрмәсен өчен, чаршау белән аерып куелган булган (Чыгыш 40:3, 21). Иң баш рухани гына Йолу көнендә, елына бер тапкыр гына, шул бүлмәгә кереп килешү сандыгын күрә алган (Левилеләр 16:2; Еврейләргә 9:7). Соңрак килешү санлыгын Сөләйман төзегән гыйбадәтханәнең иң изге урынына күчергәннәр (1 Патшалар 6:14, 19).

  •   Максат. Килешү сандыгында изге нәрсәләр сакланган һәм алар исраиллеләрнең исләренә Синай тавы янында Аллаһы белән төзелгән килешүне исләренә төшергән. Ул, шулай ук, Йолу көнендә төп рольне уйнаган (Левилеләр 16:3, 13—17).

  •   Эчендә сакланган әйберләр. Башта аның эчендә Ун Әмер язылган таш такталар гына булган (Чыгыш 40:20). Манна салынган алтын савыт һәм «Һарунның чәчәк аткан таягы» анда соңрак салынган булган (Еврейләргә 9:4; Чыгыш 16:33, 34; Саннар 17:10). Күрәсең, шул савыт белән таяк соңрак алып куелган, чөнки килешү сандыгы гыйбадәтханәгә күчерелгәндә алар сандыкта инде булмаган (1 Патшалар 8:9).

  •   Күчерү. Сандыкны левилеләр сәрви агачыннан ясалган таякларны җилкәләренә салып күчергәннәр (Саннар 7:9; 1 Елъязма 15:15). Таякларны боҗралардан чыгармаганнар, шуңа күрә левилеләр сандыкның үзенә беркайчан да кагылмаган (Чыгыш 25:12—16). Иң изге урынны Изге урыннан аерып торучы чаршауны килешү сандыгын бер урыннан икенчесенә күчергәндә каплар өчен кулланганнар (Саннар 4:5, 6) a.

  •   Символ. Килешү сандыгы Аллаһының сандык торган җирдә булуының символы булып торган. Мәсәлән, сандык өстендә һәм исраиллеләр тукталган урын өстендә пәйда булган болыт Йәһвәнең анда булуын һәм фатихасының символы булган (Левилеләр 16:2; Саннар 10:33—36). Изге Язмаларда шулай ук Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Керубимнәр өстеннән тәхеттә утыручы Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (1 Ишмуил 4:4; Зәбур 80:1). Сүз сандык өстендәге ике керубим турында бара. Шулай итеп керубимнәр «Аллаһының арбасын сурәтләгән» (1 Елъязма 28:18). Килешү сандыгының символын исәпкә алсак, патша Давытның мондый сүзләре аңлашыла: «Сионда яшәүче Йәһвә» (Зәбур 9:11). Чөнки Килешү сандыгы шунда торган.

  •   Башка исемнәре. Изге Язмаларда бу сандык төрлечә атала: «Шаһитлек сандыгы, «Килешү сандыгы», «Йәһвәнең килешүе сандыгы», Йәһвә «кодрәтенең билгесе булып торган килешү сандыгы (Саннар 7:89; Йошуа 3:6, 13; 2 Елъязма 6:41).

     Сандыкның капкачы «йолып татулаштыру капкач» дип аталган (1 Елъязма 28:11). Бу исем капкачның Йолу көнендә ничек кулланганын аңлаткан. Ул көнне Исраилнең баш рухание корбанга китерелгән хайванның канын сандыкка таба һәм аның алдына сипкән. Шулай итеп ул гөнаһларны каплаган һәм «үзен, үз йортын һәм Исраилнең бөтен җыелышын йолып алган» (Левилеләр 16:14—17).

Килешү сандыгы безнең көннәргә кадәр сакланганмы?

 Моңа дәлилләр юк. Изге Язмалар буенча, безнең көннәрдә ул инде кирәкми, чөнки теге килешү Гайсә каны ярдәмендә төзелгән «яңа килешү» белән алмаштырылган булган (Ирмия 31:31—33; Еврейләргә 8:13; 12:24). Шуңа күрә Изге Язмаларда килешү сандыгын юкка чыгуы турында һәм Аллаһы халкы аны сагынмаячак дип алдан әйтелгән булган (Ирмия 3:16).

 Яңа килешү төзелгәннән соң, рәсүл Яхъяга күренеш бирелгән булган һәм ул күктә килешү сандыгын күргән (Ачылыш 11:15, 19). Бу сандык Аллаһының анда булуын һәм яңа килешүне фатихалавын күрсәтә.

Килешү сандыгы сихри көчкә ия булганмы?

 Юк. Килешү сандыгының берәр җирдә булуы уңыш китерәчәк дип уйлау дөрес булмаган. Мәсәлән, исраиллеләр, Гай шәһәре өчен сугышканда, үзләре белән сандыкны алган булганнар, әмма алар тугрылыксыз булган, шуңа күрә җиңелгәннәр (Йошуа 7:1—6). Соңрак, алар сугыш кырына үзләре белән килешү сандыгын алган булсалар да, аларны филистилеләр җиңгән булган, чөнки Исраилнең ике рухание Хөфни белән Пинхәс явыз тормыш алып барган (1 Ишмуил 2:12; 4:1—11). Филистилеләр сандыкны үзләренә алган булган, әмма Аллаһы аларга төрле бәлаләр җибәргән һәм сандыкны кайтаргач кына алар тәмамланган (1 Ишмуил 5:11—6:5).

Килешү сандыгы тарихы

Ел (б.э.к.)

Вакыйга

1513

Аны Бисәлил ясый һәм исраиллеләр иганә итеп биргән материалны куллана (Чыгыш 25:1, 2; 37:1).

1512

Муса сандыкны, чатырны һәм руханиларны багышлый (Чыгыш 40:1—3, 9, 20, 21).

1512 (1070 елдан соң)

Төрле җирләргә күчерелә (Йошуа 18:1; Хакимнәр 20:26, 27; 1 Ишмуил 1:24; 3:3; 6:11—14; 7:1, 2).

1070 елдан соң

Давыт патша аны Иерусалимга китерә (2 Ишмуил 6:12).

1026

Сөләйман төзегән гыйбадәтханәгә күчерелә (1 Патшалар 8:1, 6).

642

Йошия аны кире гыйбадәтханәгә кайтара (2 Елъязма 35:3) b.

607 елга кадәр

Күрәсең, гыйбадәтханәдән алып куела. 607 елда Бабылга китерелгән һәм соңыннан аннан алып чыгарылган әйберләр арасында искә алынмый (2 Патшалар 25:13—17; Езра 1:7—11).

63

Рим генералы Помпей Иерусалимны яулап алгач һәм Иң изге урынга кереп чыккач, аның тарафыннан югалтылган дип игълан ителә c.

a Исраиллеләр Аллаһының сандыкны күчерү һәм каплау турында биргән күрсәтмәләрен үтәмәгәндә җитди бәлаләргә юлыккан (1 Ишмуил 6:19; 2 Ишмуил 6:2—7).

b Кайчан, ни өчен һәм кем аны аннан чыгарган икәне Изге Язмаларда әйтелми.

c See The Histories, by Tacitus, Book V, paragraph 9.