Кичерү нәрсә ул?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Кичерү — рәнҗетүчене гафу итү. Изге Язмаларда «кичерү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «җибәрү», ягъни башка кешенең бурычын кайтарырга таләп итмәү дигәнне аңлата. Гайсә, үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, шундый ук чагыштыру китергән: «Безнең гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә бурычлы һәркемне кичерәбез» (Лүк 11:4). Мәрхәмәтсез кол турындагы мисалында да Гайсә кичерүне бурычны бәхилләү белән чагыштырган (Маттай 18:23—35).
Ярсу хисеннән арынып, китерелгән зыян өчен бернәрсә дә таләп итмәсәк, бу башкаларны кичердек дигәнне аңлата. Изге Язмалар өйрәткәнчә, риясыз ярату — кичерү өчен нигез. Мәхәббәт «яман эшләрне санап бармый» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).
Кичерү нәрсәне аңлатмый:
Хатаны аклау. Явызлык зыян китерми я ул начар түгел дип санаган кешеләр Изге Язмаларда хөкем ителә (Ишагыя 5:20).
Гөнаһка игътибар итмичә, үзебезне бернәрсә дә булмагандай тоту. Аллаһы Давыт патшаны җитди гөнаһы өчен кичергән, ләкин ул Давытны гөнаһ китергән нәтиҗәләрдән якламаган. Аллаһы хәтта Давытның гөнаһы турында Изге Язмаларга язып куярга кушкан (2 Ишмуил 12:9—13).
Башкаларның үзегездән файдалануга юл кую. Әйтик, сез берәрсенә бурычка акча бирәсез, ләкин ул, аны кайтарырга вәгъдә иткән булса да, моны эшли алмый. Ул, үкенеп, гафу үтенә. Бәлки, сез ачу хисен тотмаска һәм аңа бурычы турында һәрвакыт исенә төшереп тормаска я хәтта бурычын бәхилләргә булырсыз. Әмма шул ук вакыт сез аңа бүтән бурычка акча бирмәскә булырсыз (Зәбур 36:21; Гыйбрәтле сүзләр 14:15; 22:3; Гәләтиялеләргә 6:7).
Тәүбә итү күренмәсә, гафу итү. Кеше үзе теләп алдан планлаштырып гөнаһ кылса һәм үз хатасын үзгәртергә теләмәсә, үз начар юлын калдырмаса һәм гафу үтенмәсә, Аллаһы аны кичерми (Гыйбрәтле сүзләр 28:13; Рәсүлләр 26:20; Еврейләргә 10:26). Андый тәүбә итмәгән кешеләр Аллаһының дошманнары булып китә. Аллаһы бездән үзе кичермәгән кешеләрне кичерүне таләп итми (Зәбур 138:21, 22).
Сез кешенең мәрхәмәтсез эше аркасында зыян күрсәгез, ә ул кеше гафу үтенергә я үз хатасын танырга теләмәсә, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Ачуыңнан тыел, ярсуыңны ташла» (Зәбур 36:8). Сез, бәлки, ул кешенең хатасын акламыйча, ачу хисенә бирешмәскә булырсыз. Аллаһының бу кешене хөкем итәчәгенә шикләнмәгез (Еврейләргә 10:30, 31). Сезне мондый фикер юатсын: Аллаһы булдырачак яңа дөньяда беркем дә безгә авырту һәм зыян китермәячәк (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:4).
Уйлап чыгарылган хаталарны «кичерү». Без «рәнҗетүче» дип санаган кешене кичерер урынына, безгә, бәлки, шуны танырга кирәктер: безнең үпкәләр өчен сәбәп чынлыкта юк иде. Изге Язмаларда: «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә; чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:9).
Кичерергә нәрсә булышыр?
Кичерү нәрсә икәнен истә тотыгыз. Сезгә хатаны аклыйсы я үзегезне бернәрсә дә булмагандай тотасы юк. Сез бу үпкәне бары тик «җибәрәсез».
Кичерүнең файдасын таныгыз. Ачу белән ярсу хисләрен бассагыз, бу сезгә тыныч булып калырга, сәламәтлегегезне яхшыртырга һәм бәхетлерәк булырга булышыр (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; Маттай 5:9). Иң мөһиме, сез башкаларны кичерсәгез, Аллаһы да гөнаһларыгызны кичерер (Маттай 6:14, 15).
Кызганучан булыгыз. Барыбыз да камилсез (Ягъкуб 3:2). Безне башкалар кичергәндә, бу безгә ошый, шуңа күрә үзебез дә башкаларның хаталарын кичерик (Маттай 7:12).
Акыллы булыгыз. Үпкәләр өчен сәбәп әллә ни җитди булмаса, Изге Язмалардагы мондый киңәшне кулланыгыз: «Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:13).
Тоткарланмыйча эш итегез. Ачу хисләре йөрәгегездә үз тамырларын җәйгәнче, мөмкин кадәр тизрәк кичерергә тырышыгыз (Эфеслеләргә 4:26, 27).