Полигамия. Дөресме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Борынгы заманда Аллаһы ир-атларга берничә хатын алырга рөхсәт иткән (Яратылыш 4:19; 16:1—4; 29:18—29). Әмма аның башлангыч нияте буенча бер генә хатын булырга тиеш булган һәм ул Адәмгә бер генә хатын биргән.
Аллаһы Гайсә Мәсихкә шул таләбен кабатларга кушкан: иргә бер генә хатын алырга рөхсәт ителә (Яхъя 8:28). Никах турындагы сорауга Гайсә мондый җавап биргән: «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан дигәнне һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да, хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни?» (Маттай 19:4, 5).
Гайсәнең шәкерте соңрак Аллаһыдан иңдерелгән мондый сүзләрне язган: «Фахишәлек киң таралган булганга, һәр ир-атның үз хатыны һәм һәр хатын-кызның үз ире булсын» (1 Көринтлеләргә 7:2). Изге Язмаларда, шулай ук, мәсихчеләр җыелышында җаваплылык йөкләнгән никахтагы ир «бер генә хатынның ире» булырга тиеш дип әйтелә (1 Тимутигә 3:2, 12).