Нәрсә ул рухилык? Дини кеше булмыйча да, рухи кеше булып буламы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмалар буенча, рухилык — Аллаһы хуплавын алырга тирән теләк, моның өчен адымнар ясарга әзер булу һәм аның фикер йөртүен үзләштерү. Рухи кеше Аллаһы нормалары буенча яшәргә тырыша, һәм изге рухка үзенә тәэсир итәргә юл куя a (Римлыларга 8:5; Эфеслеләргә 5:1).
Изге Язмалар, рухилык сүзен аңлатыр өчен, еш кына рухи булмаган кешеләрнең мисалын куллана. Мәсәлән, «үз теләге буенча яшәүче кеше Аллаһы рухыннан килгәннәрне» ягъни Аллаһы тәгълиматларын кабул итми, ә рухи кеше кабул итә (1 Көринтлеләргә 2:14—16). Рухи кешеләрдән аермалы буларак, үз теләге буенча яшәүче кеше юмарт булырга һәм тынычлыкка омтылмый, ә «көнләшеп, тарткалашып яши» (1 Көринтлеләргә 3:1—3). Якын дуслар арасын бозучы һәм яла ягучы кешеләр «рухи түгел, үзләрен хайваннарча тота» дип әйтелә Изге Язмаларда (Яһүд 19; Гыйбрәтле сүзләр 16:28). b
Бу мәкаләдә
Ни өчен без рухи нәрсәләргә тартылучан?
Без рухи нәрсәләргә тартылучан, чөнки без Аллаһыга охшаш итеп яратылганбыз (Яратылыш 1:27). Шуңа күрә күпчелек кеше материаль булмаган нәрсәләрне кадерли һәм аларга омтыла.
Безгә тумыштан бер сәләт бирелгән: без Йәһвә c Аллаһының сыйфатларын чагылдыра алабыз. Мәсәлән, мондый сыйфатларны: тынычлык, шәфкатьлелек, кешеләрне аермау (Ягъкуб 3:17). Өстәвенә, Аллаһы үз әмерләрен үтәп яшәргә теләүчеләргә үз изге рухын бирә (Рәсүлләр 5:32).
Ни өчен рухи кеше булу мөһим?
Рухи нәрсәләр турында уйлап яшәү «тормыш һәм тынычлык китерә» (Римлыларга 8:6). Ә алар — Аллаһының бик кадерле бүләге.
Тормыш. Аллаһы рухи кешеләргә мәңгелек тормыш бүләк итәргә вәгъдә итә (Яхъя 17:3; Гәләтиялеләргә 6:8).
Тынычлык. Монда сүз Аллаһы белән тынычлык турында бара. «Гөнаһлы тән теләкләре турында» гына уйлап яшәүчеләр — Аллаһының дошманнары (Римлыларга 8:7). Рухилыгын үстерергә тырышкан кешегә Аллаһы «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» бүләк итәчәк (Филипиялеләргә 4:6, 7). Андый эчке тынычлык аңа бәхетле булырга булыша (Маттай 5:3).
Рухилыкны ничек үстерергә?
Аллаһының әмерләрен өйрән һәм аларга буйсын. Моның өчен Изге Язмаларны укы, чөнки анда Аллаһының фикерләре язылган. Аларны «изге рух җитәкчелегендә» тугры кешеләр язган булган (2 Петер 1:21). Алган белем сиңа Йәһвәгә «рух һәм хакыйкать буенча табынырга» булышыр, синең белән изге рух җитәкчелек итәр һәм син Аллаһы ихтыяры буенча эш итәрсең (Яхъя 4:24).
Аллаһыдан ярдәм сора (Лүк 11:13). Аллаһы сиңа рухи кешене аерып торучы сыйфатлар күрсәтергә булышачак (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Бу сиңа, шулай ук, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгар өчен акыл бирәчәк (Ягъкуб 1:5).
Рухи кешеләр белән аралаш. Алар сине рухилыгыңны үстерергә дәртләндерер (Римлыларга 1:11, 12). Ә Аллаһы хупламаган нәрсәләр турында уйланган кешеләр белән дуслык синең рухилыгыңны боза ала (Ягъкуб 4:4).
Рухи кеше булыр өчен берәр дин тотарга кирәкме?
Кеше берәр дин тотса да, бу ул рухи кеше дигәнне әле аңлатмый. Изге Язмаларда болай диелә: «Берәрсе үзен дини кеше дип санап та, телен тыймый икән, ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш» (Ягъкуб 1:26, искәрмә).
Шулай да, Изге Язмалардан күргәнебезчә, рухи кешеләр Аллаһы хуплаганча аңа гыйбадәт кыла. Алар шуны таный: «бер рух» кына — Аллаһының изге рухы гына бар. Бу рух аларны «бер тән», бер җыелыш, булып Аллаһыга гыйбадәт кылырга этәрә. Алар «изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлекләрен саклыйлар» (Эфеслеләргә 4:1—4).
Рухилык. Ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Кеше үзен канәгать сизәр өчен я үзен яхшырак кеше итәр өчен берәр нәрсә эшләсә ул үзен рухи яктан ныгыта дип әйтеп була.
Факт. Изге Язмалар, рухилык турында әйткәндә, шуны күрсәтә: рухилык Аллаһы фикерләре җитәкчелек иткән тормыш юлы белән бәйле. Аллаһысыз гына яхшы булырга тырышу рухилык белән һич тә бәйле түгел. Рухи кешеләргә Йәһвәне үз Барлыкка китерүчеләре итеп тану һәм аның ихтыярын үтәп яшәү канәгатьлек китерә (Зәбур 100:3).
Ялгыш караш. Кеше тормыш рәхәтлекләреннән баш тартып һәм үзенә авырту китереп рухилык үстерә ала.
Факт. Үз тәнеңә карата кырыс булу бу — «үзләренчә табынуның» бер формасы гына, бу «камил булмаган кешеләргә хас уйларының» берсе (Көләсәйлеләргә 2:18, 23). Изге Язмаларда рухилык авырту белән түгел, ә шатлык белән бәйле икәне күрсәтелә (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).
Ялгыш караш. Рухи дөньяда яшәүчеләр белән элемтәгә керү, шул исәптән спиритизм һәм спиритуализм, рухилыкны үстерергә булыша.
Факт. Спиритизмның бер формасы, кайвакыт спиритуализм дип аталган төре, болай дип өйрәтә: үлгән кешеләрнең рухы тере кешеләр белән аралаша ала. Ләкин Изге Язмалар үлгәннәр «бернәрсә дә белми» дип өйрәтә (Вәгазьче 9:5). Ә спиритизм, бу чынлыкта, Аллаһыга каршы чыккан рухлар белән аралашу. Спиритизм белән шөгельләнү Аллаһының ачуын чыгара һәм рухи яктан үсүгә комачаулый (Левилеләр 20:6; Канун 18:11, 12).
Ялгыш караш. Бар тереклек рухилыкка ия.
Факт. Аллаһы барлыкка китергән бар нәрсә аңа дан китерә (Зәбур 145:10; Римлыларга 1:20). Ләкин Аллаһының акылга ия затлары гына рухилык үстерә ала. Ә хайваннар инстинкт буенча эш итә һәм Аллаһы белән дуслык булдыра алмый. Алар үз физик ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында гына уйлап эш итә (2 Петер 2:12). Шулай итеп, Изге Язмалар рухилыкны «хайваннарча тотуга» һәм фикер йөртүгә капма-каршы нәрсә итеп куя (Ягъкуб 3:15; Яһүд 19).
a Изге Язмаларда «рух» дип тәрҗемә ителгән сүзләрнең мәгънәсе «сулыш». Тагы да киңрәк мәгънәдә бу сүз күзгә күренмәгән нәрсәне, әмма эш итүче көчне аңлата. Изге Язмаларда Аллаһы иң югары хакимлеккә ия рухи зат итеп күрсәтелә. Рухи шәхес Аллаһы хуплаган карарлар кабул итә һәм аның изге рухына үз тормышы белән идарә итәргә бирә.
b Изге Язмаларда «үз теләге буенча яшәүче» кешеләр дип әйтелгәндә, гадәттә, үз физик ихтыяҗлары буенча эш итүче кешеләрне аңлата. Андый кешеләр Аллаһы нормаларын санга сукмыйча эш итә.
c Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).